‏ Isaiah 63

Коткару елы килеп җитте

1Кем ул Эдомнан килә?
Җете кызыл киемнәр киеп, Босрадан кем килә?
Купшы киемнәргә төренеп, нык-нык атлап, кем килә анда?

«Мин ул – җиңү игълан итүче,
коткарырга көче җиткән Зат», – ди Раббы.

2Күлмәгең нилектән кызыл төстә Синең,
киемнәрең нилектән йөзем изгән кешенеке сыман?

3«Йөзем изгечтә җимешләрне Мин берүзем таптадым,
халыклардан берәү дә янымда булмады.
Мин аларны ачу белән издем, ярсып таптадым,
шуларның каны өстемә чәчрәде,
киемнәремне таплап бетерде, – ди Раббы. –
4Шулай, Мин үч алу көнен билгеләп куйган идем,
һәм менә халкымны коткару елы килеп җитте.
5Мин берәр булышчы юк микән дип карадым,
әмма беркемне дә тапмадым,
таяныч булырдай һичкем булмаганга бик гаҗәпләндем.
Шул чагында җиңүне Миңа Үз кулым алып килде,
ярсуым Миңа таяныч булды.
6Ачуым чыгып, халыкларны таптадым Мин,
ярсуланып, аларны исерткәнче эчердем
һәм каннарын җиргә түктем».

Раббының рәхим-шәфкате вә чиксез мәрхәмәте

7Раббының безнең өчен башкарган бөтен гамәлләре хакына
мин Аның мәрхәмәтен игълан итәрмен,
рәхим-шәфкате вә чиксез мәрхәмәте белән
Исраил халкына күрсәткән зур игелеген мактармын!
8Ул: «Хактыр, алар – Минем халкым,
Мине алдамас балаларым!» – диде.
Шулай итеп, Ул аларның Коткаручысы булды.
9Аларның кайгыларын Ул һәрчак уртаклашты,
Аның хозурыннан килгән фәрештә аларны коткара килде.
Яратучан, кызганучан буларак Ул аларны йолып алды,
борынгы заманнарда кулларында күтәреп йөртте.
10Ләкин алар, баш күтәреп, Аның изге Рухын рәнҗеттеләр.
Шуңа күрә Ул аларның дошманына әйләнде,
аларга каршы сугыш ачты.
11Һәм бу Аңа борынгы көннәрне –
Мусаны, шул чорда яшәгән халкының язмышын искәртте.

Үз сарыкларын һәм аларның көтүчеләрен диңгез аркылы алып чыккан Зат кайда?
Аларга Үзенең изге Рухын иңдергән,
12көчле кулы белән Мусаны уң беләгеннән тотып алып барган,
Үзенең исемен мәңгеләштерер өчен,
халык алдында диңгезне икегә аерып,
13аларны тирәнлекләр аша алып чыккан Зат кайда?
Такыр юлдан барган атлар кебек, алар абынмадылар.
14Үзәнлеккә төшеп ял тапкан көтү кебек,
Раббы Рухыннан алар тынычлык кабул иттеләр.
Халыкны Ул җитәкләп барды,
шул рәвешле, Үз исемен данлы итте.

Мәрхәмәт һәм ярдәм сорап ялвару

15Күкләрдән түбән карап,
Үзеңнең изге вә данлы торагыңнан күз сал!
Безне көчле яратуың вә көч-куәтең кайда?
Синең назың вә рәхим-шәфкатеңнән без мәхрүмдер.
16Ә бит Син – безнең Атабыз!
Ибраһим безне белмәгән, Исраил безне танымаган булса да,
Син, Раббы, – безнең Атабыз!
Борынгыдан ук Синең исемең – Коткаручыбыз!
17И Раббы, нигә Үзеңнең юлларыңнан яздырасың безне,
Синнән курыкмаслык итеп нигә йөрәкләребезне киреләндерәсең?
Без колларың хакына,
Синең биләмәң саналган ыруглар хакына кире кайт!
18Синең халкың изге йортыңа аз вакытка гына хуҗа булып торды,
хәзер ул йорт дошманнарыбыз аягы астында.
19Син беркайчан да хакимлек итмәгән,
исемеңне йөртмәгән халык кебек булдык без хәзер.
Copyright information for TatIBT15