Isaiah 24
Раббының җирне хөкем итүе
1Менә, Раббы бөтен дөньяны бөлгенлеккә төшерәчәк, вәйран итәчәк,җирнең йөзен бозачак һәм халкын төрле якка таратачак.
2Халыкны һәм руханины да,
колны һәм аның хуҗасын да,
кол хатынны һәм аның хуҗабикәсен дә,
сатып алучыны һәм сатучыны да,
әҗәткә алучыны һәм биреп торучыны да,
бурычы булганны һәм рибачыны да бер үк язмыш көтә.
3Җир тәмам ташландык хәлгә килеп таланып бетәчәк.
Раббы, әнә шулай булачак, дип әйтте.
4Җир кайгырып сүрелә,
бөтен дөнья кибә, сула,
аның мәгърур затлары көчтән яза.
5Яшәүчеләр тарафыннан җир нәҗесләнгән,
чөнки алар кануннарны санга сукмадылар,
кагыйдәләрне хурладылар, мәңгелек Килешүне боздылар.
6Шуңа күрә җирне каргыш кимерә:
аның халкы үз гөнаһлары өчен түли;
шуңа күрә җирдә яшәүчеләр юкка чыга,
алар инде бик аз хәзер.
7Яшь шәраб кими, йөзем ботаклары кибә;
элек шат булганнар һәммәсе көрсенә.
8Дәртле барабаннар ишетелмәс булды,
кешеләрнең шатлыклы авазлары да,
гөсләнең моңлы тавышлары да тынып калды.
9Инде шәраб эчелми, җырлар җырланмый,
сыра әче булып тоела.
10Җимерелгән шәһәр бушап калган,
барлык йортлар бикле, анда кереп булмый.
11Урамнарда шәрабны сагынып елыйлар,
илдә шатлык сүнде, сөенеч бетте.
12Шәһәр тәмам вәйран булган, капкалары җимерелгән.
13Уңышны җыеп алганнан соң,
зәйтүн агачында яки йөзем куагында берән-сәрән җимеш калган кебек,
җир йөзендәге халыклар да шулай аз санлы булыр.
14Шатлыклы, көчле тавыш ишетелә:
көнбатышта Раббының мәһабәтлелегенә дан җырлыйлар.
15Әй көнчыгыш халкы, әй диңгез буенда яшәүчеләр,
Исраилнең Раббы Алласы исемен данлагыз!
16Җирнең читләреннән без
«Хаклык иясенә дан-шәрәфләр!» дигән җыр ишетәбез.
Ләкин мин: «Беттем! Беттем! Кайгы миңа!
Хыянәтчеләр хыянәт итә, хаинлек ▼
▼ Хаинлек – хыянәтче булу.
кыла!» – дип әйтәм.17Әй җир кешесе, сине афәт, чокыр, тозак көтә!
18Дәһшәтле тавыш ишетеп кача башлаган кеше чокырга егылыр,
чокырдан чыкканы ятьмәгә эләгер,
чөнки күк тәрәзәләре ачык, җирнең нигезләре чайкала.
19Җир шартлап ярыла, селкенә, тетри,
20исерек кеше кебек чайкала ул,
кырдагы ялгыз алачык кебек тибрәнә;
җирнең гөнаһлары аның өстенә авыр йөк булып ята –
җир егылыр һәм инде бүтән аякка басмас!
21Ул көнне Раббы күк гаскәрен – күктә,
ә җир патшаларын җир өстендә җәзага тартыр.
22Һәммәсе дә, тоткыннар кебек, бер чокырга тупланыр,
зинданга ябылыр һәм күп вакыт үткәннән соң җәзага тартылыр.
23Ай вә кояш оятларыннан йөзләрен каплар,
Күкләр Хуҗасы Раббы Сион тавында
вә Иерусалимдә патшалык итәр
һәм Үзенең шөһрәтен Үз халкының өлкәннәренә күрсәтер.
Copyright information for
TatIBT15