‏ Isaiah 64

1 2И Раббы, күкләрне ярып җиргә төшсәң икән Син!
Ул чагында, утта чыбык-чабык дөрләгән,
су гөбердәп кайнаган кебек,
Синең каршыда таулар тетрәп торыр иде.
Шуның белән Син исемеңне дошманнарыңа танытыр идең,
халыклар Синең алда калтырап торыр иде.
3Заманында бит Син көтелмәгән гаҗәеп гамәлләр кылдың:
җиргә иңдең, һәм таулар Синең каршыда тетрәп торды.
4Үзенә өмет тотканнарга
шундый гамәлләр кылучы башка бер алла турында
борынгы заманнардан бирле һичкемнең,
бер колакның да ишеткәне,
Сиңа охшаган алланы беркемнең күргәне булмады.
5Сөенеп тәкъва гамәлләр кылган, Сине онытмаган,
юлларыңнан йөргән бәндәне Син хуплап каршылыйсың.
Әмма без күптәннән гөнаһ кыла килдек,
Синең ачуыңны чыгардык.
Инде ничек котылып калырбыз икән?
6Без барыбыз да нәҗесләндек,
бөтен тәкъва эшләребез – пычранган кием сыман;
без барыбыз да яфрак кебек шиңәбез,
гаеп эшләребез безне җил кебек себереп алып китә.
7Синең исемеңне яд итүче юк,
Сиңа ныгытып тотынырга омтылучы берәү дә юк;
шуңа күрә Син йөзеңне бездән яшердең,
безне гөнаһларыбыз баткагына батырдың.
8Тик шулай да, Син бит, Раббы, – безнең Атабыз!
Без – балчык, ә Син – безнең чүлмәкче,
без барыбыз да Синең иҗат җимешеңдер.
9Әй Раббы, безгә булган ачуыңны тыйсаң,
гаеп эшләребезне исеңдә мәңге тотмасаң иде!
Карап бак: без барыбыз да – Синең халкың!
10Синең изге калаларың чүлгә әйләнде;
Сион чүлгә әверелгән,
Иерусалим бушап калган.
11Безнең изге, данлы йортыбыз –
аталарыбыз Сиңа мактаулар яудырган йорт көлгә әйләнгән,
кадерле бар нәрсәбез хәрабә эчендә ята.
12Инде Син, Раббы, моңа шулай түзеп торырсыңмы?
Дәшмичә безне шулай газапларга дучар итәрсеңме?
Copyright information for TatIBT15