‏ Isaiah 47

Бабилнең кимсетелүе

1Урыныңнан төш, гыйффәтле Бабил-кыз, тузанга утыр!
Тәхетең юк инде, җиргә утыр, килданиләр кызы!
Моннан ары сине назлы вә нәфис дип әйтмәсләр.
2Тегермән ташы алып он тарт;
бөркәнчегеңне сал,
итәкләреңне җыеп, аякларыңны шәрәләндер дә
елгаларны кичеп чык.
3Тәнең ачылыр синең, хәтта оят җирең дә күренеп торыр.
Үчемне алырмын,
беркем Миңа комачауламас!»

4Безнең Коткаручыбыз – Исраилнең изге Алласы!
Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!

5Раббы болай ди:
«Дәшми генә утыр да караңгыга кереп югал, килданиләр кызы!
Чөнки сине инде патшалыклар хуҗабикәсе дип йөртмәячәкләр.
6Үз халкыма ачуым чыгып,
Мин аны – милкемне – мәсхәрәгә дучар иттем,
синең кулга тапшырдым, Бабил,
ә син аларга рәхим-шәфкать күрсәтмәдең,
хәтта карт-корылар җилкәсенә чиктән тыш авыр йөк салдың.
7Син: „Мәңге хуҗабикә булачакмын!“– дидең,
моның нәрсә белән бетәсен уйламадың да,
фикер дә йөртеп карамадың.

8Ә хәзер, байлык-ләззәт сөюче, иминлектә яшәүче кыз,
эчеңнән: „Мин генә! Миннән башка беркем юк!
Мин тол хатын булып калмаячакмын,
балаларымны беркайчан да югалтмаячакмын!“–
дип уйлаучы кыз, әйткәннәремне тыңла!
9Кинәт кенә, бер көн эчендә бу ике бәла – баласыз вә тол калу –
өстеңә берьюлы киләчәк, бар көченә сиңа ябырылачак,
гәрчә сихерле эшләрең күп, тылсымың куәтле булса да.

10Эшләреңне син явызлыгыңа таянып эшләдең,
„Мине беркем күрми“, – дидең.
Акылың вә белемең юлдан яздырды сине.
Эчеңнән: „Мин генә! Миннән башка беркем юк!“– дип уйладың.
11Өстеңә бәла киләчәк синең – сихер белән котыла алмассың,
афәт ябырылачак – син аңардан качалмассың;
кинәттән, көтелмәгән һәлакәт килер сиңа.

12Әйдә, яшь чагыңнан ук шөгыльләнгән сихер эшләреңне дәвам ит,
күп төрле әфсен-төфсеннәреңне ташлама:
бәлки, берәр нәрсәгә ирешерсең дә,
кемне дә булса куркыта алырсың.
13Сиңа бирелгән киңәшләрдән арып беттең инде.
Әйдә, күк күзәтүчеләр вә йолдызчыларың –
һәр яңа ай башында гаиптән хәбәр бирүчеләрең, килеп,
сине коткарып карасыннар.
14Әнә, алар салам кебек:
ут аларны яндырып бетерә – алар үзләрен дә коткара алмый.
Җылынырлык күмер түгел бу, каршында утырырлык ут түгел.
15Синең белән бергә эшләгән,
яшь чагыңнан ук сәүдә итешкән кешеләр әнә шундый булып чыкты:
аларның һәммәсе үз юлы белән китеп барды,
сине коткарырдай беркем калмады».
Copyright information for TatIBT15