‏ Isaiah 42

Раббы колы

1«Менә Мин яклый торган колым.
Мин аны Үзем сайлап алдым;
җанымның шатлыгыдыр ул.
Мин аны Үз Рухым белән сугарырмын,
һәм ул халыкларга гадел хөкем чыгарыр.
2Ул кычкырмас, тавышын күтәрмәс,
урамнарда аның тавышы ишетелмәс;
3ул хәтта чатнаган камышны да сындырмас,
пыскып торган филтәне дә сүндермәс.
Хакыйкатькә туры китереп, гадел хөкем уздырыр ул.
4Җирдә гадел хөкем уздырмый торып, ул сүнмәс тә, сынмас та.
Яр буйлары аның нәсыйхәтен көтә».

5Күкләрне бар иткән һәм түшәгән,
җирне вә җир тудырган нәрсәләрне булдырган,
анда яшәгән кешеләргә сулыш өргән,
җирдә йөргәннәргә тормыш биргән Раббы Алла болай ди:
6 7«Мин, Раббы, сине Үземнең гадел ниятем буенча чакырдым,
Мин сине кулыңнан тотып торам һәм саклыйм.
Сукырларның күзләрен ачар, тоткыннарны төрмәдән азат итәр
һәм зиндан караңгылыгында утыручыларны яктыга чыгарыр өчен,
Мин сине халыкка – Килешүемнең билгесе,
кавемнәргә яктылык нуры итәрмен.

8Мин – Раббы, бу – Минем исемем!
Үз данымны Мин бүтән берәүгә,
Миңа тиешле мактауны пот-сыннарга бирмәячәкмен.
9Менә, алдан әйтелгәннәр тормышка ашты,
хәзер исә Мин сезгә яңа нәрсә игълан кылам,
әле гамәлгә ашмаганны алдан хәбәр итәм».

Раббыга мактау җыры

10Әй сез, диңгезчеләр һәм диңгездәге бар нәрсә,
әй сез, яр буендагы җирләр һәм анда яшәгән һәркем,
Раббыга яңа җыр җырлагыз,
җирнең һәр читеннән Аңа мактау яудырыгыз!
11Чүл һәм андагы калалар,
Кыдар авыллары да бар тавышына кычкырсын,
Селада яшәүчеләр шатланып җырласын,
тау башларыннан аваз салсын,
12Раббыга дан яудырсын,
Аны яр буендагы җирләрдә мактасын!
13Раббы әзмәвер баһадирдай чыгачак,
сугышчы сыман Үзенең ярсуын уятачак,
гайрәтле оран салып, дошманнарына көч-куәтен күрсәтәчәк.

14«Озак дәшми тордым Мин, түздем, Үземне тыеп килдем;
хәзер инде бала табучы хатын кебек кычкырамын,
тыным кысылып һава йотамын, – ди Раббы. –
15Тауларны вә калкулыкларны корытып бетерәчәкмен –
андагы бөтен үлән шиңәчәк;
елгаларны утрауларга әйләндерәчәкмен,
күлләрне корытачакмын.
16Сукырларны үзләре белмәгән юлдан алып барачакмын,
билгесез сукмаклардан йөртәчәкмен;
алар алдындагы караңгылыкны – яктылык,
сикәлтәле җирне тигез итәчәкмен.
Менә нәрсәләр кылачакмын Мин,
әйткәнемне эшләми калмаячакмын.
17Ләкин потларга ышанып торган, коеп ясалган сыннарга:
„Сез – безнең илаһларыбыз“, – дип әйтүчеләр хур булып качачак».

Сукыр вә чукрак Исраил

18Раббы болай дип әйтә:
«Әй чукраклар, тыңлагыз!
Карагыз, сукырлар, күрегез!
19Минем колым кебек кем шулай сукыр?!
Мин җибәргән хәбәрчем кебек кем шулай чукрак?!
Мин чакыртып алган Раббы колы сыман кем шулай сукыр?!
20Син күп нәрсәләр күрдең, ләкин игътибар итмәдең,
колакларың ачык булды, тик ишетмәдең».

21Үзенең хаклыгын күрсәтер өчен,
Раббы Үз канунын бөек вә данлы итәргә теләде.
22Ләкин бу халык бөлгенлеккә төшерелгән һәм таланган;
алар һәммәсе чокырларга ташланган, зинданнарга ябылган;
алар дошман табышына әйләнгән – коткаручылары юк,
әсир ителгән – «Кире бир!» дип, яклаучылары юк.
23Сезнең кайсыгыз моңа колак салыр,
моннан ары кайсыгыз игътибар белән тыңлап торыр икән?
24Ягъкубны – талаучыларга, Исраилне юлбасарларга кем тапшырды? –
Раббы Үзе түгелме?!
Чөнки без Аңа каршы гөнаһ кылдык;
Исраил халкы Аның юлыннан барырга теләмәде,
Канунын санламады,
25шуның өчен Ул аларга Үзенең дөрләп янган ярсуын яудырды –
рәхимсез сугыш ачты;
ялкын аларны бөтен яктан чорнап-өтеп алса да,
алар аңламадылар һәм йөрәкләре белән төшенмәделәр.
Copyright information for TatIBT15