‏ Isaiah 33

Афәт һәм аңардан котылу

1Әй син, әлегә җимерелү белмәгән җимерүче,
хыянәт татымаган хыянәтче,
кайгы киләчәк сиңа!
Син талаудан туктагач, үзеңне дә таларлар,
хыянәтләреңне кылып бетергәч, үзеңне дә сатарлар.
2И Раббы, мәрхәмәтле бул безгә: без Сиңа өметләнеп торабыз;
һәр иртәдә безнең яклаучыбыз бул,
афәт килгәндә коткаручыбыз бул!
3Күкләрне күкрәткән дәһшәтле тавышыңнан халыклар кача башлар,
Син урыныңнан кузгалуга, кавемнәр таралып бетәр,
4ә аларның тапкан малына кешеләр саранчадай ябырылыр,
саранча өере кебек ташланыр.

5Раббы бар нәрсәдән өстен!
Ул күкләрдә яши.
Сионда Ул гадел хөкем вә дөреслек урнаштырды.
6Ул – тормышыгызның ышанычлы Сакчысы,
Коткаручы, зирәклек вә белемнең мул Чыганагы.
Сезнең хәзинәгез – Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү.

7Ишетәсезме, хәтта батырлар
…батырлар… – Яһүд тексты биредә анык түгел; «Ариил халкы» дип тәрҗемә итәргә дә мөмкин.
да урамнарда ярдәм сорап кычкыра;
солых төзергә теләүчеләр әче күз яшьләре түгә.
8Олы юллар бушап калды, анда сәяхәтчеләр юк.
Килешү бозылды, аның шаһитлары
…шаһитлары… – Кумран кулъязмасыннан тәржемә ителгән. Масорет текстында: калалары.
кире кагылды;
һичкемгә ихтирам күрсәтелми.
9Җир кайгыра, кибә;
Ливан оятка калган, сулган,
Шарон үзәне чүлгә охшап калган,
Башан белән Кәрмилнең яфраклары коелган
Ливан, Шарон, Башан, Кәрмил – әлеге җирләр иң уңдырышлы саналган.
.

Ут янында кайсыбыз яши ала?!

10«Хәзер Мин торып басам, – ди Раббы, –
инде урынымнан кузгалам, югары күтәреләм.
11Сез, халыклар, печән белән авырлы булып салам тудырасыз,
сезнең сулышыгыз ут булып үзегезне үк ялмап алыр.
12Халыклар, янып бетеп, акташка калыр,
кисеп ташланган чәнечкеле куак сыман көлгә әйләнер.
13Әй сез, ерактагылар, кылган эшләрем турында тыңлап торыгыз;
якындагылар, Минем көчемне белегез!»

14Сионда гөнаһкярләрнең котлары алынды,
имансызлар куркуга калды:
«Дәһшәтле көйдергеч ут янында кайсыбыз яши ала?!
Мәңгелек ялкын каршында кайсыбыз яши ала безнең?!»
15Хак юлда йөреп дөресен генә сөйләгән,
кешеләрне җәберләмәгән һәм табыш артыннан кумаган,
ришвәт алырга дип кулын сузмаган,
канга сусаучыларның сүзләрен ишетмәс өчен колагын томалаган,
явыз эшләрдән йөзен борган кеше генә яши аладыр!
16Ул кеше биектә яшәр,
аның яшәү урыны кыядагы ныгытма булыр,
аның ашар икмәге дә, эчәр суы да бетмәс.

Патша – Сионда

17Синең күзләрең патшаның бөтен матурлыгын күрәчәк,
карашың җәйрәп яткан җирләрне иңләп алачак.
18Син, элеккеге куркуларыңны искә төшереп:
«Исәп-хисап алган теге кеше кайда хәзер?!
Ясакны үлчәгән,
манараларны санап йөргән адәм кайда?!»
Ясак җыеп йөргән Ашшур түрәләре хакында сүз бара.
– диячәксең.
19Аңлаешсыз, сәер телдә сөйләшкән бу усал халыкны
син бүтән күрмәячәксең.

20Бәйрәмнәребез каласы Сионга кара әле:
күзләрең Иерусалимне,
хәвеф-хәтәрдән саклаучы торакны,
урыныннан кузгалмас чатырны күрер;
аның казыклары һәрвакыт нык торыр,
бавы да беркайчан өзелмәс.
21Хактыр, кодрәтле Раббы анда безнең өчен
киң елгалы, ташкын сулы җир сыман булачак;
анда ишкәкле бер генә көймә дә кермәячәк,
бер генә зур кораб та үтә алмаячак.
22Чөнки Раббы – безнең Хөкемчебез,
канун чыгаручыбыз вә Патшабыз;
безне Ул коткарачак!

23Синең
Синең… – Биредә Яһүдә яки Ашшур күздә тотыла.
бауларың бушаган,
алар инде мачтаны тотып тора
һәм җилкәнне киерә алмыйлар.

Шунда без табышны бүлә башларбыз,
хәтта аксаклар да талаучыларга кушылыр.
24Җирле халыктан берсе дә инде «мин хастамын» дип әйтмәс,
чөнки ул халыкның гөнаһлары кичерелер.
Copyright information for TatIBT15