Isaiah 30
Мисырга өметләнү файдасыз
1«Тыңлаусыз балаларыма – кайгы! – дип белдерә Раббы. –Минем ниятләрне түгел, ә бәлки үзләренекен тормышка ашыра алар.
Минем рөхсәтемнән башка килешүләр төзи,
шул рәвешле гөнаһ өстенә гөнаһ өсти.
2Минем белән киңәшмичә фиргавеннән яклау эзләргә,
Мисыр күләгәсенә сыенырга Мисырга баралар.
3Ләкин фиргавеннең яклавы аларга – оят,
Мисыр күләгәсенә сыену хурлык китерер.
4Гәрчә түрәләре инде Соганга, илчеләре Хәнескә ▼
▼ Соган, Хәнес – Мисырдагы шәһәрләр.
барып җитсә дә,5аларның һәммәсе файдасыз шул халык аркасында рисвай булачак –
аңардан, оят белән хурлыктан башка,
ни булышлык, ни ярдәм тимәячәк».
6Нәгеб хайваннары турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе: «Байлыкларын – ишәкләргә, хәзинәләрен дөя өркәчләренә төяп,
Мисырга бүләккә алып баралар,
бәла-каза вә куркыныч тулы, ана вә ата арысланнар,
кара вә канатлы еланнар яши торган җирне кичәләр.
Әмма Мисыр аларга булыша алмас,
7аның ярдәме заяга, файдасызга булыр.
Шуңа күрә Мисырга Мин „Буйсындырылган Раһаб ▼
▼ Раһаб – борынгылар күзаллаганча, явызлыкны һәм җимергеч көчне белдерә торган диңгез аждаһасы.
“дигән исем бирдем».8Раббы әйтте миңа:
«Киләчәк көннәрдә мәңгелек шаһәдәтнамә булсын өчен,
хәзер инде бар,
халык өчен боларны таш тактага теркәп куй, төргәкле китапка яз».
9Алар – фетнәчел халык, ялганчы угыллар,
Раббы канунын тыңларга теләмәүче угыллар.
10Гаиптән хәбәр бирүчеләргә алар:
«Инде Аллаһыдан иңгән күренешләрне сөйләүдән туктагыз»,
пәйгамбәрләргә: «Безгә дөреслекне сөйләүче вәхиләр кирәкми,
җаныбызга рәхәт сүзләр генә әйтегез,
ялган вәхиләр генә җиткерегез, – диләр. –
11Барган юлыгыздан китегез, читкә тайпылыгыз,
Исраилнең изге Алласы турында исебезгә төшермәгез», – диләр.
12Шуңа күрә Исраилнең изге Алласы болай ди:
«Сез Минем сүзләрне кире кактыгыз,
изү һәм ялганга өметләнеп, шуларга таяндыгыз.
13Шулай булгач, бу гөнаһ сезнең өчен
биек дивардагы һаман киңәя барган ярык кебек булачак;
кинәт кенә, бер мизгел эчендә ишелеп төшәчәк ул дивар.
14Чәлпәрәмә килеп уалган чүлмәк кыйпылчыгының берсе дә
учактан – утлы күмер,
буадан су чумырып алырга ярамаган кебек,
ул дивар да шул хәлгә килеп җимереләчәк».
15Хуҗа-Раббы, Исраилнең изге Алласы болай дигән иде:
«Кире кайтып тынычлыкта яшәсәгез, котылып калырсыз.
Сезнең көчегез тыныч кына өметләнеп яшәүдә.
Ләкин сез моны теләмәдегез.
16„Юк, атларга атланып качарбыз!“– дидегез сез.
Ярый соң, качарсыз да!
„Җитез атларга атланып чабарбыз!“– дидегез сез.
Ярый, сезне эзәрлекләүчеләр дә бик җитез булачак!
17Бер кеше янаса, меңегез куркып качар,
биш кеше янаса, барыгыз да чабарсыз.
Ә исәннәр – тау башындагы колга,
калкулыктагы байрак кебек ялгыз калыр».
Раббының Иерусалим халкына рәхим-шәфкать күрсәтүе
18Хактыр, Раббы көтәр-көтәр дә сезне кызганыр,кузгалыр да рәхим-шәфкатен күрсәтер;
чөнки Раббы – гаделлек Алласы,
Аңа өметләнгән һәркем бәхетле!
19Сион тавында, Иерусалимдә яшәүче халык, сез бүтән еламассыз! Сезнең ярдәм сорап ялваруыгызны күреп, Ул миһербанлык кылыр, сезне ишетүгә җавабын бирер. 20Гәрчә Хуҗа-Хаким сезгә кайгы икмәге ашатса да, газап суы эчерсә дә, Ул, Остазыгыз, инде сездән яшеренмәс – Аны үз күзегез белән күрерсез. 21Уңга яки сулга тайпылсагыз, артыгыздан «Менә юл, шуннан барыгыз!» дигәнне үз колагыгыз белән ишетерсез. 22Шулвакыт көмеш йөгертелгән сыннарыгызны, алтын йөгертелгән потларыгызны мәсхәрә итәрсез, аларны нәҗес әйберләр кебек чыгарып ташлап: «Күз алдыннан югалыгыз!» – дип әйтерсез. 23Кырга чәчкән орлыгыгызга Раббы яңгырын яудырыр, җир китергән уңыш бик мул булыр. Шул чакта терлекләрегез иркен көтүлекләрдә утлап йөрер; 24басу-кырларны эшкәртүче үгез-ишәкләрегез көрәк вә сәнәк белән җилгәрелгән чиста азык ашар. 25Һәр биек тау башыннан, һәр калкулыктан чишмәләр, ташкын сулар агып торыр. Зур кырылыш вакытында, манаралар ауганда булыр бу хәл. 26Ай яктысы – кояшныкы кебек, ә кояш яктысы, җиде көн яктысыдай, җиде мәртәбә яктырак булыр. Раббы, Үз халкының ярасын бәйләп, Үзе ясаган җәрәхәтләрне дәвалаган көнне булыр бу хәл.
Раббының Ашшурга хөкем чыгаруы
27Әнә, Раббы Үзе килә ерактан,ярсуыннан кайнап, куе төтен эчендә килә Ул,
авызы ачу белән тулган,
теле – өтеп ала торган ут кебектер.
28Аның сулышы – ярларыннан чыккан ташкын сымандыр,
сулары муенга кадәр җитә.
Халыкларны Ул һәлакәт иләгеннән или,
авызларына юлдан яздыра торган йөгән кидерә.
29Ә сез изге бәйрәм төнендәге кебек җырлар җырларсыз;
курайда уйнап, Раббы тавына, Исраилнең Кыясы янына килгән кешеләрнекедәй,
йөрәгегез сөенеч белән тулыр.
30Шул чагында Раббы Үзенең мәһабәт авазын ишеттерер,
каты ачуы вә дәһшәтле уты белән,
давыллары, коеп яуган яңгыр-бозлары белән Үз кулының көчен күрсәтер.
31– 32Раббы тавышыннан Ашшур куркып калыр.
Раббы аны таяк белән,
шөлдерле барабан вә гөслә авазларына кушылып,
Үзенең җәза таягы белән кыйнар.
Шулай, Ашшурга каршы Ул кулын күтәрер – сугыш алып барыр.
33Тофет ▼
▼ Тофет – яһүдчә «яндыру урыны» мәгънәсендә.
инде әллә кайчан әзер – патша өчен әзерләнгән ул.Әлеге ут чокыры тирән вә киң, утыны күп.
Ялкынланып янган күкерт ташкыны сыман,
Раббының сулышы аны дөрләтеп җибәрер.
Copyright information for
TatIBT15