Isaiah 21
Бабилнең җиңелүе турында пәйгамбәрлек сүзе
1Диңгез буендагы чүл турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе.Нәгебтә ▼▼ Нәгеб – Кәнган җиренең көньягында урнашкан чүл-дала.
дулаган өермә сыман, чүлдән, куркыныч илдән килә ул.2Миңа куркыныч бер вәхи ▼
▼ …вәхи… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: илаһи күренеш.
килеп иреште:«Хыянәтче сата, талаучы талый.
Элам, һөҗүмгә бар! Мадай, камап ал!
Бабил китергән барлык аһ-зарга Мин чик куячакмын!»
3Боларны күреп, тәнемне авырту биләп алды,
бала табучы хатындай газап кичердем.
Ишеткән бар нәрсәм мине куркуга салды,
күргән бар нәрсәм котымны алды.
4Йөрәгем калтырады, бөтен тәнем дер-дер килде;
элек мин көтеп алган эңгер-меңгер вакыт
минем өчен коточкыч бер нәрсәгә әйләнде.
5Табыннар корылган, келәмнәр җәелгән: аш мәҗлесе бара…
Торыгыз, гаскәрбашлары, калканнарыгызны майлагыз!
6Чөнки Хуҗа-Хаким миңа болай диде: «Бар, күзәтче куй, күргәннәрен әйтә барсын.
7Пар ат җигелгән арбаларны,
ишәкләргә һәм дөяләргә атланган җайдакларны күргәч,
игътибарлы булсын ул, тырышып күзәтсен!»
8Шунда күзәтче ▼
▼ …күзәтче… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: арыслан.
кычкырды:«Хакимем, күзәтү манарасында мин көнозын торам,
төннәрен дә урынымнан китмим.
9Менә күрәмен: пар ат җигелгән арбаларда ирләр килә!»
Шуннан соң күзәтче:
«Төшерелде, бәреп төшерелде Бабил!
Илаһларының барлык сыннары җимерелде,
алар җирдә аунап ята!» – диде.
10Әй ындырда суктырылган халкым минем!
Күкләр Хуҗасы Раббыдан, Исраил Алласыннан нәрсә ишетсәм,
сезгә шуны җиткердем.
Эдом турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе
11Думаһ ▼▼ Думаһ – яһүдчә «тынлык, тынычлык» мәгънәсендә. Биредә бу исем Эдом иле өчен кулланыла.
турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе.Миңа Сәгыйрьдән ▼▼ Сәгыйрь – Эдомның икенче исеме.
: «Әй сакчы, төн әле күпмегәчә сузылачак?Күпмегә сузылачак ул, әй сакчы?» – дип кычкыралар.
12Сакчының җавабы шундыйдыр:
«Таң атып килә, ләкин әле төн дәвам итә.
Әгәр инде күбрәк беләсегез килсә, кабат килеп сорагыз».
Гарәпләр җире турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе
13Гарәпләр җире турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе.Әй деданиләр ▼▼ Деданиләр – гарәпләрнең бер кабиләсе, Ибраһимның икенче хатыны Кытураның нәсел варислары.
кәрваны,гарәпләр җирендәге әрәмәләрдә төн кунарсың!
14Тейма ▼
▼ Тейма – гарәпләр җиренең төньягында урнашкан төбәк.
җирендә яшәүчеләр,шул сусаганнарга су алып килегез, шул качакларга икмәк китерегез!
15Чөнки алар кылычтан качалар,
кынысыннан чыккан кылычтан,
киерелгән җәядән, дәһшәтле сугыштан кача алар.
16Хуҗа-Хаким миңа болай диде: – Ялланып эшләгән кеше елларны төгәл санаган кебек, нәкъ өч ел үтүгә, Кыдарның ▼
▼ Кыдар – Исмәгыйльнең икенче углыннан барлыкка килгән һәм гарәпләр җиренең төньяк өлешендә яшәгән кабилә.
барлык шөһрәте юкка чыгачак. 17Укчылардан, Кыдар сугышчыларыннан, бик азы гына исән калачак. Исраилнең Раббы Алласы әнә шулай дип әйтте.
Copyright information for
TatIBT15