‏ Isaiah 65

Раббы хөкеме һәм котылу

1Раббы болай ди:
«Минем хакта сорамаганнарга Мин күрендем,
Мине эзләмәгәннәргә Мине табарга мөмкинлек бирдем.
Исемем белән Миңа дәшмәгән кавемгә:
„Монда Мин, монда!“– дидем.
2 3 4 5Көне буе Мин Үземнең буйсынмас халкыма,
үзләре сайлаган начар юлдан йөрүчеләргә
кулларымны сузып тордым.
Йөземә карап, Мине һәрчак мәсхәрә иткән,
бакчаларда корбан китергән,
кирпеч мәзбәхләрдә хуш исле сумала-майлар көйрәткән,
каберләр арасында утырган,
тау куышларында төн үткәргән,
дуңгыз ите ашаган, нәҗес иттән шулпа пешергән,
бер-берсенә:
„Ераграк тор, килмә яныма, синең өчен мин артык пакьмен“, –
дигән кешеләргә сузып тордым Мин кулларымны.
Бу халык – Минем борынымны әчеттереп
көнозын янып торган учак төтенедер.
6 7Минем күз алдымда менә нәрсә язылган:
„Дәшми калмам, әҗерен кайтарырмын, – ди Раббы. –
Алар үзләре һәм аталары кылган гаеп эшләр өчен тиешен түләрмен.
Тауларда алар хуш исле сумала-майлар көйрәттеләр,
калку җирләрдә Мине хурладылар,
шуңа күрә кылган гамәлләренә карап
әҗерен тулысынча бирермен“».

8Раббы болай ди:
«Йөзем тәлгәшендә татлы суы калганда:
„Харап итмә аны, ул әле файда китерер“, – диләр.
Мин дә колларым хакына шулай эшләрмен:
аларның барысын да харап итеп бетермәм.
9Ягъкуб токымыннан Мин яңа буыннар тудырырмын,
Яһүдә нәселеннән тауларымның хуҗасын бар кылырмын.
Минем сайлап алган халкым шушы тауларны биләр,
колларым шунда гомер итәр.
10Мине эзләгән халкыма Шарон үзәне – сарыклар өчен көтүлек,
Ахор үзәне үгезләр өчен ял итү урыны булыр.
11Ә сезне исә – Раббыны ташлаган, изге тавымны оныткан,
Бәхет илаһы өчен табын әзерләгән,
Язмыш илаһы
Бәхет илаһы, Язмыш илаһы – мәҗүсиләрнең илаһлары.
өчен касәләргә шәраб тутырган кешеләрне –
12кылыч хөкеменә тапшырырмын:
сезне суемга алып китәрләр,
чөнки Мин чакырганда, сез җавап бирмәдегез,
дәшкәндә тыңламадыгыз,
Минем күз алдымда явыз гамәлләр кылдыгыз,
Мин өнәмәгән юлны сайладыгыз».

13Шулай итеп, Хуҗа-Раббы болай ди:
«Минем колларым ашар, ә сез ачлыктан интегерсез;
Минем колларым сусынын басар, ә сез сусаудан газап чигәрсез;
14алар күңел ачар, ә сез хурлыкка төренерсез;
алар шатлыктан җырлар,
ә сез йөрәгегездәге хәсрәттән кычкырырсыз,
рухыгыз сынып, үкереп еларсыз.
15Мин сайлап алган кешеләр исемегезне каһәр уку өчен кулланыр.
Хуҗа-Раббы сезне үлемгә дучар итәр,
ә Үзенең колларына бүтән исем бирер.
16Шулай булыр: илдә үзенә фатиха сораган һәркем
тугры Аллаһыга мөрәҗәгать итеп фатиха алыр,
ант иткәндә, тугры Аллаһы белән ант эчәр,
чөнки элеккеге кайгылар онытылыр,
Минем күз алдымнан юкка чыгар».

Яңа күк һәм яңа җир

17Раббы болай дип әйтә:
«Менә, Мин яңа күк белән яңа җир ясыйм.
Элек булган хәлләр инде хәтердә калмас, уйга да кермәс.
18Минем эшемә карап, гомер бакый шатланыгыз вә сөенегез:
Иерусалимне – сөенеч каласы,
ә халкын шатлык чыганагы итеп бар кылам!
19Иерусалим өчен сөенермен, халкым өчен шатланырмын Мин.
Анда елау да, үкерүләр дә бүтән ишетелмәс,
20яңа туган сабыйлар бүтән үлмәс,
өлкән яшькә җитмичә, бер генә кеше дә дөнья куймас –
йөз яшен тутырып үлгән кеше „яшьли киткән“,
ә йөзгә җитмичә китеп барганы „каргалган“дип исәпләнер.
21Халкым, йортлар төзеп, шунда яшәр,
йөзем бакчалары утыртып, шуларның җимешен ашар.
22Алар төзегән йортларда бүтәннәр яшәмәс,
алар утырткан йөзем агачының җимешен башкалар ашамас,
чөнки халкымның гомере агач гомере кебек озын булыр,
Мин сайлап алганнар үз хезмәтенең җимешеннән рәхәт күрер.
23Аларның хезмәтләре бушка китмәс,
тудырган балалары бәла-каза күрмәс,
чөнки алар үзләре дә,
нәсел варислары да Раббы фатихасын алган халык булыр.
24Алар чакырганчы ук, Мин инде җавап бирермен,
сөйли башлаганчы ук ишетермен.
25Бүре белән сарык бәрәне көтүлектә бергә йөрер,
арыслан, үгез кебек үк, салам ашар,
елан исә туфрак белән туеныр.
Минем изге тауда зыян-зарар вә җимерүләр булмас», – ди Раббы.
Copyright information for TatIBT15