‏ Isaiah 66

Хөкем вә өмет

1Раббы болай ди:

«Күк – Минем тәхетем, Җир – аякларым баскан урындыр.
Нинди йорт сала аласыз соң сез Миңа?!
Нинди урын Миңа торак була ала?!
2Боларның һәммәсен Минем куллар бар кылды,
һәммә нәрсә әнә шулай барлыкка килде, – ди Раббы. –

Минем күңелгә басынкы, рухы сынган,
сүземнән тетрәп торганнар хуш килә.
3Корбан итеп үгез суючылар исә – кеше үтерүчегә,
бәрән чалучылар эт муенын сындырган кешегә тиң,
икмәк бүләге тәкъдим итүчеләр –
корбанга дуңгыз каны китерүче белән,
хуш исле сумала-майлар көйрәтүчеләр
потка табынучы белән бердер.
Үз юлларын алар үзләре сайлаганнар,
үзләренең җирәнгеч нәрсәләреннән рәхәтлек табалар.
4Мин дә Үз юлымны сайлыйм:
аларны җәзага тартам, котларын алырлык нәрсәләр җибәрәм,
чөнки Мин чакырганда, һичкем җавап бирмәде,
Мин дәшкәндә, һичкем тыңламады.
Алар Минем күз алдында явыз гамәлләр кылдылар,
Мин өнәмәгән юлны сайладылар».

5Раббы сүзеннән тетрәнүчеләр, тыңлагыз Аның сүзен:
«Сезне күрәлмаган, Минем исемгә табынган өчен,
сездән йөз чөергән кардәшләрегез:
„Әйдә, Раббыгыз Үзенең дан-шөһрәтен күрсәтсен,
шунда без шатлануыгызны карап торырбыз“, – диләр,
тик алар рисвай калачак.
6Әнә, тыңлагыз, каладан шау-шу,
Аллаһы йортыннан тавыш ишетелә –
Раббының Үз дошманнарына үч кайтаруы бу.

7Тулгак газапларын кичерергә дә өлгермичә,
Сион инде баласын тудырды,
авыртулар башланганчы ук угыл тапты!
8Мондый хәлне кемнең ишеткәне бар?! Моны кемнең күргәне бар?!
Бер көн эчендә ил туармы?! Бер мизгел эчендә халык туармы?!
Ләкин тулгагы башлануга ук,
Сион үзенең балаларын дөньяга китерде.
9Баланы табуга китереп җиткергәч,
аны тудырырга ярдәм итмәмме инде?! – ди Раббы. –
Тудырырга көч биреп тә,
көмәненнән котылырга ирек бирмәмме?! – ди Аллаң.
10Әй Иерусалимне яратучылар, аның белән бергәләп шатланыгыз,
аның өчен сөенегез!
Әй аның турында кайгыручылар,
инде аның шатлыгын уртаклашыгыз!
11Шунда сез аның күкрәк сөтен имәрсез, үзегезгә юаныч табарсыз,
аның ташып торган муллыгыннан ләззәтләнерсез».

12Раббы болай ди:
«Менә, Сионга Мин елга сыман итеп иминлек-бәрәкәт,
ташкын сыман итеп халыкларның байлыгын җибәрәм.
Сион сезне
…сезне… – Ягъни Иерусалим халкын.
имчәк бала сыман кулларында күтәреп йөртер,
тезләренә утыртып назлар.
13Баласын тынычландырган ана кебек,
Мин дә сезне юатырмын – Иерусалимдә сез юаныч табарсыз.
14Сез моны күргәч, йөрәгегез шатланып тибәр,
тән-бәдәнегез яшь үлән кебек чәчәк атар.
Үзенең колларына Раббы көчле кулын сузар,
ә дошманнарына ярсып ябырылыр».

15Менә, Раббы ут эчендә килә,
арбалары өермәгә тиң,
Үзенең ачуын Ул ярсып яудыра,
дәһшәтен янып торган ут итеп чәчә.
16Барча җан ияләрен Ул ут вә кылычы белән хөкем итәр –
Аның кулыннан юк ителгәннәр бихисап булыр.

17«Әйдәүче артыннан бакчаларга табынырга бару өчен,
изгеләштерү йоласын үтәп, үзләрен пакьләгән,
дуңгыз ите, күсе кебек төрле хәрәм нәрсә ашаган кешеләр
һәммәсе бергә һәлак ителәчәк, – дип белдерә Раббы. –
18Аларның эшләрен дә, уй-ниятләрен дә Мин яхшы беләм.

Менә, барлык халыкларны вә кавемнәрне җыяр вакыт җитте. Алар, килеп, Минем дан-шөһрәтемне күрер.
19Аларга Мин бер галәмәт күрсәтермен, исән калганнарның кайберләрен исә башка халыклар арасына – Таршиш, Пул
Пул – ягъни Ливия.
, укчы-мәргәннәр иле Луд, Түбәл, Яван, Минем хакта ишетмәгән, дан-шөһрәтемне күрмәгән ерак диңгез буендагы җирләргә озатырмын, һәм алар анда Минем дан-шөһрәтемне игълан итәрләр.
20Шуннан соң алар, исраилиләр чиста савытта Раббы каршына икмәк бүләге алып килгән кебек, шул халыклар арасында булган бөтен кардәш-туганнарыгызны Раббыга бүләк итеп китерерләр – аларны атларга вә арбаларга, ябулы арбаларга, качырларга вә дөяләргә утыртып Минем изге тавыма, Иерусалимгә алып килерләр, – ди Раббы. – 21Шулар арасыннан кайберләрен Мин рухани вә левиләр хезмәтенә багышлармын, – дип әйтә Раббы. –

22Мин бар итәчәк яңа күк белән яңа җир
һәрвакыт Минем алда ничек торган булса, – дип белдерә Раббы, –
сезнең токымыгыз вә исемегез дә шулай ук күз алдымда булыр.
23Һәр Яңа ай бәйрәмендә, һәр шимбә көнне барлык җан ияләре
Минем алдыма килеп сәҗдә кылырлар, – ди Раббы. –
24Янымнан киткәндә, алар
Миңа каршы баш күтәргән кешеләрнең мәетләрен күрерләр.
Әлеге мәетләрне кимерүче кортлар үлмәс, яндыручы ут та сүнмәс,
һәм бар кеше бу күренешкә җирәнеп карар».
Copyright information for TatIBT15