‏ Isaiah 41

Раббының Исраилгә ярдәм вәгъдә итүе

1«Тын калып Мине тыңлагыз, яр буйлары!
Халыклар яңа көч җыйсыннар, якын килеп сөйләсеннәр.
Бергәләп хөкемгә җыелыйк, – ди Раббы. –
2Адым саен җиңү яулаган ирне
көнчыгыш тарафта кем уятты?
Яһүд телендә әлеге җөмлә «Җиңүчене көнчыгыш тарафыннан кем алып килде, аны Үзенә хезмәткә кем чакырды?» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. Биредә Бабилне яулап алган һәм яһүдиләргә сөргеннән кайтырга рөхсәт биргән фарсы патшасы Кир күздә тотыла.

Халыкларны аңа кем тапшыра,
патшаларны кем буйсындыра?
Кылычы белән ул аларны тузанга әйләндерә,
ук-җәясе белән җилдә саламдай тарата.
3Ул аларны куа бара, аяклары җиргә дә тими,
зарар-зыян күрми атлый ул.
4Моны кем шулай эшләде, кем оештырды соң? –
Җир яратылганнан бирле кешеләрне буын арты буын дөньяга китерүче Зат!
Мин, Раббы, – беренчемен,
соңгы буын белән дә Мин булачакмын!»
5Моны күреп, яр буйларының коты алынды,
җирнең бөтен яклары тетрәнде;
килүчеләр инде якын.

6Һәркем үз иптәшенә булыша, бер-берсенә: «Нык тор!» – дип әйтә.
7Һөнәрче – алтын эретүчене, ә чүкечче, салынган җөйне хуплап,
сандалда тимер чүкүчене дәртләндерә
һәм, аумасын өчен, сынны кадаклар белән ныгыта.

8«Әй колым Исраил, Үзем сайлап алган Ягъкуб,
дустым Ибраһим токымы! –
ди Раббы. –
9Мин сине җир читләреннән китертеп,
аның иң ерак урыннарыннан чакыртып:
„Син – Минем колым,
Мин сине сайладым, синнән баш тартмадым“, –
дип әйткән идем.
10Курыкма, чөнки Мин синең белән,
аптырама, чөнки Мин синең Аллаң.
Мин сиңа көч бирермен, ярдәм итәрмен,
сине Үземнең җиңүче уң кулым белән яклармын.

11Әйе, сиңа ачу саклаган һәркем оят вә хурлыкка калачак;
сиңа каршы килүчеләр юкка чыгачак, һәлак булачак.
12Эзләсәң дә, дошманнарыңны тапмаячаксың,
сиңа каршы көрәшкәннәр юктан да юграк булачак.
13Чөнки Мин, Раббы, синең Аллаң, уң кулыңнан тотып:
„Курыкма, сиңа Мин ярдәм итәрмен“, – дим.
14„Курыкма, Ягъкуб-корт – аз санлы Исраил:
Мин сиңа булышырмын, –
дип белдерә коткаручың Раббы, Исраилнең изге Алласы. –
15Менә, Мин сине яңа,
үткен тешле ашлык сугу җайланмасы кебек итәрмен:
син, суктырып, тауларны вакларсың,
калкулыкларны кибәккә әйләндерерсең.
16Син аларны җилгәрерсең;
җил аларны алып китәр, өермә чәчеп таратыр.
Шул чагында Раббы синең сөенечең булыр,
син Исраилнең изге Алласы белән мактанырсың“.

17Мазлумнар вә фәкыйрь-юксыллар су эзли,
телләре сусаудан кибә, ә су юк.
Мин, Раббы, аларны ишетермен,
Мин, Исраил Алласы, аларны ташламам!
18Шәрә калкулыклардан елгалар агызырмын,
үзәннәрдә чишмәләр ачармын;
чүлне күл итәрмен, коры җирне су чыганакларына баетырмын.
19Чүлдә эрбет, сәрви, мәрсид
Мәрсид – мирт.
, зәйтүн агачлары,
далада кипарис, чинар вә нарат агачлары үстерермен.
20Боларны Раббы кулы эшләгәнне,
Исраилнең изге Алласы булдырганны
кешеләр күрсен һәм белсен өчен,
әйбәтләп карап төшенсеннәр өчен эшләрмен Мин моны».

Пот-сыннарның бернигә яраксыз булуы

21«Әй илаһлар, үзегезнең дәгъвагызны әйтегез! – ди Раббы. –
Ышандырырлык дәлилләр китерегез! – ди Ягъкуб Патшасы. –
22Дәлилләр китереп, ниләр буласын алар алдан әйтсеннәр,
узган вакыйгалар турында сөйләп бирсеннәр,
һәм, фикер йөртеп, без ул эшнең ничек тәмамланасын үзебез төшенербез;
әйе, безгә киләчәк турында хәбәр итсеннәр.
23Киләчәктә нәрсә буласын әйтегез,
һәм сезнең илаһлар икәнегезне белербез;
нинди дә булса яхшы яки яман эш кылыгыз,
һәм без, боларны күреп, бәлки, әле курка да калырбыз.
24Ләкин сез бернигә тормыйсыз,
эшләрегез дә бернигә яраксыз;
сезне сайлап алган кеше әшәкедер.

25Мин төньяк тарафта берәүне уяттым, һәм ул килде.
Кояш чыгышы ягыннан ул исемемне әйтеп чакырды.
Хакимнәрне пычрак таптаган кебек таптый,
чүлмәкче балчыкны изгән кебек изә ул.
26Без белсен өчен, бу хакта кем алдан сөйләп бирде?!
Без: „Ул хаклы булган“, – дип әйтә алсын өчен,
илаһларның берәрсе бу хакта алдан хәбәр иттеме?!
Сезнең арада бу хакта әйтүче, хәбәр бирүче булмады,
беркем сездән бер сүз ишетмәде.
27Сионга: „Күрегез, менә нәрсәләр булачак!“–
дип, беренче булып Мин әйттем,
Иерусалимгә сөенче китерүчене юлладым.
28Мин күрәм ки, илаһлар арасында киңәш бирерлек берәү дә юк,
сорау бирсәм, җавап кайтаручы да юк.
29Алар барысы да берни түгел,
эшләре дә бернигә тормый;
коеп эшләнгән сыннары исә – җил вә буш куыктыр».
Copyright information for TatIBT15