Isaiah 39
Бабилдән килгән илчеләр. Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзе
1Шул көннәрдә Бабил патшасы, Баладанның углы Меродах-Баладан, авырып яткан Хизәкыйянең терелүен ишетеп, аңа хат вә бүләкләр җибәрде. 2Хизәкыйя илчеләргә бик сөенде, аларга хәзинә саклагычларын, көмеш вә алтынын, хуш исле сумала вә кыйммәтле майларын, корал сакланган йортын вә саклау урыннарындагы барлык байлыгын күрсәтте; үз сараенда һәм дәүләтендә кунакларга күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады. 3Ишагыйя пәйгамбәр, Хизәкыйя патшага килеп: – Бу кешеләр ниләр сөйләде? Алар каян килгәннәр? – дип сорады. Хизәкыйя: – Алар минем янга ерак җирдән – Бабилдән килгәннәр, – дип җавап бирде. 4Ишагыйя: – Синең сараеңда ниләр күрде алар? – дип сорады. Хизәкыйя: – Сараемда булган бар нәрсәне күрделәр; саклау урыннарымда аларга күрсәтмәгән берни калмады, – дип җаваплады. 5Шунда Ишагыйя Хизәкыйягә болай диде: – Күкләр Хуҗасы Раббының сүзен тыңла: 6«Менә, шундый көннәр килер, синең сараеңда булган бар нәрсәне, шушы көнгә кадәр ата-бабаларың җыйган бар байлыкны Бабилгә алып китәрләр, берни дә калмас, – ди Раббы. – 7Синең нәселдәге угылларның да кайберләрен алып китәрләр, алар Бабил патшасы сараенда хәрәм агалары булып хезмәт итәрләр». 8Хизәкыйя исә Ишагыйягә: – Синең аша Раббы тапшырган сүзләр әйбәт, – диде, чөнки күңеленнән ул: «Минем гомердә тынычлык-иминлек хөкем сөрәчәк икән әле», – дип уйлады.
Copyright information for
TatIBT15