‏ Isaiah 46

1Бәл тез чүкте, Нәбу
Бәл, Нәбу – Бабил илаһлары.
буй сонды –
аларның сыннары терлек, йөк хайваннары өстенә төялгән.
Элек аларны сез күтәреп йөрсәгез,
хәзер исә алар йончыган хайваннар өстенә
авыр йөк булып төялгән
Бабилнең җиңелүе һәм андагы илаһларның «әсир төшүе» турында сүз бара.
.
2Илаһларыгыз буй сонды, тез чүкте,
үзләрен коткара алмады – әсир төште.

3Раббы болай дип әйтә:
«Тыңлагыз Мине, Ягъкуб угыллары,
Исраил халкының исән калганнары!
Мин сезне туган көнегездән үк,
дөньяга килгәннән бирле күтәреп йөрттем.
4Сез картайганчы, Мин шул булып калырмын,
Мин сезне, чәчләрегез агарганчы, күтәреп йөртермен.
Сезнең Бар итүчегез дә, күтәреп йөртүчегез дә – Мин ул!
Мин күтәреп йөртәм һәм коткарам.

5Кемгә охшатырсыз, кем белән чагыштырырсыз икән Мине?!
Миңа
Миңа… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Безгә.
тиңләшердәй кемгә охшатырсыз икән?!
6…Алтынны акча янчыгыннан чыгарып,
көмешне үлчәүгә куеп үлчиләр дә,
илаһ коеп ясар өчен, көмешчегә бирәләр,
аннары шул ясалма сынга табыналар, аның алдында сәҗдә кылалар.
7Аны иңбашларына күтәреп йөртәләр дә
үз урынына бастырып куялар –
ул шунда кузгалмыйча тик басып тора.
Аңа каты итеп дәшсәң дә, ул җавап бирмәс, бәладән коткармас.

8Әй фетнәчеләр, исегездә тотыгыз сез моны,
кайгыдан ыңгырашыгыз һәм акылыгызга килегез!
9Электә, борынгыда булганнарны исегезгә төшерегез.
Аллаһы – Миндер, башкасы юк!
Мин – Аллаһы, Миңа охшаган бүтән зат юк!
10Ахырда нәрсәләр буласын баштан ук әйтәм,
әле булмаганны Мин борынгы заманнардан ук әйтеп киләм.
Мин: „Үз ниятемне тормышка ашырырмын,
теләгән һәр нәрсәмне җиренә җиткерермен!“– дим.
11Көнчыгыштан, ерак илдән Мин бер кыргый кошны
…кошны… – Биредә фарсы патшасы Кир күздә тотыла.

ниятемне тормышка ашыручыны чакырдым.
Мин әйттемме – сүземне җиренә җиткерәм,
ниятләдемме – башкарып чыгам!

12Үҗәтләр, тугрылыктан ерак торучылар, тыңлагыз Мине!
13Менә, Мин котылу алып киләм, ул инде бик якын,
коткару гамәлем кичекмәячәк.
Сионга Мин – котылу,
Исраилгә Үземнең дан-шөһрәтемне бүләк итәм.
Copyright information for TatIBT15