‏ Isaiah 32

Дөреслек вә гаделлек патшалыгы

1Шундый вакыт киләчәк:
патша – дөреслек белән,
түрәләр гаделлек белән хакимлек итәчәк.
2Аларның һәрберсе – җилдән саклана,
давылдан ышыклана торган урын,
чүл-далада – су ташкыны,
корыган-кипкән җирдә биек кыя күләгәсе кебек булачак.
3Шул чагында инде күрүчеләрнең күзләре томаланмас,
колагы ишеткәннәр колак салып тыңлар;
4уйлап эш итмәүчеләр фикер йөртә башлар,
сакауларның телләре җиңел һәм ачык итеп сөйләр;
5ахмак кешене инде – намуслы,
ә адәм актыгын мөхтәрәм дип атамаслар.
6Ахмак кеше бит акылсыз сүз сөйли,
аның йөрәге явызлыкны үз итә;
имансыз гамәлләр кыла ул, Раббы хакында ялган тарата,
ач кешене – ризыксыз, сусаган кешене сусыз калдыра.
7Адәм актыгының кылган гамәлләре явыз:
ярлы-мазлумның дәгъвасы дөрес булса да,
аны ялган сүзләр белән һәлак итәр өчен, төрле хәйләләр кора ул.
8Ә намуслы кеше хак эш турында уйлый
һәм хак нәрсәне яклап нык тора.

Хатын-кыз гамьсезлегенең курку белән алышынуы

9Әй сез, ваемсыз хатыннар! Торыгыз, сүземә колак салыгыз!
Гамьсез кызлар! Мин әйткәннәрне тыңлагыз!
10Бер елдан артык вакыт үтәр,
һәм сезнең куркудан котыгыз алыныр, гамьсезләр!
Чөнки йөзем җыюлар булмаячак,
җиләк-җимеш өлгерми калачак.
11Әй ваемсызлар! Куркудан котыгыз алынсын!
Әй гамьсезләр! Дер калтырап торыгыз!
Киемнәрегезне салып атып тупас тукымага төренегез!
12 13Гүзәл басу-кырларны, мул уңышлы йөзем бакчаларын,
халкымның җирен кызганып, күкрәгегезне төегез:
ул җирдә күгән куагы һәм чәнечкеле билчән генә үсәчәк.
Бәхетле йортлар, шатлык ташып торган кала турында елагыз!
14Чөнки зиннәтле сарай – кешесез,
шау-шулы кала ташландык хәлдә калачак;
калкулык вә күзәтү манарасы мәңгелек бушлыкка әвереләчәк,
анда – кыргый ишәкләрнең яраткан урыны,
терлек өчен көтүлек булачак.

Хаклык-дөреслекнең җимеше – иминлек

15Югарыдан безгә Рух иңгәнче,
болар һәммәсе шулай булыр.
Аннары чүл – мул уңышлы бакчага,
ә бакча булган җирләр урманга әйләнер,
16чүлдә гаделлек хөкем сөрер,
бакчада хаклык-дөреслек урнашыр;
17хаклык-дөреслек шул чагында иминлек,
мәңгелек тынычлык вә хәвефсезлек китерер.
18Ул вакытта минем халкым
имин йортларда, хәвефсез урыннарда,
тыныч торакларда яшәр.
19Бозлы яңгыр урманны аударып,
нигезенә кадәр кала җимерелсә дә,
20бәхет сезне ташламас:
сез су булган җирләрдә иген чәчәрсез,
үгез вә ишәкләрегезне утларга җибәрерсез.
Copyright information for TatIBT15