‏ Isaiah 38

Хизәкыйянең авырып китүе һәм сихәтләнүе

1Хизәкыйянең бик каты авырып үлем түшәгендә яткан чагы иде. Аның янына Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр килеп әйтте:

– Раббы болай ди: «Эшләреңне тәртипкә китер, чөнки әҗәлең якын, син инде терелмәячәксең».

2Шунда Хизәкыйя йөзе белән диварга таба борылды да Раббыга ялварырга тотынды:

3– Йа Раббым, Синең күзеңә ятышлы гамәлләр кылып, тугрылык белән, чын йөрәктән Синең юлдан йөргәнемне исеңә төшерсәң иде.

Шуларны әйтеп, Хизәкыйя әче күз яшьләре белән елый башлады.

4Шулвакыт Ишагыйягә Раббы сүзе килеп иреште:

5– Хизәкыйягә, атаң Давытның Раббы Алласы болай дип әйтә, диген: «Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем; Мин сиңа унбиш ел гомер өстим. 6Ашшур патшасы кулыннан сине дә, бу каланы да коткарырмын, яклап калырмын. 7Вәгъдәмнең үтәлүенә ишарә итеп, Миннән сиңа менә шундый билге: 8Әхәз баскычы буйлап түбән төшеп барган күләгәне ун басмага кире чигерәм».

Һәм күләгә үзе үткән басмалар буйлап ун басмага кире чигенде.

9Яһүдә патшасы Хизәкыйянең урын өстендә ятып сихәтләнгәннән соң язган мәдхиясе:

10«Мин болай дип уйладым:
гомерем уртасында тормыштан китәргә,
үлеләр дөньясының капкасыннан узарга,
калган барлык көннәремнән мәхрүм булырга язган микәнни?
11Мин уйладым:
Раббыны күрә алмам, тереләр җирендә Аны күрмәм;
якты дөньяда яшәүчеләр белән бергә
күзләрем башкаларга инде карый алмас.
12Көтүче үз чатырын сүтеп алып киткән кебек,
минем торагым да миннән шулай алынды;
тукучы үзенең тукымасын төреп куйган кебек,
мин дә гомеремне төреп куйдым.
Раббы, туку станындагы буй җепне кисеп алган кебек,
гомеремне кисеп алды.
Йа Раббы, Син мине көндезен дә, төнлә дә үлемгә алып барасың.
13Мин таңга кадәр ярдәмгә чакырып кычкырам:
Раббы, арыслан кебек, минем бөтен сөякләремне вата.
Йа Раббы, Син мине көндезен дә, төнлә дә үлемгә алып барасың.
14Карлыгач кебек, керәшә кебек кычкырамын,
күгәрчен кебек ямансулыйм;
күккә карый-карый күзләрем талды:
йа Хуҗа-Хакимем, чарасыздыр мин, ярдәм ит миңа!

15Нәрсә әйтим соң?!
Ул ничек әйтсә, нәкъ шулай эшләде дә.
Калган гомеремне мин кайгыларда үткәрермен.
16Йа Хуҗа-Хакимем!
Бәндә баласының да, минем тормышым да әнә шулай үтеп бара.
Терелт мине, гомеремне сакла!
17Чынлап та, авыр кайгы миңа файдага булды,
яратканга күрә Син мине һәлакәт чокырыннан коткардың,
минем бөтен гөнаһларымны җилкәң аша ыргытып юк иттең.
18Сиңа мактау-шөкерләр яудыручы үлеләр дөньясы түгелдер,
Сиңа дан җырлаучы да әҗәл түгел;
кабердәгеләр инде Синең тугрылыгыңа өметләнә алмый.
19Бүген мин Сиңа рәхмәт белдергән кебек,
тереләр, бары тик тереләр генә Сиңа рәхмәт белдерә!
Синең ярдәмгә килүең турында аталар балаларына сөйли.
20Раббы мине коткарырга әзер!
Без гомер буе Раббы йортында, моңлы кылларга ияреп,
Аңа дан җырлаячакбыз».

21Ишагыйя:

– Инҗир кагы китерсеннәр һәм җәрәхәткә япсыннар; шуннан ул тереләчәк, – дигән иде.

22Хизәкыйя исә:

– Раббы йортына әле тагын йөри алачагыма ишарә итә торган билге нинди? – дип сораган иде.

Copyright information for TatIBT15