Isaiah 56
Раббының чит халыкларны кабул итүе
1Раббы болай ди:«Минем коткаруым инде якын,
хак булуым да тиздән ачыкланыр,
шуңа күрә гаделлек белән эш итегез,
дөрес эшләр башкарыгыз.
2Шулай эшләгән, әлеге гамәлләргә ике куллап ябышкан,
шимбә көн кагыйдәләрен таныган һәм
аларны нәҗесләүдән сакланган,
һәртөрле явызлыктан тыелган кеше бәхетледер!»
3Раббы юлына күнгән чит җир кешесе:
«Раббы мине Үз халкыннан аерачак!» – дип,
хәрәм агасы: «Мин – бары тик корыган агач!» – дип әйтмәсен.
4Чөнки Раббы болай ди:
«Минем шимбә көн кагыйдәләрен таныган,
күңелемә хуш килгән гамәлне сайлаган,
Мин төзегән Килешүгә нык тотынган хәрәм агаларына
5угыллы вә кызлы булуга караганда да әйбәтрәк нәрсә бирәм –
Үз йортымның диварлары эчендә исемнәрен атап һәйкәл куям;
Мин аларга мәңгегә биргән исем беркайчан юкка чыкмаячак.
6Ә Раббыга хезмәт иткән, Аның исемен яраткан,
Аның колына әйләнгән, Раббы юлына күнгән чит җир кешеләрен,
шимбә көн кагыйдәләрен таныган һәм
аларны нәҗесләүдән сакланган,
Мин төзегән Килешүгә ныклап тотынган барлык кешене
7изге тавыма алып киләм һәм
Үземнең гыйбадәтханәмдә сөенечкә күмәм.
Мәзбәхемдә алар китергән тулаем яндыру корбаннарын
вә бүтән корбаннарны Мин хуш күрермен.
Минем йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр».
8Сөрелгән исраилиләрне бергә җыючы Хуҗа-Раббы болай ди:
«Бирегә җыелганнар янына Мин әле бүтәннәрне дә җыярмын».
Исраилнең сукыр көтүчеләре
9Әй кыргый җанварлар вә урман җәнлекләре, ашарга килегез!10Исраилнең сакчылары сукыр вә акылсыздыр.
Аларның һәммәсе – өрә белми торган телсез этләр,
яталар да черем итәләр, йокы симертәләр.
11Һич туя белмәгән комсыз этләр бу!
Алар – акылсыз көтүчеләр: һәркем үз юлыннан атлый,
үз җаен кайгырта.
12«Килегез, – диләр алар, – шәраб миннән булыр,
исергәнче эчик!
Иртәгә дә көнне шулай үткәрербез,
тагын да шәбрәк итеп кәефләнербез!» – диләр.
Copyright information for
TatIBT15