‏ Isaiah 4

1Ул көнне җиде хатын бер иргә барып ябышып: «Үз икмәгебезне ашар идек, үз киемебездән йөрер идек, тик ирсез калу хурлыгын юып төшер бездән, синең исемеңне йөртик», – диячәк.

Сионның коткарылуы

2Раббы үстергән үсенте ул көнне матур вә шөһрәтле булачак, җирнең җимеше исән калган исраилиләргә горурлык вә гүзәллек китерәчәк. 3Сионда, Иерусалимдә исән калганнар, шунда яшәр өчен теркәлгәннәр изге дип аталачак. 4Хуҗа-Хаким, хөкемен чыгарып, Үзенең утлы сулышы белән Сионны әшәкелектән арындырачак, Иерусалимдә түгелгән канны юып төшерәчәк. 5Аннан соң Раббы Сион тавы һәм җыен уздырган урыннар өстендә көндезен – болыт, төнлә исә төтенләп-янып торган ут булдырачак: Раббының шөһрәте бар нәрсәне япма кебек каплап алачак. 6Ул япма көндезге челләдә күләгә бирәчәк, давыл вә яңгырдан саклап торачак.

Copyright information for TatIBT15