‏ Isaiah 62

Иерусалимнең яңа исеме

1Җиңүе – шәфәкъ нуры сыман балкый,
котылуы ялкын кебек дөрли башламас борын,
Сионны яклап сүз дәшми тормам,
Иерусалимне кайгыртудан туктамам.
2Халыклар – синең җиңүеңне,
барлык патшалар дан-шөһрәтеңне күрер;
сиңа яңа исем белән дәшәрләр,
аны сиңа Раббы Үзе кушар.
3Син – Раббы кулындагы гүзәл такыя,
Аллаң кулындагы патша таҗы булырсың.
4Сине инде «ташландык» дип,
җиреңне дә «вәйран булган» дип әйтмәсләр,
син «Минем куанычым» дип аталырсың,
җиреңне «ирле хатын» дип йөртерләр,
чөнки Раббы синдә куанычын табар,
җирең хуҗалы-ирле булыр.
5Яшь егет үзенә хатын итеп кыз кешене алган кебек,
угылларың да сине мәңгегә үзенә алыр;
кияү үзенең кәләшенә ничек сөенсә,
синең Аллаң да сиңа шулай сөенер.

6«Синең диварларыңа, Иерусалим, Мин сакчылар куйдым,
көндез дә, төнлә дә аларның тавышы тынып тормас», – ди Раббы.

Әй сез, үзегезгә ял бирмичә, Раббының исенә төшереп торыгыз;
7Раббы, Иерусалимне аякка бастырып,
аны бөтен җирдә данлыклы иткәнче, сез Аңа тынгылык бирмәгез!

8Раббы, Үзенең уң кулын – көчле кулын сузып, болай дип ант итте:
«Синең ашлыгыңны дошманнарыңа ризык итеп бүтән бирмәм,
хезмәт куеп тапкан шәрабыңны чит-ятлар эчмәс;
9ашлыкны уручылар, Раббыны мактап, икмәкне үзләре ашар,
йөзем җыючылар да
Минем изге йортның ишегалларында шәраб эчәр».

10Чыгыгыз капкалардан, чыгыгыз!
Халыкка юл әзерләгез: салыгыз сез аны, төзегез!
Аяк астындагы ташларны читкә алып атыгыз,
халыкларга юл күрсәтеп, байрак күтәрегез!
11Менә, Раббы җирнең читләренә кадәр игълан итә:
«Әйтегез Сион-кызга: „Әнә, синең Коткаручың килә!
Аның бүләге – Үзе белән, әҗере – алдыннан атлый“, – диегез.
12Синең халкыңны „изге, Раббы йолып алган халык“дип йөртерләр,
ә үзеңне „Раббының сөеклесе, ташланмаган кала“дип атарлар».
Copyright information for TatIBT15