‏ Isaiah 58

Раббы кушканча ураза тоту һәм шимбә көнне олылау

1Раббы болай дип әйтә:
«Каты итеп кычкыр, тавышыңны тыйма,
быргыныкы сыман көчле ит!
Халкым кылган җинаятьләрне,
Ягъкуб нәселе кылган гөнаһларны аларның үзләренә белдер!
2Алар, дөрес гамәл кылучы халык,
үз Аллаларының кануннарын ташламаучы халык сыман,
көн арты көн Мине эзли, Минем юлларымны белергә тели;
алар Минем гадел хөкем итүемне сорый,
Аллаһыга якынаерга омтыла.
3„Без ураза тотабыз, Син нигә моны күрмисең?
Үзебезне тыябыз, ә Син моны игътибарга алмыйсың!“– ди алар.
Чынлыкта исә, сез ураза тоткан көнне ни теләсәгез, шуны эшлисез,
хезмәтчеләрегезне авыр эшкә җигәсез.
4Уразагызны ызгыш-талаш вә гаугада уздырасыз,
рәхимсезләнеп башкаларга кул күтәрәсез.
Ураза тотуыгыз әнә шул рәвешле булганда,
догаларыгыз югарыда кабул кылынмас.
5Мин теләгән ураза шундый буламы?!
Үзеңне тыеп торуны, камыш кебек башыңны июне,
тупас тукыма җәеп, көл өстендә ятуны сез
Раббы күңеленә хуш килгән ураза көне дип атыйсызмы?!

6Мин теләгән ураза менә мондый була:
гаделсезлек богауларын өз,
камыт бауларын чиш,
изелгәннәрне иреккә җибәр,
һәртөрле камытны җимереп ташла.
7Ачларга икмәк бүлеп бир,
йорты-җире булмаган бичараны өеңә чакыр,
ялангач кешене киендер,
туганнарыңнан качып йөрмә.
8Менә шул чагында яктылыгың таң кебек балкып торыр,
тизрәк сихәтләнерсең;
синең тәкъвалык үзеңнән алда атлар,
ә Раббы шөһрәте артыңнан саклап барыр.
9Раббыга дәшкәндә, Ул сиңа җавап бирер,
ярдәмгә чакырганда, „Мин биредә!“дип әйтер.
Башкаларга кидергән камытыңны җимереп ташласаң,
бармак төбәп кешеләрне мәсхәрәләүдән туктасаң,
10ач кешегә үз ризыгыңнан өлеш чыгарсаң,
мохтаҗга кирәген-теләгәнен бирсәң,
яктылыгың караңгыда балкып торыр,
дөм караңгы вакытың да көн үзәге сыман якты булыр.
11Раббы һәрчак сине җитәкләп барыр,
корып кипкән җирдә туендырыр, тән-бәдәнеңне ныгытыр;
син мул итеп сугарылган бакча,
суы беркайчан да бетми торган чишмә кебек булырсың.
12Борынгы хәрабәләр урынында син яңа калалар корырсың,
иске нигезләрдә биналар күтәрерсең,
һәм сине „ишелгән диварларны төзәтүче“,
„яшәү өчен урамнарны яңартучы“дип атарлар.

13Әгәр дә син шимбә көннәрне аяк астына салып таптамасаң,
Минем изге көнемдә үз файдаңны кайгыртудан тыелсаң,
шимбәне, Раббының изге көнен, шатлыклы вә хөрмәтле дип атасаң,
үз ихтыярыңны канәгатьләндерә торган көндәлек эшләрең белән шөгыльләнмичә,
табыш артыннан кумыйча,
буш сүзләр сөйләмичә, шимбә көнгә хөрмәт күрсәтсәң,
14Раббы синең сөенечең булыр,
һәм Мин сине илнең биеклекләре өстеннән хуҗа итәрмен,
атаң Ягъкуб биләмәсеннән файдаланырга мөмкинлек бирермен».
Әлеге сүзләр Раббы авызыннан килеп иреште.
Copyright information for TatIBT15