Isaiah 31
Мисырга ярдәм эзләп баручыларга – кайгы
1Мисырга ярдәм эзләп баручыларга – кайгы!Алар атларына ышаналар,
күп санлы арбаларына өметләнәләр,
җайдакларының көченә таяналар,
ә Исраилнең изге Алласына карашларын төбәмиләр,
Раббыдан киңәш сорамыйлар!
2Ә бит Ул зирәк – афәт җибәрер һәм Үз карарыннан кире кайтмас,
явызлык кылучыга да,
яман бәндәләргә ярдәм итүчегә дә каршы чыгар.
3Мисырлылар Аллаһы түгел, гади кешеләр;
аларның атлары да рух түгел, җисем-тәннән гыйбарәт.
Раббы Үзенең кулын җәйгәч,
ярдәмгә килүче абыныр, ярдәм алучы егылыр –
икесе бергә һәлак булыр.
Раббының Иерусалимне яклавы
4Раббы миңа шулай дип әйтте: «Үзенең табышы өстендә ырлап торган арыслан, яшь арыслан,әйләнәсенә күпме генә көтүче җыелса да,
аларның кычкыруыннан өрекмәс, шау-шуыннан курыкмас.
Шуның кебек, Күкләр Хуҗасы Раббы да Сион тавына,
шушы калку урынга сугышырга төшәчәк.
5Үзенең балаларын кайгыртып,
алар өстендә әйләнгән кош кебек,
Күкләр Хуҗасы Раббы да Иерусалимне кайгыртачак –
аны яклап йолып алачак, кызганып коткарып калачак».
6Әй Исраил балалары! Үҗәтләнеп Раббыгыздан йөз чөерсәгез дә, кире Аңа кайтыгыз! 7Шул көнне сезнең һәрберегез гөнаһлы куллары белән ясаган көмеш вә алтын потларны чыгарып ташлар. 8«Ашшур кылычтан һәлак булачак,
ләкин кеше кулындагы кылычтан түгел;
кылыч аны ашаячак, ләкин кеше кулындагы кылыч түгел.
Ашшур кылычтан качачак;
аның яшь егетләрен кол итеп эшкә җигәчәкләр.
9Ашшур патшасы куркып качачак ▼
▼ Ашшур патшасы куркып качачак… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аны саклаган ныгытма куркудан җимерелеп төшәчәк.
,дошман байрагын күреп, түрәләренең коты алыначак».
Уты – Сионда, учагы Иерусалимдә булган Раббы сүзе бу.
Copyright information for
TatIBT15