Isaiah 60
Иерусалимнең даны
1Аягыңа торып бас, Иерусалим, нур чәч!Чөнки синең яктың килде,
синең өстә Раббының дан-шөһрәте балкыды.
2Менә, җирне караңгылык,
халыкларны тирән караңгылык каплап алды,
ә синең өстә Раббы нуры, Аның дан-шөһрәте балкып чыкты.
3Халыклар – синең яктыңа,
патшалар синнән сирпелгән нур тирәсенә җыелыр.
4Раббы болай дип әйтә:
«Күзләреңне күтәреп тирә-ягыңа кара әле!
Алар, һәммәсе дә җыелышып, синең янга килә:
угылларың ерактан кайта,
кызларыңны, әнә, кулларына күтәреп киләләр.
5Моны күреп, син шатлыгыңнан балкырсың,
йөрәгең куаныч белән тулыр, дулкынланып тибә башлар.
Диңгез буйлап сиңа мал-мөлкәт китерерләр –
халыкларның байлыгы синеке булыр.
6Мидьян белән Эйфадан килгән яшь дөяләр –
күп санлы дөяләр тутырыр җиреңне.
Шебаның бар халкы синең янга килер,
алтын вә хуш исле сумала-майлар китерер һәм Раббыга дан җырлар.
7Кыдар кавеменең барлык сарык көтүләрен синең янга җыярлар,
Нәбают кавеменең сарык тәкәләрен сиңа китерерләр:
алар Минем мәзбәхтә күңелемә ятышлы корбан булыр,
һәм Мин шулай Үземнең данлы йортыма шөһрәт өстәрмен.
8Күктә йөзгән болытлардай,
ояларына кайта торган күгәрченнәрдәй кемнәр оча анда?
9Таршиш кораблары бирегә беренче булып йөзеп килә –
яр буендагы җирләр әнә Миңа өметләнеп тора.
Бу кораблар Раббы Аллаң исеме хакына,
Исраилнең изге Алласы хакына көмеш вә алтыннары белән бергә
ерактан синең балаларыңны алып килә,
чөнки сине Ул, Иерусалим, данлы итте.
10Чит-ятлар синең диварларыңны тергезәчәк,
ә аларның патшалары сиңа хезмәт итәчәк.
Ачулы чагымда Мин сиңа җәза биргән булсам да,
инде, игелек кылып, рәхим-шәфкатемне күрсәтәм.
11Синең капкаларың һәрвакыт ачык торачак,
көндез дә, төнлә дә ябылмаячак:
шул капкалардан халыкларның байлыгын
һәм аларның патшаларын сиңа китерәчәкләр.
12Сиңа хезмәт итәргә теләмәгән патшалыклар һәлак булачак,
андый халыклар тәмам юк ителәчәк.
13Минем изге йортымны бизәр өчен,
Ливанның күрке булган кипарис,
чинар вә нарат агачлары сиңа китереләчәк.
Аягым баскан урынны Мин шулай данга күмәчәкмен.
14Сине җәбер кылганнарның угыллары каршыңа баш иеп киләчәк,
сиңа кимсетеп караганнарның һәммәсе аягыңа егылачак;
алар сине Раббының,
Исраилнең изге Алласының Сионы дип йөртәчәк.
15Син ташландык идең, сине күрәлмадылар,
синең аша беркем үтеп йөрмәде,
әмма Мин сине мәңгегә горурлык
һәм барлык буыннар өчен шатлык чыганагы итәчәкмен.
16Син халыкларның сөте белән туеначаксың,
аларның патшалары күкрәгендә ризык табачаксың.
Шул чагында син Минем коткаручы Раббы,
сине йолып алучы,
Ягъкуб токымының кодрәтле Заты икәнемне беләчәксең.
17Бакыр урынына – алтын, тимер урынына – көмеш,
агач урынына – бакыр,
ташлар урынына тимер китерермен Мин сиңа.
Җитәкчең итеп – тынычлыкны,
синең өстән башлык итеп хаклык-дөреслекне куярмын.
18Синең җиреңдә көчләү-изү турында бүтән ишетелмәс,
чикләрең эчендә талау вә бөлгенлек турында сүз бармас.
Диварларыңны син – Котылу, капкаларыңны Мактау дип атарсың.
19Кояш инде синең көндезге яктырткычың булмас,
ай да сиңа нур сипмәс;
синең мәңгелек яктырткычың – Раббы Үзе,
синең дан-шөһрәтең Аллаң Үзе булыр.
20Синең кояшың инде батмас, аең яшеренмәс,
чөнки Раббы Үзе синең мәңгелек яктырткычың булыр,
һәм кайгылы көннәрең шулай тәмамланыр.
21Синең бар халкың тәкъва булыр,
җирнең мәңгелек хуҗасына әйләнер.
Алар – Мин утырткан үсенте,
Миңа дан китерүче иҗатым җимеше.
22Аларның иң кечкенә дип саналган гаиләсеннән – меңләгән,
иң көчсезеннән куәтле халык чыгар.
Вакыты җиткәч, Мин, Раббы, бу эшне тиз арада башкарырмын».
Copyright information for
TatIBT15