‏ Isaiah 54

Раббының Иерусалимгә тугрылыгы һәм Аның тынычлык турындагы килешүе

1«Сөен, баласыз кысыр хатын!
Шатлыгыңнан кычкыр, җырлап җибәр,
тулгак авырлыгын кичермәгән хатын!
Чөнки ирле хатынныкына караганда
ире ташлаган хатында балалар күбрәк булыр, – ди Раббы. –
2Чатырыңны киңәйт, яшәгән урыныңда пәрдәләрне озынайт,
уңайсызланып торма;
чатыр бауларын озынрак ит, казыкларын ныгыт!
3Чөнки син уңга таба да, сулга таба да киңәячәксең,
синең токымың халыкларның җирләрен биләп алыр,
бушап калган калаларда урнашыр.
4Курыкма, оятка калмассың!
Рухыңны төшермә, чөнки син хурлык кичермәссең!
Яшь чагыңдагы оятка калуларыңны онытырсың,
тол хатын булып яшәгән вакыттагы хурлыгыңны
бүтән исеңә дә алмассың!
5Чөнки синең ирең – сине Бар итүче;
Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
Сине йолып алучы – Исраилнең изге Алласы!
Аны бөтен җирнең Алласы дип йөртәләр.
6Раббы сине – ташланган вә рухы төшкән хатынны,
яшьлектә кияүгә чыккан һәм
ире ташлап киткән хатынны чакырган кебек чакыра, – ди Аллаң. –
7Мин сине аз гына вакытка калдырып тордым,
ләкин зур рәхим-шәфкать күрсәтеп кире кабул итәм.
8Ачуым кызган чакта,
Мин йөземне синнән кыска вакытка яшереп тордым,
ләкин, бетмәс-төкәнмәс мәрхәмәтемне күрсәтеп,
сиңа рәхим-шәфкать кылам, –
ди сине йолучы Раббы. –
9Бу Минем өчен Нух заманындагы кебек:
Нух туфанының сулары җир йөзен бүтән басмаячак,
дип ант иткән сыман,
Мин сине бүтән ачуланмаска, битәрләмәскә ант итәм.
10Гәрчә таулар урыныннан күчсә дә, калкулыклар какшаса да,
Минем мәрхәмәтем синнән китмәс,
тынычлык турындагы килешүем какшамас, –
ди сиңа рәхим-шәфкать күрсәтүче Раббы.

11И син, давылларда йончыган, кайгыга чумган бичара кала!
Менә, матур итеп таштан диварларыңны төзим,
нигезеңне зәңгәр якуттан салам,
12манара башларын кызыл ахактан ясыйм Мин синең,
капкаларыңны ялтырап торган асыл таштан,
әйләндереп алган барлык диварларыңны кыйммәтле таштан эшлим.
13Синең барлык балаларыңны Раббы өйрәтер,
алар тыныч-имин яшәр.
14Син хаклык-дөреслек белән ныгырсың;
җәбер-изелүдән ерак торырсың, куркыр урының калмас;
афәттән азат булырсың, ул сиңа якын килмәс.
15Кем дә булса сиңа һөҗүм итә калса, бел: бу Миннән булмас;
сиңа каршы кем генә һөҗүм итсә дә, синнән һәлакәтен табар.
16Күмерләргә ут өрүче, эш коралы ясаучы тимерчене Мин бар иттем,
җимерү алып килүчене дә Мин барлыкка китердем.
17Сиңа каршы ясалган бер генә корал да уңышлы булмас;
мәхкәмәдә гаеп ташлаган һәркемне син кире кагарсың.
Менә шундый ул, Раббы колларына тигән өлеш;
Мин аларны аклармын», – ди Раббы.
Copyright information for TatIBT15