‏ Isaiah 25

Раббыга дан җырлау

1Әй Раббы, Син – минем Аллам!
Сине зурлыйм, исемеңә рәхмәтләр юллыйм!
Чөнки Син гаҗәеп эшләр башкардың,
Үзеңнең күптәнге ниятеңне –
дөрес вә ышанычлы ниятеңне тормышка ашырдың.
2Син шәһәрләрне таш өеменә әйләндердең,
ныгытылган калаларны хәрабә иттең;
чит-ят кешеләрнең ныгытмалары җимерелде,
алар инде беркайчан да тергезелмәс.
3Шуңа күрә көчле халыклар Сине данлый,
мәрхәмәтсез кавемнәрнең калалары Синнән өркеп тора.
4Юксыл-мескенгә, мохтаҗларга Син авыр вакытта сыеныр урын,
давылда – ышыклык бирә торган,
эссе көндә саклый торган күләгә булдың.
Чөнки залимнәрнең сулышы – диварга каршы коеп яуган яңгыр,
5чүл-сахрадагы челлә кебектер.
Син чит-ят халыкларның шау-шуын бастың;
болыт күләгәсе кояшны каплаган кебек,
залимнәрнең җырын томаладың.

6Күкләр Хуҗасы Раббы Сион тавында барлык халыклар өчен
тәмле-тәмле ашамлыклардан, иң яхшы шәраблардан табын корачак;
анда туклыклы ризыклар һәм иң яхшы, сөзелгән шәраблар булачак.
7Бу тауда Раббы барлык халыкларны каплап торган япманы,
барлык кавемнәр өстенә ябылган пәрдәне алып ташлаячак,
8йотып җибәргәндәй үлемне мәңгегә юк итәчәк.
Хуҗа-Раббы барлык кешеләрнең күз яшен сөртәчәк,
бөтен җир буйлап Үз халкын хурлыктан коткарачак.
Раббы, әнә шулай булачак, дип әйтте.

9Ул көнне болай дип әйтәчәкләр:
«Менә бу – безнең Аллабыз!
Без Аңа өметләнеп торган идек, һәм Ул безне коткарды.
Ул – безнең Аллабыз!
Өметебезне Аңа баглаган идек,
инде безне коткарган өчен шатланыйк, куаныйк!
10Раббының кулы шушы тауны саклаячак».

Мәабның җимерелүе

Ә Мәаб тирескә тапталган салам кебек булачак;
11суга батучы кеше кебек кулларын болгатса да, ничек кенә тырышса да,
Раббы аның тәкәбберлеген түбәнсетәчәк.
12Мәабның нык-биек диварларын Ул җимерәчәк,
җиргә аударып көл-тузан итәчәк.
Copyright information for TatIBT15