Isaiah 27
1Ул көнне Раббы Үзенең дәһшәтле, бөек вә көчле кылычы белән Ливьятанны ▼▼ Ливьятан – борынгылар күзаллаганча, явызлык, тәкәбберлек һәм чуалыш-буталышны белдерә трган диңгез аждаһасы; русчасы: Левиафан.
,боргалана-боргалана шуышучы җитез еланны орып салачак,
диңгез аждаһасын үтерәчәк.
2Ул көнне гүзәл йөзем бакчасы ▼
▼ …гүзәл йөзем бакчасы… – Ягъни Исраил халкы.
турында җырлагыз:3«Мин, Раббы, – аның сакчысы, аңа гел су сибеп торам,
кем дә булса зыян салмасын дип, аны көне-төне саклыйм.
4Мин үч-ачу тотмыйм,
ләкин ул Миңа күгән куагы, чәнечкеле билчән үстерсә,
аңа каршы сугыш ачачакмын, аны тәмам көйдереп бетерәчәкмен.
5Иң яхшысы Минем яклавымны эзләсен ул,
Минем белән тынычлыкта яшәсен,
әйе, тынычлыкта яшәсен».
6Киләчәк көннәрдә Ягъкуб тамыр җәячәк,
Исраил чәчәк атачак, үсентеләр җибәрәчәк,
җир йөзен җимешләре белән тутырачак.
7Раббы Үз халкын дошманнары кебек җәзаладымы?!
Халкын үтергән катыйльләр кебек аны үтердеме?!
8Ул Үз халкын болай җәзалады: аны сөргенгә җибәрде,
көчле көнчыгыш җиле сыман Үзенең сулышы белән читкә сөрде.
9Үз халкы мәзбәхләрнең ▼
▼ Биредә мәҗүсиләрнең илаһларына багышланган мәзбәхләр күздә тотыла.
ташынакташны ваклагандай чәрдәкләп бетерсә,
алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны
һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен җимерсә,
гөнаһлардан арыну билгесе шул булыр,
һәм Ягъкубның гөнаһлары йолыныр.
10Ташландык хәлгә килгән кальга-шәһәр ▼
▼ …кальга-шәһәр… – Биредә Иерусалим яки Самарея күздә тотыла.
кешесез калды,чүл-далага әйләнде.
Анда хәзер агач яфраклары кимереп бозаулар утлап йөри.
11Ботаклар корыгач,
хатын-кызлар килә дә, аларны сындыргалап, утын әзерли.
Бу халык мәгънәсез булганга,
Бар итүче аңа рәхим-шәфкать күрсәтмәячәк,
дөньяны яраткан Зат аны кызганмаячак.
12Раббы ул көнне Фырат елгасыннан алып
Мисыр үзәненә кадәр ашлык сугачак,
һәм сезне, әй Исраил балалары, берәмтекләп бер урынга җыячак.
13Ул көнне, бөек быргы кычкырткач,
Ашшур җирендә югалып калганнар
һәм Мисыр җиренә куылганнар, кайтып,
Иерусалимдәге изге тауда Раббыга сәҗдә кылачак.
Copyright information for
TatIBT15