‏ Isaiah 49

Раббы колы – бар халыкларга яктылык чыганагы

1«Әй диңгез ярлары, тыңлагыз мине!
Ерак илләрдәге халыклар, колак салыгыз!
Мин дөньяга туганчы ук, Раббы мине чакырды,
ана карынында чагымда ук исемемне атап дәште.
2Телемне үткен кылыч кебек итте,
кулының күләгәсе белән мине каплады,
мине очлы ук итте һәм Үзенең садагына яшерде.
3Ул миңа: „Син – Минем колым, Исраил.
Синең аркылы Мин Үземә дан-шөһрәт табачакмын“, – диде.

4Мин: „Юкка гына тырышканмын,
көчемне бушка, заяга әрәм иткәнмен“, – дип уйладым.
Әмма Раббы мине аклар;
миңа тиешле бүләк Аллам кулында.
5 6Ягъкуб токымын Үзенә кайтару,
Исраил халкын Үз янына җыю өчен,
Раббы мине анам карынында бар кылды һәм Үз колы итте.
Аның алдында мин данлы,
Аллам – минем көчем ул.
Хәзер Раббы: „Ягъкуб ыругларын яңадан аякка бастыру,
Исраилнең калган халкын кире кайтару өчен,
Минем колым булуың гына аз;
коткару гамәлем җирнең читләренә барып җитсен дип,
Мин әле сине халыкларга яктылык чыганагы итәчәкмен“, – ди».

7Һәммәсе нәфрәтләнеп караган,
халыклар тарафыннан мәсхәрә ителгән колга –
хөкемдарларның колына –
Исраилнең Коткаручысы, аның изге Раббы Алласы, болай ди:
«Тугры Раббы хакына,
сине сайлап алган Исраилнең изге Алласы хакына патшалар,
сине күреп, урыннарыннан торыр,
түрәләр синең алда җиргә йөзтүбән капланыр».

Сион балаларының кире кайтуы

8Раббы болай ди:
«Күңелемнең хуш чагында Мин сиңа җавап бирермен,
котылу көнендә сиңа ярдәм итәрмен.
Илне тергезү, ташландык биләмәләрне янә өләшү өчен,
Мин сине саклармын;
син – халкым белән төзегән килешүнең билгесе булырсың.
9Тоткыннарга син: „Чыгыгыз!“,
караңгыда калганнарга: „Сез иреклесез!“– дип әйтерсең.
Алар үзләренә юл буйларында,
шәрә калкулыкларда көтүлекләр табарлар.
10Алар ач булмаслар, суга интекмәсләр,
көйдергеч эсседән, кызу кояштан зыян күрмәсләр,
чөнки аларны Шәфкать күрсәтүче җитәкләп йөртер,
чишмәләр янына китерер.
11Мин Үземнең барлык тауларымны юлга әйләндерермен,
олы юлларым биектә булыр.
12Менә, ерактан кешеләр килер:
берәүләр төньяктан вә көнбатыштан,
икенчеләр исә Севене
Севене – яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Синим. Борынгы Мисырның көньягында урнашкан кала; хәзерге Асуан.
җиреннән килер.
13Әй күкләр, сөенегез-гөрләшегез!
Әй җир, шатлан!
Әй таулар, куанышып җырлап җибәрегез!
Чөнки Раббы Үзенең халкына юаныч бирде
һәм җәбер-золым күргәннәргә шәфкать кылды».

14Сион: «Раббы мине ташлады, Хуҗам-Хаким мине онытты!» – ди.
15Раббы әйтә: «Ана кеше үзенең имчәк баласын онытырмы?!
Йөрәгеннән өзелеп төшкән баласын кызганмасмы?!
Хатын-кыз үз баласын оныта калса да, Мин сине онытмаячакмын!
16Мин сине Үземнең учларыма язып куйдым,
диварларың һәрчак күз алдымда.
17Угылларың сиңа ашыга,
ә сине җимереп бөлгенлеккә төшергәннәр читкә китеп бара.
18Күзләреңне күтәреп тирә-ягыңа кара:
угылларың, җыелышып, синең янга килә.
Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм:
син аларның барысын зиннәтле әйбер кебек өстеңә киярсең,
кәләш сыман бизәнерсең, – дип белдерә Раббы. –
19Җимерелеп бушап калган идең син, җирең таланган иде.
Хәзер инде, Сион, халкың күплегеннән синдә кысан булачак,
ә сине талаганнар синнән китәчәк.
20Син „инде югалтканмын“дип уйлаган балаларың сиңа:
„Монда безгә кысан, иркенләп яшәргә безгә урын бир!“– диячәкләр.
21Шул чагында син күңелеңнән:
„Кем тудырды соң миңа бу балаларны?
Мин бит аларны югалткан һәм кысыр калган идем,
йортымнан читтә, куылган идем.
Аларны кем үстергән соң?
Мин бөтенләй ялгыз калган идем бит, каян килгән соң алар?“– диячәксең».

22Хуҗа-Раббы болай ди:
«Мин, кулымны сузып, халыкларга ишарә ясармын,
кавемнәр күрерлек итеп, байрагымны күтәрермен,
һәм алар синең угылларыңны кулларына алып,
кызларыңны иңбашларына утыртып алып килерләр.
23Патшалар синең балаларыңны тәрбия кылыр,
патшабикәләр исә балаларыңның сөт анасы булыр.
Халыклар, маңгайлары җиргә тигәнче, сиңа баш ияр,
аягыңдагы тузанны ялар.
Шулвакыт син Минем Раббы булуымны аңларсың.
Миңа өмет баглаганнар оятка калмаячак».

24Көчле кешенең табышын кулыннан тартып алырга мөмкинме?!
Залим кулына
Залим кулына… – Кумран кулъязмасыннан тәржемә ителгән. Масорет текстында: тәкъва кешегә.
әсир төшкәнне коткарып буламы?!
25Раббы шулай ди:
«Әйе, әсир төшкәннәр көчле кешедән тартып алыныр,
залимнең табышы йолып алыныр!
Сиңа каршы булганнарга Мин Үзем каршы торырмын
һәм синең угылларыңны коткарырмын!
26Сиңа золым кылганнарга үз тәнендәге итне ашатырмын,
һәм алар, шәраб эчкән кебек, үз каныннан исерер.
Шул чагында һәртөрле җан иясе Минем – Раббы, синең Коткаручың,
Йолып алучың вә Ягъкубның кодрәтле Алласы икәнемне беләчәк».
Copyright information for TatIBT15