‏ Isaiah 28

Бозык руханиларны һәм пәйгамбәрләрне хөкем итү

1Эфраим сәрхушләре горурланган таҗга,
Эфраимнең гүзәллеге вә даны булган,
инде шиңә барган чәчәккә,
уңдырышлы үзән уртасында калкып торган,
халкы шәраб эчүгә сабышкан калага
…калага… – Биредә Төньяк патшалыкның (Исраилнең) башкаласы Самарея күздә тотыла.
– кайгы!
2 3Менә, Хуҗа-Хакимнең көчле бер баһадиры
…баһадиры… – Биредә Ашшур патшасы күздә тотыла булса кирәк.
бар:
бозлы яңгыр, һәлакәтле давыл кебек,
ярыннан ташыган ярсулы сулар кебек ул.
Эфраим сәрхушләре горурланган таҗны ул
үз кулы белән җиргә орып салачак, аяклары белән таптаячак.
4Вакытыннан алда өлгергән инҗир җимешен
беренче күргән кеше өзеп капкан кебек,
уңдырышлы үзән уртасында калкып торган,
Эфраимнең гүзәллеге вә даны булган,
шиңә барган чәчәк белән дә нәкъ шулай булачак.

5Ул көнне Күкләр Хуҗасы Раббы
Үзенең исән калган халкы өчен гүзәл таҗ, дан такыясы булачак.
6Хөкем чыгаручыга Ул гадел хөкем рухы иңдерәчәк,
дошманны капкадан кире боручы сугышчыга
батырлык чыганагы булачак.

7Руханилар вә пәйгамбәрләр шәрабтан исереп алпан-тилпән йөриләр,
исерткеч эчемлектән чайкалышып, шәрабтан акылларын җуйганнар;
аларның гаиптән алынган хәбәрләре
Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи.
ялгыш,
кабул иткән карарлары дөрес түгел.
8Табын өстәлләре косык белән тулган – бер чиста җир юк.
9Раббы пәйгамбәре турында алар болай диләр:
«Кемгә нәрсә аңлатырга тели ул? Кемгә сабак өйрәтә? –
Әле генә күкрәк сөте имгән,
яңа гына күкрәктән аерылган имчәк баласынамы?!
10Әйе, сүз арты сүз, кагыйдә арты кагыйдә – аннан бераз, моннан бераз».
11Шуңа күрә Раббы алар белән
чит халык телендә аңлаешсыз сүзләр белән сөйләшәчәк.
12Ул аларга: «Менә сезгә тынычлап ял итәр урын,
арыганнар хәл алсын», – дип әйткән иде,
тик алар тыңларга теләмәде.
13Хәзер инде Раббы сүзе аларга мондый булачак:
«Сүз арты сүз, кагыйдә арты кагыйдә – аннан бераз, моннан бераз».
Шуннан алар атлап барган уңайга артка егылып җәрәхәтләнәчәк,
ятьмәгә эләгеп, тозакка төшәчәк.

Раббының Сионга нигез ташы куюы

14Шуңа күрә, әй сез, мәсхәрәләп көлүчеләр,
Иерусалимдә бу халык өстеннән хакимлек итүчеләр,
Раббы сүзен тыңлагыз!
15Сез болай дисез: «Без үлем белән килешү төзедек,
үлеләр дөньясы белән сүз беркеттек,
һәлакәтле ташкын безгә тими үтәчәк,
чөнки без ялганны – сыену урыны,
алдауны яшеренү урыны иттек».
16Шуңа күрә Хуҗа-Раббы сезгә болай ди:
«Менә, Мин Сионга сыналган,
бәһасез почмак ташы, нык нигез ташы куям,
аңа ышанган кеше икеләнеп калмаячак.
17Гаделлекне Мин – үлчәү бавы,
ә дөреслекне кургаш асма итеп куям.
Ялганны – сыену урыныгызны – боз сугачак,
яшеренү урыныгызны су юып алып китәчәк.
18Үлем белән төзегән килешүегез бетереләчәк,
үлеләр дөньясы белән беркеткән сүзегез җимереләчәк.
Һәлакәтле ташкын сезне юып алып китәчәк:
19һәр иртәне, көндезен һәм төнлә ябырылган саен,
ул сезне үзе белән агызып алып китәчәк».
Бу хәбәрне аңлагач, сезнең котыгыз алыныр.
20Сузылып ятар өчен урын-җирегез кыска,
төренеп ятар өчен юрганыгыз бик тар булыр.

21Раббы, Перасим тавында күтәрелеп торган кебек
Карагыз: «II Патшалар», 5:17-21.
,
урыныннан калкыр,
Гибгон үзәнендәге кебек
Карагыз: «Ешуа», 10:1-10 һәм «II Патшалар», 5:22-25.
ачуы чыгар Аның:
Ул Үзенең гадәти булмаган эшен башкарыр,
гаҗәеп гамәлен тормышка ашырыр.
22Шулай булгач, мыскыллап көлүдән туктагыз,
юкса зынҗырларыгыз тагын да авырая төшәр.
Чөнки Хакимнән – Күкләр Хуҗасы Раббыдан –
мин бөтен илгә янаган һәлакәт турында белдем.

Оста игенченең гакыллы эшләре

23Игътибар белән сүзләремне тыңлагыз,
сөйләгәннәремә дикъкать белән колак салыгыз!
24Чәчү вакыты җиткәч,
игенче үзенең җирен сөрә, тырмалый, йомшарта гынамы?!
25Юк, җирне тигезләгәч,
ул анда укроп, әнеч
Әнеч – русчасы: тмин.
, рәт-рәт итеп бодай, арпа чәчә,
кыр читенә борай чәчә.
26Бу һөнәргә аны Алласы өйрәтә, тәртибен Үзе күрсәтеп тора.
27Укропны – тешле чабагач, әнечне арба белән суктырмыйлар;
укропны – таяк, әнечне күсәк белән сугалар.
28Ашлыкны сукканда, аның өстеннән ат-арбаны озак йөртмиләр,
югыйсә ашлык бөртеге сытыла.
29Болар һәммәсе дә Күкләр Хуҗасы Раббыдан килә:
Аның киңәшләре искиткеч, зирәклеге бөек!
Copyright information for TatIBT15