‏ Isaiah 34

Раббының халыкларга бирәсе җәзасы

1Әй халыклар, якынрак килеп тыңлагыз!
Кавемнәр, игътибар итегез!
Җир вә анда булган һәр нәрсә,
дөнья вә анда туган һәр нәрсә тыңлап торсын!
2Раббының барча халыкларга ачуы чыкты,
аларның барлык гаскәрләренә каһәре төште Аның.
Ул аларны тулысынча кырып ташлады, бугазларга хөкем итте.
3Аларның мәетләре күмелмичә ятып калачак,
алардан авыр ис таралачак,
түгелгән каннарыннан таулар юпь-юеш булачак.
4Барлык күк җисемнәре янып бетәчәк,
күкләр кулъязма төргәгедәй бөтерелеп киләчәк;
бөтен күк җисемнәре, йөзем куагының яфраклары
вә инҗир агачының җимеше кебек, саргаеп шиңәчәк.

5Раббы болай ди:
«Минем кылычым күктә кан эчеп туйды;
менә ул, хөкем ясар өчен, Эдомга –
Мин тәмам юк итәргә хәл кылган халык өстенә төшә».
6Раббының кылычы канга һәм терлек маена –
бәрән вә кәҗә тәкәсе канына,
сарык тәкәсенең бөер маена буялган,
чөнки Раббы Босрада корбан китерә –
эдомиләр җирендә зур кырылыш бара.
7Алар белән бергә кыргый үгезләрнең яше дә, көчлесе дә егылачак,
җир аларның каны белән туеначак, майлары туфракка сеңәчәк.
8Чөнки Раббының үч алу көне,
Сионны рәнҗеткән өчен түләү елы җитте.

9Эдомның елгалары – сумалага,
туфрагы күкерткә әйләнәчәк,
җире янып торган сумала булачак,
10һәм ул, иртән дә, кичен дә сүнмичә, мәңге төтенләп торачак.
Бу җир озак еллар дәвамында вәйран булып ятачак,
аннан беркайчан беркем үтеп йөрмәячәк.
11Анда чүл ябалагы белән керпеләр генә хуҗа булыр,
байгыш белән козгыннар гына яшәр.
Раббы бу җирдә үлчәү бавы сузар һәм кургаш асма асар –
анда вәйранлык вә бушлык хөкем сөрер.
12Анда патша итеп куярлык бер затлы кеше дә калмас,
Эдомның барлык түрәләре кирәксезгә әйләнер.
13Аның сарайларында – чәнечкеле үлән вә куаклар,
ныгытмаларында кычыткан вә тигәнәк үсеп чыгар.
Ул фәкать чүл бүреләре оясына
вә тәвә кошлары яши торган урынга әйләнер.
14Кыргый мәчеләр анда сыртланнарга тап булыр,
кәҗә тәкәләре бер-берсенә тавыш бирер;
төн ияләре
Төн иясе – ташландык урыннарда йөри торган, хатын-кыз затыннан булган җен-пәрине шулай атаганнар.
анда ял итәр, үзенә тыныч урын табар.
15Ябалаклар анда оя корып йомырка салыр, бала чыгарыр
һәм аларны үз күләгәсенә җыяр;
анда пар-пар булып лачыннар да җыелыр.

16Раббы китабыннан табып укыгыз:
әлеге җәнлекләрнең берсе дә шунда килми калмас,
һәркайсы үз пары белән булыр.
Чөнки бу әмер Раббы авызыннан чыкты.
Аның Рухы аларны бергә җыяр.
17Жирәбәне аларга Ул Үзе салды,
аларның өлешләрен үлчәү бавы белән Үзе бүлде;
алар гомер бакый шул җирнең хуҗасы булырлар,
токымнары буын арты буын шунда яшәр.
Copyright information for TatIBT15