Isaiah 61
Раббының шәфкать күрсәтү елы
1– 2– 3Хуҗа-Раббы, мине сайлап алып, миңа Үзенең Рухын иңдерде;Ул мине мазлумнарга шатлыклы хәбәр җиткерер,
хәсрәтле йөрәкләрне дәвалар,
әсирләргә вә тоткыннарга: «Сез – азат!» – дип белдерер,
Раббының шәфкать күрсәтү елын
һәм Аллабызның үч алу көнен игълан итәр,
барлык хәсрәтле кешеләрне юатыр,
Сионда хәсрәт чигүчеләргә көл урынына – баш киеме,
аһ-зар урынына – шатлык мае,
төшенке рух урынына данлы кием бирер өчен җибәрде.
Раббы Үзенең дан-шөһрәте хакына утырткан
«тәкъвалык имәннәре» дип йөртерләр ул кешеләрне.
4Борынгы хәрабәләр урынында алар яңа калалар корачак,
элекке заманнарда җимерелгәнне тергезәчәк,
ничәмә буыннар дәвамында буш яткан,
таланган калаларны кабаттан яңартачак.
5Чит-ятлар, килеп, мал-туарыгызны көтәр,
сезнең өчен иген игәр,
йөзем бакчаларыгызны карар.
6Ә сез «Раббы руханилары» дип йөртелерсез,
сезне «Аллабызның хезмәтчеләре» дип атарлар.
Сез халыклар байлыгыннан файдаланырсыз,
алардан күчкән мөлкәт белән мактанырсыз.
7Кичергән хурлык вә мәсхәрә урынына
икеләтә рәхәтлекләр алырсыз.
Әйе, үз җирегездән биләмә өстенә биләмә алырсыз –
шатлыгыгыз гомерлек булыр.
8Чөнки Мин, Раббы, гаделлек яратам,
талау белән җәбер-золымны күрәлмыйм;
тугры калып, халкыма Мин тиешле әҗерен кайтарырмын,
алар белән мәңгелек килешү төзермен.
9Аларның токымы – халыклар арасында,
нәселе кавемнәр арасында мәшһүр булыр.
Аларны күргән һәркем:
«Бу – Раббы фатихасын алган халык», – дияр.
10Раббыда мин зур сөенеч табам,
Алламда җаным шатлыклар кичерә,
чөнки Ул мине котылу киемнәренә киендерде,
җиңү япанчасына төрде.
Мин – башына такыя кигән кияүгә,
зиннәтләре белән бизәнгән кәләшкә охшап торамын.
11Үсентеләрнең – җирдә,
чәчелгән орлыкның бакчада үсеп чыгасы хак булган кебек,
Хуҗа-Раббының да бар кавемнәр күз алдында
Үз халкына җиңү китерәсе һәм мактауга күмеләсе хак нәрсәдер!
Copyright information for
TatIBT15