‏ Isaiah 23

Сур турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе

1Сур
Сур – Фойникә (русчасы: Финикия) иленең башкаласы; русчасы: Тир.
каласы хакында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе.

Таршиш
Таршиш – Испаниядә урнашкан Фойникә колониясе дип фаразлана.
кораблары, үкереп елагыз!
Чөнки башкалагыз җимерелгән, бер генә йорт та калмаган.
Бу хәбәр сезгә киттиләр җиреннән
Киттиләр җире – Кипр утравы.
кайткан чагыгызда иреште.
2Тын калыгыз, әй яр буенда яшәүчеләр һәм
диңгездә йөргән Сидун сәүдәгәрләре!
3Шихорда
Шихор – Нил елгасының көнчыгыш тармагы һәм аның тирәсендәге җирләр.
, Нил елгасы буенда үскән ашлык
зур сулар буйлап Сурга –
халыклар сәүдә итә торган шушы үзәккә кайта иде.
4Оят сиңа, Сидун, диңгез ярындагы ныгытма!
Диңгез хәзер болай ди:
«Мин тулгак газапларын белмәдем, бала тапмадым,
егетләр үстермәдем, кызлар тәрбияләмәдем дә кебек».
5Сур язмышын ишетеп, Мисыр кайгыга калачак.

6Таршишка күченеп китегез, әй яр буенда яшәүче халык,
үкереп-үкереп елагыз!

7Борынгы заманнарда ук нигез салынган,
сөенече ташыган шәһәрегезгә ни булган?
Хәзер инде сез ерак илләрдә яшәрсез,
чит-ят җирләрдә каңгырып йөрерсез.
8Сурга мондый язмышны кем билгеләде?
Бу кала патшаларга таҗ кидерә иде,
аның сәүдәгәрләре, хөкемдарлар кебек,
бөтен дөньяның ихтирамын казанган кешеләр иде.
9Күкләр Хуҗасы Раббы шулай карар кылды:
Сурның тәкәбберлеге вә мәһабәтлелеге хур булсын,
бөтен дөнья күзендә ихтирам казанганнар түбәнсетелсен!

10Әй Таршиш халкы,
Нил буе игенчеләре сыман үз җирегезне эшкәртегез,
чөнки синдә кораб төзи торган гавань юк инде.

11Раббы, диңгез өстенә кулын сузып, патшалыкларны дер селкетте;
Кәнган җирендәге ныгытмаларны җимерергә әмер бирде, әйтте:
12«Бүтән инде сөенә алмассың,
әй мәсхәрә ителгән гыйффәтле Сидун-кыз!
Бар, киттиләр җиренә күчеп кит!
Тик анда да тынычлык тапмассың».

13Килданиләр җиренә күз төшерегез: бу халык бүтән юк!
Ашшур, камау корылмалары төзеп,
аларның кальга-ныгытмаларын җимерде, хәрабәгә әйләндерде,
җирләрен чүл җанварларына бирде.

14Үкереп-үкереп елагыз, Таршиш кораблары!
Чөнки сез сыенган ныгытма җимерелгән.

15Шушы көннән алып Сурны җитмеш ел буена – бер патшаның гомеренә тәңгәл вакытка онытып торачаклар. Сур белән, җитмеш ел үткәннән соң, фахишә хатын турындагы җырдагыча булачак:

16«Гөсләңне ал да кала буйлап уйнап йөр,
онытылган фахишә хатын!
Матур итеп уйна,
кешеләр сине исләренә төшерсен өчен, күпләп җыр җырла».

17Җитмеш ел узганнан соң, Раббы Сур хакында кайгыртачак: шәһәр яңадан үз сәүдәсе белән шөгыльләнә, бөтен дөньядагы патшалыклар белән уйнаш итә башлаячак. 18Ләкин сәүдәдән килгән табышны тупламаслар һәм сакламаслар, ул табыш Раббыга багышланыр: туйганчы ашасыннар һәм затлы киемнәр кисеннәр өчен, Раббыга табынучылар файдасына китәр.

Copyright information for TatIBT15