Isaiah 43
Раббы – Исраилнең бердәнбер Коткаручысы
1Әй Ягъкуб, сине бар иткән,әй Исраил, сине барлыкка китергән Раббы бүген болай ди:
«Курыкма, Мин сине йолып алдым,
исемеңне атап чакырып алдым; син – Минеке!
2Дәрьяларны кичеп чыкканыңда, Мин синең белән булырмын,
елгаларны кичкәнеңдә, сулар сине батырмас,
ут аша узганыңда янмассың: ялкыны сине өтеп алмас.
3Чөнки Мин – Раббы, синең Аллаң,
Исраилнең изге Алласы, Коткаручың!
Синең өчен йолым итеп Мин Мисырны,
синең урынга Хәбәшстанны вә Шебаны бирәм.
4Син Минем каршымда бик кадерле вә газиз булганга,
сине бик нык яратканга, синең урынга Мин бүтән кешеләрне,
җаныңны коткарыр өчен, башка халыкларны бирәм.
5Курыкма, чөнки Мин синең белән!
Балаларыңны көнчыгыштан китерермен,
кешеләреңне көнбатыштан җыярмын.
6Төньякка: „Бир аларны!“– дип әйтермен,
көньякка: „Тоткарлама аларны!
Минем угылларымны ерактан,
кызларымны җир читләреннән китер,
7Минем исемгә береккән һәркемне,
Үз даным өчен Үзем яраткан,
Үзем бар иткән һәр кешене кире китер!“– диярмен.
8Күзләре булса да – сукыр,
колаклары булса да чукрак шушы халыкны иреккә чыгар!
9Барлык халыклар бергә җыелсын, кавемнәр бергә туплансын!
Элек булган хәлләрне алар арасыннан кем алдан хәбәр иткән дә
кем әүвәл әйткән?!
Шаһитларын китереп, бүтәннәр ишетсен һәм „Бу дөрес!“дип әйтсен өчен,
үзләренең хаклы булуын исбатласыннар!
10Минем шаһитларым, Үзем сайлап алган колларым –
сез ул, исраилиләр, –
дип белдерә Раббы. –
Сез Мине танып белсен, Миңа ышансын,
Минем бердәнбер Аллаһы икәнемне аңласын өчен сайлап алдым Мин сезне.
Миңа кадәр бүтән аллалар булмады,
Миннән соң да булмаячак!
11Мин, бары тик Мин – Раббы,
Миннән башка коткаручы юктыр!
12Алдан вәгъдә итеп, сезне коткарган,
шул турыда игълан иткән Зат – Мин ул,
сезнең арада чит алла юк иде.
Сез – Минем шаһитларым, – дип белдерә Раббы. –
Мин – Аллаһы!
13Мин – борынгы заманнардан бирле Алламын!
Минем кулдан беркем коткара алмас!
Мин эшләгәнне кем кире кага алыр?!»
Раббының чүлдә юл салуы
14Коткаручыгыз Раббы, Исраилнең изге Алласы, болай ди:«Сезнең хакка Мин Бабилгә гаскәр җибәрәм,
килданиләрнең барчасын качакларга әйләндерәм,
аларның кораблары аһ-зарга күмелер.
15Мин – Раббы, сезнең изге Аллагыз,
Исраилне Бар итүче, сезнең Патшагыз!»
16– 17Раббы диңгез аша юл салды,
куәтле сулар аша юл ачты.
Арбалары вә атлары белән бергә Ул
гайрәтле сугышчылар чирүен юлга кузгатты,
һәм алар бөтенесе үлеп калдылар –
башларын калкытмас булдылар,
филтә кебек сүнеп юкка чыктылар.
Моны эшләгән Раббы болай ди:
18«Сез элек булганнарны искә алмагыз,
үткәннәр турында уйланмагыз.
19Менә, Мин яңа бер эш кылам –
ул хәзер гамәлгә ашачак! Күрмисезмени сез?
Чүлдә юл салам Мин,
коры далада елгалар агызам.
20Кыргый җәнлекләр, чүл бүреләре вә тәвә кошлар Мине данлаячак,
чөнки Мин, Үзем сайлап алган халык туйганчы эчсен өчен,
чүлдә – су, коры далада елгалар хасил итәм.
21Бу халыкны Мин Үзем өчен,
ул Миңа дан җырласын өчен бар иттем.
Исраилнең гөнаһы һәм Раббының мәрхәмәте
22Ә син, Ягъкуб, Миңа мөрәҗәгать итмәдең,син, Исраил, Миннән авырсындың.
23Син Миңа тулаем яндыру корбаны итеп сарыклар китермәдең,
корбаннарың белән Миңа хөрмәт күрсәтмәдең.
Мин, икмәк бүләге сорап, синең теңкәңә тимәдем,
хуш исле сумала-майлар көйрәт, дип сине алҗытмадым.
24Көмеш биреп, Миңа хуш исле камыш сатып алмадың син,
корбаннарыңның мае белән туендырмадың.
Киресенчә, кылган гөнаһларың белән теңкәмә тидең,
язык эшләрең белән Мине алҗыттың.
25Синең җинаятьләреңне Үзем хакына Мин,
бары Мин сызып ташлаячакмын
һәм гөнаһларыңны да искә алмаячакмын.
26Дәгъваңны исемә төшер! Әйдә, хөкем оештырыйк!
Сөйлә, хаклыгыңны исбатла!
27Синең ерак бабаң гөнаһ кылды,
синең өчен арадашчы булганнар ▼
▼ …арадашчы булганнар… – Ягъни руханилар һәм пәйгамбәрләр.
Миңа каршы баш күтәрде.28Шуның өчен Мин Изге йортның башлыкларын хәрәм кылдым,
Ягъкубны – һәлакәткә, Исраилне мәсхәрәгә дучар иттем.
Copyright information for
TatIBT15