Isaiah 3
Иерусалимдәге тәртипсезлекләр
1Менә хәзер Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы,Иерусалим белән Яһүдәнең бар булган маясын –
икмәген вә суын тартып алачак.
2Шулай ук баһадирларын вә сугышчыларын,
хөкемчеләрен вә пәйгамбәрләрен,
күрәзәчеләрен вә өлкәннәрен,
3гаскәр башлыкларын, түрәләрен вә киңәшчеләрен,
уңган һөнәрчеләрен вә оста тылсымчыларын тартып алачак Ул.
4«Халыкка башлык итеп яшүсмерләрне куячакмын,
аның өстеннән акылсыз бала-чага хакимлек итәчәк», – ди Раббы.
5Бер кеше – икенче берәүне,
һәркем үзенең якынын изәчәк;
өлкәннәр алдында яшьләр үзләрен оятсызларча тотачак,
ә наданнар затлы кешеләргә мыскыллап караячак.
6Берәү, үз кардәшенә барып ябышып:
«Синең япанчаң бар, шуңа күрә безгә – юлбашчы,
бу хәрабәләргә хуҗа бул!» – дип әйтәчәк.
7Теге исә, тавышын күтәреп:
«Мин сезгә шифа бирә алмыйм,
йортымда икмәгем дә, япанчам да юк,
халыкның юлбашчысы итә күрмәгез мине!» – дип җавап бирәчәк.
8Иерусалим абынды, Яһүдә егылды,
чөнки аларның сүзләре вә гамәл-эшләре
Раббыга, Аның шөһрәтенә каршы юнәлгән.
9Аларның гаепләре йөзләренә язылган;
кылган гөнаһлары белән мактаналар,
сәдүмлеләр яшереп тормаган кебек яшермиләр,
үз башына бәла алалар – кайгы аларга!
10Тәкъва кешегә: «Син бәхетле!» – дип әйтегез,
чөнки ул үзе кылган гамәлләрнең савабын алачак.
11Яман кешегә исә – кайгы!
Бәхетсез ул, үзе кылганның җәзасын алачак.
12Минем халкымны яшь балалар җәберли,
аның өстеннән хатын-кызлар хакимлек итә.
Әй халкым! Юлбашчыларың сине адаштыра,
ялгыш юлга алып керә.
13Раббы Үз дәгъвасын белдерер өчен,
халыкларга хөкем оештырыр өчен әзер тора.
14Ул Үз халкының өлкәннәрен вә түрәләрен җавапка тарта:
«Йөзем бакчасын сез юк иттегез;
сезнең йортларыгызда – фәкыйрьләрдән талап алынган мал.
15Минем халкымны кысарга,
фәкыйрьләрне тузанга салып таптарга
ни хакыгыз бар сезнең?!» – ди.
Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзләре.
Иерусалим хатыннарына кисәтү
16Раббы болай ди:«Сион кызларының тәкәбберлеге өчен,
башларын югары чөеп, күзләрен уйнатып,
аяк чылбырларын чылтыратып, кәс-кәс атлап йөргәннәре өчен,
17Хуҗа-Хаким аларның башларын кутыр белән каплаячак,
оят җирләрен шәрә калдырачак».
18Ул көнне Хуҗа-Хаким аларның бизәнү әйберләрен –
аяк чылбырларын, ай рәвешендәге маңгай бәйләвечләрен
вә муенсаларын тартып өзәчәк.
19Алкаларын, беләзекләрен, йөзләрен каплаган челтәрләрен,
башлыкларын, тубыкларындагы чылбырларын, тасмаларын,
хушбуй савытларын, тылсымлы бөтиләрен,
20йөзекләрен, борын балдакларын,
21бәйрәм киемнәрен, япанчаларын, шәлләрен, акча янчыкларын,
22нәфис җитен күлмәкләрен, баш киемнәрен,
япмаларын да тартып алачак аларның.
23Хуш исләр урынына – сасы исләр,
билбау урынына – сүс бау,
бөдрә чәч урынына – пеләш баш,
матур күлмәк урынына – сәләмә кием,
гүзәллек урынына хурлык булачак.
24Синең ир-атларың, Сион, кылычтан үләчәк,
баһадирларың сугышта һәлак булачак;
25капкаларың кайгырып елаячак;
син үзең, бар нәрсәдән мәхрүм булып,
тузан эчендә утырып калачаксың.
Copyright information for
TatIBT15