Isaiah 44
Раббының Исраилгә хәер-фатихасы
1Ә хәзер, колым Ягъкуб, тыңла!Мин сайлап алган Исраил, колак сал!
2Сине яраткан, ана карынында бар иткән ярдәмчең Раббы сиңа болай ди:
„Курыкма, колым Ягъкуб – Үзем сайлап алган Ешурун ▼
▼ Ешурун – яһүдчә «тугры» мәгънәсендә; биредә Исраилнең шигъри кушаматы буларак кулланыла (карагыз: «Канун», 32:15).
,3чөнки сусаган туфракка – су,
корыган җиргә ташкыннар-елгалар агызам Мин,
Үземнең Рухымны нәсел варисларыңа,
фатихамны балаларыңа яудырам.
4Алар, су буендагы таллар кебек, үлән арасыннан шытып чыгачак.
5Берсе: ‘Мин – Раббыныкы’, – дияр,
икенчесе үзен: ‘Ягъкуб’, – дип атар,
өченчесе исә кулына ‘Раббыныкы’ дип язып куяр
һәм Исраил исемен алыр“».
6Исраил Патшасы Раббы, аны йолып алучы Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди:
«Мин – беренче һәм соңгысымын,
Миннән башка икенче бер алла юк!
7Кем Миңа тиңләшә ала?! Килсен дә шул турыда әйтеп бирсен!
Борынгы халыкны Мин бар иткәннән бирле
ниләр булганын бер-бер артлы сөйләп күрсәтсен,
шулай ук киләчәктә ниләр буласын да хәбәр итсен!
8Курыкмагыз да, калтыранмагыз да:
Мин боларны борынгы заманнарда ук сезгә игълан итмәдемме,
алдан әйтеп куймадыммы әллә?!
Сез – Минем шаһитларым.
Миннән башка икенче бер алла бармы?! –
Юк, бүтән кыя юк!
Мин берсен дә белмим!»
Сыннарга табынуның мәгънәсезлеге
9Потларны ясаучылар – барысы да яраксыз кешеләр, аларның яраткан потлары да бернинди файда китерми. Потлар, аларның шаһитлары, берни күрмиләр дә, аңламыйлар да, шуңа күрә ясаучылары хурлыкка төшәчәк. 10Бернинди файдасы булмаган илаһны кем ясый, сыннарны кем коя соң? 11Сыннарга табынучылар һәммәсе рисвай булачак, һөнәрчеләр бары тик кеше генә бит! Һәммәсе бергә җыелып бассыннар – куркуга калып, һәммәсе хурлыкка төшәчәк! 12Тимерче, корал тотып, утлы күмер өстендә эшли, чүкечләр ярдәмендә сынны эшкәртә, үзенең көчле кулы белән аны ясый; эшли-эшли ул ачыга, хәлдән тая, су да эчми, тәмам көчен җуя. 13Балта остасы агачны бау белән үлчи, ясаласы сынның сурәтен очлы эш коралы белән сызып чыга, аны кискеч белән эшкәртә, җәзбә ▼▼ Җәзбә – циркуль.
ярдәмендә тикшерә. Аннары, изге урынга куяр өчен, кешегә охшатып матур сурәт ясый. 14Ул үзенә эрбет агачы кисеп ала; урмандагы бүтән агачлар арасыннан кипарис белән имәнне сайлап алып үсәргә калдыра. Шуннан нарат агачы утырта, ә яңгыр сулары аны үстерә. 15Агачлар кешегә ягар өчен утын була; аның бер өлеше ут тергезүгә, өй җылытуга, икмәк пешерүгә китә. Шул агачтан кеше үзенә илаһ та ясый, аңа табына, пот ясый һәм аның алдында сәҗдә кыла. 16Шулай агачның бер яртысын ул яга, аның өстендә ит кыздырып, туйганчы ашый. Җылынганнан соң, ул: «Аһ, мин җылындым, ут җылысын сизәм», – ди. 17Калган агачтан ул үзенә илаһ, сын ясый, аңа табынып сәҗдә кыла, «Коткар мине, син минем илаһым бит!» дип дога укый. 18Бу кешеләр белмиләр һәм төшенмиләр, аларның күзләре йомык – күрмиләр, аларның акыллары томаланган, фикер йөртә белмиләр. 19Араларында берсенең дә: «Мин агачның яртысын яндырдым, күмерендә икмәк пешердем, ит кыздырып ашадым. Калган яртысыннан, җирәнгеч сын ясап, шул агач кисәгенә сәҗдә кылыйммы инде?!» – дип уйларга акылы җитми. 20Андый кеше тузан артыннан куа, чуалган акылы аны ялгыш юлга кертә, ул үзен коткара алмый яисә: «Уң кулымдагы әйбер ялган түгел микән?» – дип әйтә алмый. Раббы – Бар итүче һәм Коткаручы
21«Боларны исеңдә тот, әй Ягъкуб,исеңдә тот, Исраил, чөнки син – Минем колым!
Сине Мин бар иттем, син – Минем колым,
һәм Мин сине онытмаячакмын, Исраил!
22Синең җинаятьләреңне – томан,
гөнаһларыңны болыт кебек куып таратачакмын.
Миңа кайт, чөнки Мин сине йолып алдым», – ди Раббы.
23И күкләр, сөенегез-гөрләшегез, чөнки моны Раббы эшләде!
Җир тирәнлекләре, шатлыктан кычкырыгыз!
Куанышып җырлап җибәрегез, таулар,
урман вә андагы барлык агачлар,
чөнки Раббы Ягъкубны йолып алды,
һәм Исраилдә Ул Үзенең дан-шөһрәтен күрсәтәчәк!
24Сине йолып алучы Раббы,
ана карынында сине бар иткән Раббы болай ди:
«Мин – Раббы, һәммә нәрсәне Бар итүче,
Мин берүзем күкләрне түшәдем,
һичбер ярдәмчесез җирне җәеп җибәрдем.
25Ялган пәйгамбәрләр күрсәткән билгеләрне юкка чыгарам,
күрәзәчеләрнең акылсызлыкларын фаш итәм,
акыл ияләрен җиңеп чыгам,
аларның белемнәрен ахмаклыкка әйләндерәм,
26Үз колымның сүзен раслыйм,
Үз илчеләрем әйткәнне тормышка ашырам,
Иерусалим турында:
„Анда кешеләр китереп урнаштырырмын“, – дим,
Яһүдә калалары турында:
„Алар яңадан төзелер, хәрабәдән калкып чыгар“, – дим,
27тирән суларга:
„Кибегез! Мин сезнең ташкын суларны киптерәм“, – дим,
28Кир турында: „Ул – Минем көтүчем,
һәм ул Минем ихтыярымны үтиячәк“, – дим,
Иерусалим хакында: „Ул яңадан төзеләчәк!“,
Аллаһы йорты хакында: „Ул кабат тергезеләчәк!“– дип әйтәм».
Copyright information for
TatIBT15