‏ Isaiah 59

Халыкның гөнаһы һәм үкенүе

1Юк, Раббының коткаручы кулы көчен җуймады,
колагы ишетә Аның, томаланмаган.
2Ләкин гаеп эшләрегез Аллагыз белән сезнең арада киртә булды,
кылган гөнаһларыгыз Аның йөзен сездән яшерде,
шуңа күрә Ул сезне ишетми.
3Сезнең куллар канга буялган,
бармакларыгыз гаеп эшләр белән нәҗесләнгән,
авызыгыз – ялган, телегез гаделсезлек сөйли.

4Һичкем, хөкем гадел булсын, дип әйтми,
үз дәгъвасын дөреслек белән якламый;
буш сүзгә ышаналар, ялган сөйлиләр,
явызлык белән йөкле булып, бозыклык тудыралар.
5Кара елан йомыркасы өстендә утыра алар, пәрәвез үрә.
Шул йомыркаларны ашаучы үләчәк,
йомырка ватыла калса, эченнән агулы елан шуып чыгачак.
6Аларның пәрәвезеннән кием тегеп булмый –
үзләре ясаган нәрсәгә алар төренә алмый.
Алар кылган гамәлләр бозык,
куллары көчләү, изүне генә белә.
7Аяклары явызлык кылырга йөгерә,
гаепсез кешенең канын түгәргә ашыга;
аларның уй-ниятләре бозык,
йөргән юлларында талау вә җимерү генә.
8Алар иминлек юлын белмиләр,
юлларында гаделлек юк;
алар үз юлларын кәкре иттеләр,
шул юлдан йөрүчеләр тынычлыкның нәрсә икәнен белмиләр.

9Менә шуңа күрә Раббының гаделлеге бездән ерак,
Раббы Үзенең хаклыгы белән безгә килеп ирешмәде.
Без яктылык көтәбез, әйләнә-тирәдә исә караңгылык,
без нур эзлибез, әмма дөм караңгылыкта йөрибез.
10Сукырлар сыман диварга тотынып,
күзсез кешеләр кебек капшанып йөрибез.
Эңгер-меңгердә барган сыман көн уртасында абынабыз;
сау-сәламәтләр арасында үлеләр кебек без.
11Без барыбыз да аюдай үкерәбез,
күгәрчендәй моңланабыз;
гаделлек көтәбез, ә ул юк,
котылу көтәбез, тик ул бездән ерак.
12Чөнки без Синең алда күп җинаятьләр кылдык,
гөнаһларыбыз безгә каршы шаһитлык бирә.
Җинаятьләребез һәрчак күз алдыбызда,
гаеп эшләребезне үзебез белеп торабыз.
13Без Раббыга каршы баш күтәрдек,
Аңардан йөз чөердек, Аллабыздан читкә киттек,
җәбер-золым кылырга, фетнә чыгарырга өндәдек,
йөрәкләребездә ялган тудырып, шуны сөйләп йөрдек.
14Гаделлек артка чигерелде,
хаклык-дөреслек еракта калды;
хакыйкать мәйданда абынды,
намуслылык керер юл тапмый.
15Бер җирдә дә хакыйкать юк,
явызлыктан тыелучы кеше үзе табышка әйләнә.

Раббының гөнаһтан баш тартучыларны коткаруы

Гаделлек юклыгын күреп, Раббының җаны әрнеде.
16Шушы хәлне һичкемнең,
бер затның да үзгәртергә теләмәвенә Ул бик гаҗәпләнде.
Шул чагында җиңүне Аңа Үз кулы алып килде,
хаклыгы Аңа таяныч булды.
17Хаклыкны Ул иңенә көбә күлмәк итеп япты,
коткаруны очлым итеп киде,
үчне – өс киеме, ярсуны Үзенә япанча итте.
18Кылган эшләренә карап, Ул һәркемгә әҗерен бирәчәк:
дошманнарына каһәре белән ябырылачак,
Аны күрәлмаучыларны җәзага тартачак,
яр буендагыларга тиешлесен түләячәк!
19Раббының исеменнән – көнбатышта,
Аның дан-шөһрәтеннән көнчыгышта куркуга төшәчәкләр,
чөнки Ул ташкын судай –
Раббы сулышыннан ургылып аккан ташкындай ябырылачак.
20«Сионга – гөнаһларыннан баш тарткан Ягъкуб балаларына –
Коткаручы киләчәк!» – дип белдерә Раббы.

21«Менә, Мин алар белән төзегән килешү шундыйдыр: сезгә иңдерелгән Рухым, телегезгә салган сүзләрем сездән алынмас, сезнең үзегездән, бала вә оныкларыгыздан бүгеннән башлап һичкайчан алынмас», – ди Раббы.

Copyright information for TatIBT15