Isaiah 48
Башбирмәс Исраил
1Тыңлагыз, Исраил исемен йөртүчеләр,Яһүдәнең нәсел варислары – Ягъкуб угыллары!
Сез Раббы исеме белән ант итәсез,
Исраил Алласын чакырасыз,
ләкин тугрылык вә тәкъвалыктан ерак торасыз.
2Шулай, сез үзегезне изге кала исеме белән атыйсыз,
Исраил Алласына таянасыз,
Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
3Ул болай ди:
«Булып узган вакыйгалар турында
Мин алдан ук әйтеп куйган идем –
ул сүзләр Минем авыздан чыкты;
Мин игълан иттем һәм тормышка да ашырдым,
барысын кинәттән эшләдем.
4Үҗәт халык икәнеңне, муеныңның – тимердән,
маңгаеңның бакырдан булуын белдем Мин синең.
5Шуңа күрә боларны сиңа күпкә алдан белдердем,
соңыннан син: „Илаһым эшләде моны,
агачтан ясалган, коеп эшләнгән сыннарым шулай билгеләде“, –
дип әйтмәсен өчен, алдан хәбәр итеп куйдым.
6Син бу хакта ишеттең – инде менә карап бак!
Моның хак булуын танымыйсыңмы?
Хәзер исә Мин сиңа яңа,
син белмәгән яшерен нәрсәләр хакында белдерәм.
7Болар элек булмады, хәзер генә гамәлгә аша.
Бүгенгә кадәр син бу хакта ишетмәдең,
„Мин инде моны белә идем“, – дип әйтә алмыйсың.
8Син ишетмәдең дә, белмәдең дә,
колагың күптәннән томаланган инде синең.
Мин синең хыянәтче икәнеңне белә идем;
туганнан алып фетнәче дип йөрттеләр сине.
9Ачуымны Мин Үз исемем хакына бастырып киләм,
Үземне дан-шөһрәтем хакына тыеп киләм – сине юк итмим.
10Менә, Мин сине утта эретеп чистарттым,
ләкин көмеш кебек итеп түгел –
Мин сине газап учагына салып сынадым.
11Моны Мин Үземнең хакка эшлим,
чөнки Минем исем мәсхәрәгә калырга тиеш түгел! ▼
▼ …Минем исем мәсхәрәгә калырга тиеш түгел! – Бу урын борынгы грек телендәге тәрҗемәгә нигезләнгән.
Үземнең дан-шөһрәтемне Мин икенче берәүгә бирмәячәкмен!
Раббының Исраилне Бабилдән коткаруы
12Тыңла әле Мине, Ягъкуб йорты,Үзем сайлап алган Исраил халкы!
Бу – Мин, беренче һәм соңгысымын!
13Минем кулым җиргә нигез салды,
һәм Минем уң кулым күкләрне түшәде –
Мин чакыруга, алар бергәләп торып басачак.
14Һәммәгез җыелыгыз һәм тыңлагыз:
пот-сыннар арасыннан кем моны алдан әйтә алды?!
Раббының сөекле кешесе ▼
▼ …кешесе… – Биредә фарсы патшасы Кир күздә тотыла.
Бабилгә кагылышлы Раббы ихтыярын тормышка ашырачак,
үз кулы белән килданиләргә каршы көрәшәчәк.
15Алдан Мин әйттем моны, Мин!
Аны чакырып алучы да Мин!
Аны Мин китердем, һәм ул җиңәчәк!
16Килегез яныма, тыңлагыз Мине:
Мин баштан ук яшереп сөйләмәдем;
бу вакыйгалар башланганда, Мин шунда идем инде».
«Хәзер Хуҗа-Раббы мине ▼
▼ …мине… – Фарсы патшасы Кир сүзләре дип фаразлана.
вә Үзенең Рухын җибәрә!»17Коткаручы Раббы, Исраил халкының изге Алласы, болай ди:
«Мин – Раббы, синең Аллаң,
синең файдаңа өйрәтүчемен,
сине барыр юлыңа бастыручымын.
18Минем әмерләремә колак салсаң икән!
Шул чагында бәхетең елга булып агар,
бәрәкәтең диңгез дулкыннары сыман мул булыр иде.
19Токымнарың ком бөртекләре сыман ишле,
синнән туган балалар ком бөртекләре санынча хисапсыз булыр иде;
аларның исеме сызып ташланмас, Минем алда юкка чыкмас иде».
20Бабилдән чыгыгыз, килданиләрдән качыгыз!
Бу хакта кычкырып игълан итегез,
җир читенә кадәр хәбәр таратыгыз:
«Раббы Үзенең колы Ягъкубны йолып алды!» – дип әйтегез.
21Исраилиләрне Ул чүлдән алып барганда,
сусаудан газап чикмәде алар.
Ул аларга суны таштан агызып бирде:
кыяны ярды, һәм аннан су бәреп чыкты.
22«Явызларга тынычлык юк!» – ди Раббы.
Copyright information for
TatIBT15