‏ Isaiah 6

Раббының Ишагыйяне хезмәткә чакырып алуы

1Уззия патша үлгән елны мин югарыда, биек тәхеттә утыручы Хуҗа-Хакимне күрдем, Аның озын кием чабулары бөтен Йортын тутырган иде. 2Раббы тирәсендә һавада серафимнәр
Серафимнәр – ялкын сыман янып торган фәрештә затлары.
бөтерелә; һәрберсенең алтышар канаты бар: шуның икесе белән алар йөзләрен, икесе белән аякларын каплаганнар, канатның икесе белән җилпенәләр иде.
3Алар бер-берсенә:

«Күкләр Хуҗасы Раббы изге, изге, изге!
Бөтен җир йөзе Аның шөһрәте белән тулган»,

– диешәләр иде.
4Аларның көчле тавышыннан Аллаһы йортының ишек яңаклары селкенеп торды, һәм Йорт эче төтен белән тулды.

5– Аһ, беттем, – дидем мин шунда, – күзләрем Патшаны, Күкләр Хуҗасы Раббыны күрде, гәрчә иреннәрем нәҗес, яшәвем дә нәҗес авызлы халык арасында булса да.

6Шулчак минем янга серафимнәрнең берсе очып килде, аның кулында мәзбәхтән кыскыч белән алган утлы күмер иде. 7Шул күмерне авызыма тидереп, ул:

– Менә, бу күмер синең иреннәреңә тиде, инде гаебең алынды, гөнаһларың кичерелде, – диде.

8Мин шунда Хуҗа-Хакимнең авазын ишеттем, Ул:

– Кемне җибәрергә Миңа? Безнең өчен кем барыр икән? – диде.

– Мин барам, мине җибәр! – дидем.

9Ул шунда әйтте:

– Бар һәм бу халыкка болай диген:

«Ничек кенә тыңласагыз да аңламассыз;
ничек кенә карасагыз да төшенмәссез».
10Күзләре күрмәсен, колаклары ишетмәсен,
акыллары аңламасын һәм Миңа борылып дәва алмасын өчен,
бу халыкның акылын зәгыйфь кыл,
колакларын томала, күзләрен капла.

11Мин шунда:

– И Хуҗа-Хаким, бу хәл күпме дәвам итәр икән? – дип сорадым.

Ул болай диде:

«Шәһәрләр бушап, анда кешеләр яшәми башлаганга,
йортлар кешесез калып, бу җир тәмам бушап калганга кадәр.
12Раббы кешеләрне еракка куып чыгарачак,
һәм бу җир бөтенләй ташландык хәлгә киләчәк.
13Анда халыкның уннан бер өлеше генә калса да,
алары да бөлгенлеккә төшәчәк.
Ләкин таза-юан агачны йә имәнне кискәннән соң төбе калган кебек,
Исраилдән дә агач төбе калачак, һәм ул – изге орлыктыр».
Copyright information for TatIBT15