Isaiah 52
Раббының Иерусалимне йолып алуы
1Уян, уян, Сион, көч җый!Асыл киемнәреңне ки, Иерусалим, изге кала!
Чөнки моннан ары инде сиңа
сөннәтсез вә пакь булмаган кеше кермәячәк.
2Аягыңа торып бас, өстеңдәге тузанны как,
урыныңа утыр, Иерусалим!
Муеныңнан зынҗырларны алып ташла, әсир төшкән Сион-кыз!
3Чөнки Раббы болай ди: – Сез бушка сатылган идегез, шуңа күрә көмеш түләмичә йолып алыначаксыз. 4Хуҗа-Раббы болай ди: – Минем халкым килмешәк сыйфатында яшәр өчен, башта Мисырга киткән иде, аннары аны бер гаепсезгә Ашшур җәберләде. 5Хәзер инде монда Минем нәрсәм калды? – дип белдерә Раббы. – Халкым түләүсез-нисез куып алып кителә, ә аның хаким-түрәләре үкереп елый, – ди Раббы. – Даими рәвештә, һәр көнне Минем исемем хур ителә. 6Әмма Минем халкым исемемне таныячак; көне җиткәч: «Менә Мин!» – дип әйткән Зат булуымны беләчәк. 7Таулар кичкән хәбәрченең килүе ничек куанычлы!
Ул тынычлык игълан итә, сөенечле хәбәр алып килә,
котылу турында белдерә,
Сионга: «Синең Аллаң – патшадыр!» – дип әйтә.
8Тыңла: синең сакчыларыңның тавышы көчәя,
алар бергәләп шатланышып кычкыралар,
чөнки Раббының Сионга кире кайтуын
үз күзләре белән күреп торалар.
9Сөенечле җыр җырлагыз, Иерусалим хәрабәләре,
чөнки Раббы Үзенең халкына юаныч китерде,
Иерусалимне йолып алды!
10Раббы Үзенең изге кулының көчен барлык халыклар күз алдында күрсәтте –
җирнең барлык читләрендә Аллабызның коткаруын күрәләр.
11Китегез, китегез, чыгыгыз аннан!
Нәҗес нәрсәгә кагылмагыз!
Ул урыннан чыгыгыз, пакьләнегез,
Раббы савытларын алып баручылар!
12Ләкин сез ашыкмый гына чыгарсыз;
чыгу белән качып китмәссез,
чөнки Исраилнең Раббы Алласы сезне алдан да,
артыгыздан да саклап барыр.
Раббының газап чигүче колы
13Раббы болай ди:«Менә, Минем колым уңышка ирешер,
дәрәҗә казаныр, мактаулы булыр, югары күтәрелер!
14Кайчандыр аңа карап бик күпләр шаккаткан иде:
аның кыяфәте бозылган, кешенекенә охшамаган,
килеш-килбәте адәм баласыныкы кебек түгел иде.
15Әмма ул күп халыкларны гаҗәпләндерәчәк әле,
патшалар аның алдында тынып калачак!
Дөрестән дә, кешеләр үзләренә әйтмәгән нәрсәләрне күрәчәк,
ишетмәгән нәрсәләргә төшенәчәк».
Copyright information for
TatIBT15