‏ Isaiah 26

Яһүдәнең Раббыны данлау җыры

1Ул көнне Яһүдә җирендә мондый җыр җырланачак:

«Безнең калабыз көчле!
Раббы – безнең Коткаручыбыз,
дивар-ныгытмабыз кебек Ул.
2Ачыгыз капкаларны! Тугры вә тәкъва халык керсен бирегә!
3Син, Раббы, рухы нык булганнарны иминлектә саклыйсың,
чөнки алар Сиңа ышаналар.
4Раббыга гомер-гомергә ышанып яшәгез,
чөнки Раббы – мәңгелек Кыяташыбыз!
5Шулай, биектә яшәгәннәрне Ул егып салыр,
югары күтәрелгән каланы түбән төшерер, тузанга батырыр.
6Шул урын мазлумнарның аяклары,
юксыл-мескеннәрнең табан астында калыр».

7Тәкъваларның юлы туры,
аларның юлларын Син, Раббы, тигез кыласың.
8Карарларың кушкан юлдан йөргәндә, өметебезне Сиңа баглыйбыз;
бар теләк-эстәгәнем – исемеңне зекер кылудыр
Зекер кылу – искә алу.
.
9Төнлә минем җаным Сиңа сусый, рухым ихластан Сине эзли,
чөнки җирдә Синең хөкем-карарларың үтәлгәндә,
дөньяда яшәүчеләр хаклык-дөреслекнең ни икәнен белерләр.
10Явыз кешеләргә миһербанлык күрсәтелсә дә,
алар хаклык-дөреслекнең ни икәнен белә алмаслар,
гаделлек хөкем сөргән җирдә явызлык кылуларын дәвам итәрләр,
Раббының мәһабәтлелегенә сокланып карамаслар.
11И Раббы, Синең кулың сугарга дип югары күтәрелгән,
ләкин явызлар моны күрми.
Халкың өчен ашкынып-атлыгып торуыңны күреп,
алар хурлыкка калсын,
дошманнарыңа әзерләнгән ут-ялкының аларны ялмап алсын.
12И Раббы, Син безне имин кыласың;
әйе, безнең казанышлар – һәммәсе Синең эшеңдер.
13И Раббы Аллабыз, безнең өстән бүтән хуҗалар хакимлек итте,
ләкин без фәкать Синең исемне яд итәбез.
14Алар үлде, инде терелмәс,
үлеләрнең рухы аякка басмас,
чөнки Син аларны җәзалап юк иттең,
алар турындагы хатирәне юкка чыгардың.
15Син, Раббы, Үз халкыңны ишәйттең,
аны ишәйтеп Үзеңә дан казандың;
Син илнең барлык чикләрен киңәйттең.
16И Раббы, бәла килгәндә, халкың Сине эзләде,
җәзаңны җибәргәндә, хәсрәтләнеп, үзенең догаларын пышылдады.
17Тулгак тоткан хатын ничек газапланса һәм кычкырса,
Синең хозурыңда без дә шундый булдык, Раббы.
18Без авырлы идек, газапландык,
ләкин без тудырган нәрсә җил генә булып чыкты.
Без җиргә котылу алып килә алмадык,
дөньяда яшәр өчен, һичкемне тудырмадык.
19Әмма Синең мәрхүмнәреңә җан керәчәк,
минем халкымнан үлеләр аякка торып басачак!
Җир куенына кергәннәр, уяныгыз, сөенечләр эчендә тантана итегез!
Чөнки Синең чык тамчысы – яктылык бирүче чык ул:
үлеләрне җир яңадан дөньяга тудырачак.

Исраилнең котылуы

20Бар, халкым, бүлмәләргә кереп яшерен,
үз артыңнан ишекләрне биклә,
Раббының ачу-ярсуы үткәнче, беразга яшеренеп тор.
21Менә, кылган гөнаһлары өчен җирдә яшәүчеләргә җәза бирергә дип,
Раббы Үзенең торагыннан чыга.
Шул чагында җир үзенә сеңдергән каннарны күрсәтеп бирәчәк,
җаннары кыелган кешеләрен бүтән яшермәячәк.
Copyright information for TatIBT15