Isaiah 40
Раббы халкына юату сүзе
1Аллагыз: «Юатыгыз Минем халкымны, юатыгыз! – ди. –2Иерусалим белән ягымлы сөйләшегез, игълан итегез аңа:
„Синең михнәтле тормышың тәмамланды, гаебең йолынды,
барлык гөнаһларың өчен Раббыдан җәзасын икеләтә алдың“, – дип әйтегез».
3Бер-бер аваз ишетелә:
«Раббыга чүлдә юл әзерләгез,
Аллабызга далада туры юл салыгыз!
4Үзән җирләр күтәрелсен,
таулар вә калку урыннар түбәнәйсен,
бормалы юллар турылансын,
сикәлтәләр тигезләнсен.
5Шул чагында Раббы шөһрәтенең балкышы күренәчәк;
барлык җан ияләре аны бер үк вакытта күрәчәк.
Әлеге сүзләр Раббы авызыннан килеп иреште».
6Ул аваз: «Игълан ит!» – дип әйтә.
Мин исә: «Нәрсә игълан итим?» – дип сорадым.
«Һәр җан иясе үлән сыман,
аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге сыман.
7Раббы Үз сулышын өргәндә, үлән кибә, чәчәк шиңә;
хактыр, кеше дә әнә шул үлән сыман.
8Үлән кибә, чәчәк шиңә,
ә Аллабызның сүзе мәңге булачак», – диде аваз.
9Шатлыклы хәбәр җиткерүче Сион, биек тауга мен!
Шатлыклы хәбәр җиткерүче Иерусалим, кычкырып игълан ит,
курыкмыйча, каты итеп кычкыр!
Яһүдә калаларына: «Менә сезнең Аллагыз!» – диген.
10Менә, Хуҗа-Раббы көч-куәте белән килә,
Ул Үзенең кодрәте белән җитәкчелек итә.
Аның бүләге Үзе белән,
Аның алдыннан әҗере килә.
11Ул, көтүче сыман, Үз көтүен көтәчәк;
бәрәннәрен кулына күтәреп, күкрәк өстендә йөртәчәк,
аналарын да ияртеп барачак.
Кем Минем белән тиңләшә ала?!
12Суларны – учы белән, күкне карышлап кем үлчәгән?!Җир туфрагын кем үлчәү тәлинкәсенә сыйдырган?!
Тауларны, калкулыкларны бизмәнгә кем салган?!
13Раббы Рухына кем төшенгән?!
Аның киңәшчесе кем булган?
14Кемнән Ул киңәш сораган?!
Кем Аңа нәсыйхәт биргән дә хак юлны өйрәткән?!
Кем Аңа гыйлем биргән дә зирәклек юлын күрсәткән?!
15Хактыр, халыклар – чиләк төбендәге су тамчысы,
үлчәү тәлинкәсендәге тузан бөртеге кебек.
Утрауларны күтәрү Аңа – тузан бөртеген күтәрү белән бер!
16Корбан уты өчен Ливан урманнары да җитәрлек түгел,
Аңа, тулаем яндыру корбаны китерү өчен, андагы хайваннар да аз.
17Аның алдында барлык халыклар берни тормый,
Аның өчен алар юктан да юграк.
18Шулай итеп, Аллаһыны кем белән чагыштыра,
нинди зат белән тиңләштерә аласыз?!
19Һөнәрче койган сын-пот беләнме?!
Оста аны алтын белән йөгертә, аның өчен көмеш чылбырлар коя.
20Андый бүләк китерә алмаган ярлы кеше исә
череми торган агач сайлый,
нык торырдай сын ясар өчен, уңган һөнәрче эзли.
21Сез әле белмисезме?! Ишеткәнегез юкмы?!
Баштан ук әйтелмәдеме сезгә?!
Җирнең нигезе ничек салынганны әле төшенмәдегезме?!
22Югарыда Ул, күк гөмбәзендә утыра,
ә җирдә яшәүчеләр Аның алдында чикерткә кебек.
Күкләрне Ул юка тукыма сыман җәеп җибәрде,
яшәр өчен, чатыр итеп корды.
23Түрәләрне Ул юкка чыгара,
җир хөкемдарларын буш нәрсәгә әйләндерә.
24Туфракка утыртылуга, чәчелүгә, тамырлана башлауга, Раббы аларга өрсә,
кибеп бетәләр һәм өермә уңаена салам кебек очып китәләр.
25«Мине кем белән чагыштырырсыз?!
Кем Минем белән тиңләшә ала?!» – ди изге Зат.
26Күзегезне күкләргә күтәреп карагыз:
аларны кем бар кылды соң?
Йолдызларны санап күкләр киңлегенә чыгаручы,
һәрберсен исеме белән атаучы – Раббы;
Аның зур көче вә кодрәте белән
аларның һәммәсе үз урынындадыр.
27Ничек итеп син, әй Ягъкуб,
син, әй Исраил:
«Минем юлым Раббыга күренми,
Аллам алдында минем эшем онытылган», –
дип зарлана аласың?
28Син белмисеңмени? Ишеткәнең юкмыни?
Раббы – мәңгелек Аллаһы,
җирнең бөтен тарафларын Бар кылучы.
Ул арымый да, алҗымый да;
Аның зирәклеге – акыл ирешмәслек.
29Арыган бәндәгә Ул – көч, хәлдән тайганга ныклык бирә.
30Яшьләр дә арып хәлдән тая,
яшь егетләр дә абынып егыла,
31ә Раббыга өметләнгәннәр яңа көч ала:
бөркет сыман канатларында күтәрелә,
йөгерәләр алар – алҗымыйлар, баралар – арымыйлар.
Copyright information for
TatIBT15