Isaiah 50
Коткарыр өчен Раббының көче җитәрлек
1Раббы болай ди:«Мин куып чыгарган әнкәгезнең талак хаты бармы әллә?!
Яисә Мин сезне берәрсенә әҗәтемне кайтарыр өчен сатып җибәрдемме?!
Менә, гөнаһларыгыз өчен сатылдыгыз сез,
сезнең җинаятьләр аркасында куылды әнкәгез.
2Мин килгәндә, ни өчен беркем юк иде,
Мин чакырганда, нигә беркем җавап бирмәде?
Сезне йолып алыр өчен, Минем кулым кыскардымы,
коткарыр өчен, көчем-куәтем җитмиме әллә?!
Мин җикерүгә диңгез кибә, елгалар чүлгә әйләнә,
балыклар сусыз чери, су җитмәгәнгә үлә.
3Мин күкләргә караңгылык япмасы ябам, кайгы киеме кидерәм».
Раббы колының хур ителүе һәм аклануы
4«Хәлдән тайган бәндәгә сүзем белән ныклык бирер өчен,Хуҗа-Раббы миңа
үгет-нәсыйхәткә колак салучы зирәкләр теле бирде.
Үгет-нәсыйхәт алучы зирәкләр кебек тыңласын дип,
һәр иртәдә Ул минем колагымны уята.
5Хуҗа-Раббы минем колагымны ачты,
һәм мин каршылык күрсәтмәдем, качып китмәдем.
6Кыйнаучыларга – җилкәмне,
сакалымны йолкучыларга яңагымны куйдым,
битемне – хурлаудан, төкерекләрдән яшермәдем.
7Хуҗа-Раббы ярдәм итә миңа,
шуңа күрә хурлык миңа кагылмый,
шуңа күрә йөземне чакма таш кебек тотам:
үземнең оятка калмаячагымны беләм.
8Мине аклаучы инде якын!
Кем дәгъвалашырга тели минем белән?
Әйдә, хөкем алдына басыйк!
Кем минем белән хөкем итешергә тели – каршыма чыксын!
9Хуҗа-Раббы Үзе миңа ярдәм итә – кем мине хөкем итә алыр?!
Менә, алар һәммәсе дә кием кебек тузып бетәчәк,
аларны көя ашаячак».
10Раббы әйтә:
«Сезнең кайсыгыз Раббыдан курка, Аның колының сүзен тыңлый?
Караңгыда утсыз йөрүче Раббы исеменә өметләнсен,
үзенең Алласына таянсын!
11Ә сез, ут кабызучы, яна торган уклар белән коралланучы кешеләр,
әйдә, йөри бирегез үзегез кабызган ут,
үзегез яндырган ук яктысында!
Кулым җибәргән өлешегез шундый булыр:
сез газап эчендә ятачаксыз!»
Copyright information for
TatIBT15