‏ Isaiah 2

Соңгы көннәрдә Раббы тавының барлык таулардан биегрәк булуы

1Амотс углы Ишагыйягә Яһүдә вә Иерусалим хакында ирешкән вәхи.

2Шундый көннәр килер,
Раббы йорты урнашкан тау башка барлык таулардан биегрәк булыр,
калкулыклар өстеннән күтәрелеп торыр,
һәм бар халыклар шунда агылыр.
3Байтак халыклар, килеп:
«Әйдәгез, Раббы тавына,
Ягъкуб Алласы йортына меник, – дип әйтер.
Ул безгә Үзенең юлларын өйрәтер, –
һәм без шулардан йөрербез».
Чөнки Канун – Сионнан, Раббы сүзе Иерусалимнән чыгачак.
4Кавемнәр арасында Ул хөкем оештырачак,
күп халыкларның дәгъваларын хәл итәчәк;
һәм алар кылычтан – сука төрәне, ә сөңгедән урак ясаячак;
бер халык икенчесенә кылыч күтәрмәячәк,
һәм сугыш һөнәренә алар бүтән өйрәнмәячәк.

5И Ягъкуб халкы!
Әйдәгез, Раббы чәчкән яктылык нурында йөрик!

Раббы көне

6Син Үзеңнең халкыңны – Ягъкуб нәселен ташладың,
чөнки алар Шәрык халыкларының гореф-гадәтләренә ияреп киттеләр,
пелештиләргә охшап сихерчелек кылырга өйрәнделәр,
чит-ятлар белән аралаша башладылар.
7Аларның җире көмеш вә алтынга тулган,
хәзинәләрендәге байлыкның исәбе-хисабы юк,
илләрендәге атлар бихисап күп,
сугыш арбалары санап бетергесез.
8Аларның җире потлар белән тулган,
алар үз куллары белән эшләгән әйберләргә,
бармаклары ясаган нәрсәләргә табыналар.
9Шулай, адәм баласы түбән тәгәрәде,
һәрберсе хурлыкка калды, –
кичермә Син аларны, Раббы!

10Раббының дәһшәтеннән,
Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып,
тау кыясы эченә кер, җир тузанына күмел!
11Тәкәббер бәндәнең башы түбән иеләчәк, горурлыгы тыелачак;
ул көнне бер Раббы гына югары күтәреләчәк.
12Чөнки һәр тәкәббер вә горур, югары күтәрелгән бәндәгә
Күкләр Хуҗасы Раббының көне киләчәк,
һәм шулчак алар түбәнсетеләчәк!
13Биек вә мәгърур Ливан эрбетләренә, Башан имәннәренә,
14барлык биек тауларга, текә калкулыкларга,
15һәр биек манарага, һәр ныгытылган диварга,
16Таршиш корабларына, барча матур көймәләргә дә киләчәк ул көн!
17Адәм баласының тәкәбберлеге юкка чыгачак,
кешенең горурлыгы түбәнсетеләчәк,
бары тик бер Раббы гына ул көнне югары күтәреләчәк,
18пот-сыннар бөтенләйгә гаип булачак
Гаип булу – югалу, юк булу.
.

19Ул көнне Раббы җирне дер селкетер өчен күтәреләчәк,
һәм кешеләр Раббы дәһшәтеннән,
Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып,
кыядагы ярыкларга, җирдәге чокырларга кереп посачак.
20 21Ул көнне Раббы җирне дер селкетер өчен күтәреләчәк,
һәм кешеләр үзләре табынган көмеш вә алтын потларын
сукыр тычканнарга вә ярканатларга ыргытачак;
Раббы дәһшәтеннән, Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып,
кыядагы ярыкларга вә тау-таш арасындагы тарлавыкларга кереп посачак.

22Адәм баласына өмет баглаудан туктагыз:
аның гомере, сулышы кебек үк, өзелергә генә тора;
нәрсә эшли ала соң ул?!
Copyright information for TatIBT15