Isaiah 20
Ишагыйя – Мисыр вә Хәбәшстан өчен кисәтүче билге
1Ашшур патшасы Саргон үзенең гаскәрбашын Ашдодка ▼▼ Ашдод – Пелешет илендәге шәһәр.
җибәрде, һәм ул, Ашдодка һөҗүм итеп, аны басып алды. 2Аңарчы Амотс углы Ишагыйя аша Раббы болай дип әйткән иде: – Бар, билеңә ураган тупас тукымаларыңны, аягыңдагы сандалыңны салып ташла. Ишагыйя нәкъ шулай эшләде, шәрә килеш вә яланаяк йөри башлады. 3Шуннан Раббы болай дип әйтте: – Колым Ишагыйянең өч ел буе шәрә килеш вә яланаяк йөрүе – Мисыр вә Хәбәшстан турында алдан җибәрелгән кисәтүче билгедер: 4Ашшур патшасы Мисыр әсирләрен вә Хәбәшстан тоткыннарын – яшьләрне дә, картларны да – яп-ялангач вә яланаяк, хәтта оят җирләре дә капланмаган килеш куып алып китәр, һәм Мисыр мәсхәрә ителәчәк. 5Шул чагында Хәбәшстанга өмет баглаган, Мисыр белән горурланган кешеләрнең котлары алыначак, һәм алар хурлыкка калачак. 6Бу ярда яшәүчеләр ▼▼ Бу ярда яшәүчеләр… – Ягъни Пелешет иленең диңгез буендагы төбәкләрендә яшәүчеләр.
ул көнне: «Карагыз, Ашшур патшасыннан коткарыр дип, без өметләнеп торган, без ярдәм сорап барган кешеләргә нәрсә булган! Ничек котылырга инде хәзер безгә?!» – диячәкләр.
Copyright information for
TatIBT15