Isaiah 55
Әй сусаганнар, килегез
1Раббы болай ди:«Әй сусаганнар, һәммәгез су янына килегез!
Көмешегез булмаганнар, килегез, ризык алып ашагыз,
килегез, көмеш түләмичә, бушлай гына шәраб вә сөт алыгыз!
2Нигә сез ризык затыннан булмаган әйбер өчен көмеш сарыф итәсез,
авыр хезмәт белән тапканыгызны
тамак туйдырмый торган нәрсәгә алыштырасыз?
Мине дикъкать белән тыңлагыз, һәм нигъмәтләрдән авыз итәрсез,
сый-хөрмәттән ләззәт табарсыз!
3Сүзләремә колак салыгыз, яныма килегез,
тыңлагыз Мине, һәм сез яшәрсез.
Мин сезнең белән мәңгелек килешү төзермен,
Давытка ничек тугры булсам,
сезгә дә тугрылык сакларга вәгъдә итәмен.
4Менә, Давытны Мин халыкларга шаһит, юлбашчы вә хаким иттем.
5Син, Исраил, үзең белмәгән халыкларны чакырырсың,
һәм сине белмәгән халыклар Раббы Аллаң,
Исраилнең изге Алласы хакына синең янга ашыгыр,
чөнки Ул сине данлы итте».
6Табарга мөмкин булганда, Раббыны эзләгез,
Ул якында чакта чакырыгыз Аны!
7Яман кеше – үзенең юлын,
бозык кеше үзенең ниятләрен калдырып,
Раббыга әйләнеп кайтсын,
һәм Ул аңа рәхим-шәфкать күрсәтер,
Аллабызга килсен: ярлыкауга Ул бик юмарт.
8«Минем уйларым – сезнең уйлар түгелдер,
сезнең юллар – Минем юллар түгел, – дип белдерә Раббы. –
9Күкләр җир өстеннән никадәр биек булса,
Минем юлларым да сезнең юллардан шуның кадәр биегрәк,
Минем уйларым да сезнең уйлардан шуның кадәр югарырак.
10Күктән яуган яңгыр яки кар кире күккә кайтмаган,
бәлки, сугарып, җирне уңдырышлы иткән,
чәчкән кешегә – орлык, ашаган кешегә икмәк биргән кебек,
11Минем авызымнан чыккан сүз дә Миңа файдасыз булып кире кайтмый,
ә бәлки Мин теләгәнне башкара:
Мин аны нинди йомыш белән җибәргән булсам,
шул эшне үтәп чыга».
12Шулай итеп, сез шат күңел белән юлга чыгарсыз
һәм исән-имин кире кайтырсыз;
таулар вә калкулыклар сезнең алда шатланып җыр сузар,
кырдагы барлык агачлар кул чабар.
13Чәнечкеле куак урынына – кипарис,
кычыткан урынына мәрсид куагы үсеп чыгар,
һәм болар барысы да, мәңге югалмый торган билге буларак,
Раббыга дан өстәр.
Copyright information for
TatIBT15