‏ Isaiah 5

Йөзем бакчасы турында җыр

1Яраткан Дустыма аның турында
һәм аның йөзем бакчасы турында җыр җырлыйм әле:
бик тә уңдырышлы калкулыкта
яраткан Дустымның йөзем бакчасы бар иде.
2Җирне казып, ташлардан чистарткан иде Ул аны,
шунда иң әйбәт йөзем чыбыклары утырткан иде,
уртага күзәтү манарасы да салып куйган,
йөзем изәр өчен, ташны чокып, чокыр да ясаган иде,
йөзем бакчасы әйбәт җимеш бирер дип көткән иде,
тик җимеше әче булып чыкты.

3«Хәзер инде сез, Иерусалим вә Яһүдә халкы,
Минем белән йөзем бакчам арасындагы эшне хәл итегез.
4Бакчам өчен тагын ниләр эшләргә кирәк иде соң?!
Аның өчен Мин нәрсә эшләп җиткермәдем икән?!
Ни өчен ул, җимеше яхшы булыр, дип өмет иткән чагымда,
әче җимеш бирде икән?
5Хәзер Мин сезгә Үземнең йөзем бакчам белән
ни-нәрсә эшләсемне әйтәм:
Мин аның коймасын сүтәм – аны талап бетерәчәкләр,
диварын җимерәм – аны таптап йөриячәкләр.
6Мин аны ташландык хәлгә китерәм:
аның ботакларын да кисмәсләр, җирен дә йомшартмаслар,
аны күгән куагы, чәнечкеле билчән басып китәр;
болытларга Мин ул урында бер тамчы яңгыр яудырмаска кушармын».

7Күкләр Хуҗасы Раббының йөзем бакчасы – Исраил халкы ул,
Яһүдә кешеләре – Аның яратып утырткан үсентеләре.
Гаделлек урнашыр дип көткән иде Ул, тик кан кою килеп чыкты;
дөреслек көткән иде, тик аһ-зар гына ишетте.

Исраил халкы кылган явызлыклар

8Җирдә үзләре генә яшәгән сыман, бүтәннәргә урын калмаслык итеп,
бер-бер артлы йортлар, кырлар сатып алган кешеләргә – кайгы!
9Күкләр Хуҗасы Раббының сүзләрен ишеттем мин:
«Хак дөрестер, күп йортлар бушап калачак,
зур вә матур йортларда яшәргә кеше булмаячак, – дип ант итте Ул. –
10Йөзем бакчасындагы ун кишәрлек җир
…ун кишәрлек җир… – Ун пар үгез бер көндә сөрә торган җир мәйданы.
– фәкать бер бат
Бат – сыеклык үлчәү берәмлеге, 22 л.
шәраб,
бер хомер
Хомер – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 220 л.
чәчелгән орлык нибары бер эфа
Эфа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 22 л.
уңыш бирәчәк».

11Иртә таңнан исерткеч эчемлек эзләп йөргән
һәм кичен, йокламыйча, төн җиткәнче
шәраб эчеп кәефләнеп йөргән кешеләргә – кайгы!
12Алар үз мәҗлесләрендә гөслә, лира вә курай уйнатып,
шөлдерле барабан кагып, шәраб эчеп күңел ачалар,
ә Раббы эшләренә дикъкать итмиләр,
Ул кылган гамәлләрне күрмиләр.
13Менә, акылсызлыгы өчен минем халкым сөрген китәчәк,
аның аксөякләре ачтан үләчәк, гади халкы сусаудан җәфаланачак.
14Әнә, үлеләр дөньясы, тәмам киңәеп,
авызын чамадан тыш зур итеп ачкан:
Иерусалимнең аксөякләре дә, гади халкы да,
кәеф-сафа сөрүчеләр дә – һәммәсе шунда убылып төшәчәк.
15Адәм баласы баш ияргә мәҗбүр булыр,
һәркем басынкыланып калыр, тәкәббер күзләр җиргә төбәлер.
16Ә Күкләр Хуҗасы Раббы Үзенең гаделлеге белән югары күтәрелер,
изге Аллаһы Үзенең изгелеген гадел хөкем аша күрсәтер.

17Бәрәннәр анда үз көтүлегендәге сыман йөрер,
кәҗә бәтиләре хәрабәләр арасында утлар.

18Алдау арканнары белән – җинаятьне,
арба каешлары белән гөнаһны сөйрәп китерүчеләргә – кайгы!
19Алар: «Ашыксын Ул, Үзенең эшен тизләтсен,
шул чагында без ул эшләрне күрербез;
Исраилнең изге Алласы Үз ниятен тизрәк тормышка ашырсын,
шул чагында без инанырбыз!» – диләр.
20Явызлыкны – яхшылык, ә яхшылыкны явызлык дип атаган,
караңгылыкны – яктылык, ә яктылыкны караңгылык дип күргән,
әчене – татлы, ә татлыны әче дип санаган кешеләргә – кайгы!
21Үзләрен зирәк дип, акыллы дип санаган кешеләргә – кайгы!
22Шәраб эчәргә маһир булганнарга,
исерткеч эчемлекләрне бергә кушарга оста булганнарга – кайгы!
23Андыйлар, ришвәт алып, гаеплене аклыйлар,
гаепсезне исә гадел хөкемнән мәхрүм итәләр.
24Шуның өчен, ут телләре саламны ялмап алган,
кипкән печәнне ялкын куырып алган кебек,
аларның тамырлары корыячак,
чәчәкләре, тузан сыман, җилгә очачак.
Алар Күкләр Хуҗасы Раббының канунын кире кактылар,
Исраилнең изге Алласы сүзен санга сукмадылар бит.

Ерактан килгән халыкның һөҗүм итүе

25Әнә шулай Раббының Үз халкына ярсуы кабынды,
һәм Ул, кулын күтәреп, аңа китереп сукты.
Таулар селкенде, урамнарда мәетләр тизәк кебек аунап ятты.
Ләкин алай да Раббының ярсуы басылмады,
кулын күтәреп, Ул әле һаман яный.

26Еракларда яшәүче халыкка Раббы билге бирәчәк,
сызгырып, аны җир читеннән чакырачак –
алар бик тиз вә тоткарлыксыз килеп җитәчәк.
27Аларның берсе-бер арымый да, абынмый да,
йокымсырамый һәм йоклап та китми;
билендәге билбавы сүтелми, аяк киемендәге каешы өзелми.
28Аларның уклары очланган, җәяләре киерелгән;
атларының тояклары – чакматаш,
арбаларының тәгәрмәчләре өермә сыман.
29Аларның ырылдавы арысланныкы кебек –
яшь арысландай үкерә алар;
табышын эләктереп, үкерә-үкерә алып китәләр –
һичкем коткара алмас аны.
30Ул көнне алар, котырынган диңгез кебек үкереп,
табышка ябырылачак;
ил өстенә күз салган кеше фәкать караңгылык вә кайгы күрәчәк,
һәм кара болытлар яктылыкны каплаячак.
Copyright information for TatIBT15