Isaiah 35
Чәчәк аткан чүл һәм изге юл
1Чүл, корып беткән җир шатланачак,дала сөенәчәк һәм чәчәк атачак.
Нәркис кебек 2мул булып чәчәк атсын ул,
куанычыннан тантана итсен.
Аңа Ливан даны, Кәрмил вә Шаронның мәһабәтлеге биреләчәк.
Барысы да Раббының шөһрәтен,
Аллабызның мәһабәтлелеген күрәчәк.
3Көчсезләнеп калган кулларга көч бирегез,
калтырап торган тезләрне ныгытыгыз.
4Куркып калганнарга:
«Нык булыгыз, курыкмагыз! Менә сезнең Аллагыз!
Сезнең өчен үч алырга,
дошманнарыгызга җәза бирергә киләчәк Ул,
килеп, сезне коткарачак», – диегез.
5Шул чагында сукырларның күзе ачылыр,
чукракларның колагы ишетә башлар,
6аксак кеше болан кебек сикергәләп йөрер,
телсез кеше шатлыгыннан җырлап җибәрер,
чөнки чүлдә чишмәләр бәреп чыгар,
далада ташкын булып су ага башлар,
7кайнар ком сахрасы күлгә әйләнер,
суга тилмергән җир су чыганагына әверелер,
чүл бүреләре яшәп яткан җирдә камыш урынына үлән үсәр.
8Аннан зур юл үтәр, аны Изге юл дип атарлар:
нәҗес кеше ул юлдан йөри алмас,
Раббы юлында йөрүчеләр өчен генә булыр ул;
хәтта мәгънәсез бәндәләр дә ул юлда адашмас.
9Анда арысланнар булмас, ерткыч җәнлек аяк басмас –
анда аларның берсе-бер күренмәс.
Анда фәкать котылу тапканнар гына йөрер.
10Раббы йолып алган кешеләр кире кайтыр,
сөенешеп-гөрләшеп, Сионга килер,
аларның баш очында шатлык таҗы мәңге балкыр.
Алар күңел күтәренкелеге, шатлык-куаныч табар,
кайгы-хәсрәт вә көрсенүләр качып китәр.
Copyright information for
TatIBT15