‏ Isaiah 7

Иммануил – Әхәз патша өчен Раббы билгесе

1Уззиядән туган Иотамның углы – Яһүдә патшасы Әхәз идарә иткән көннәрдә, Арам патшасы Рәсин һәм Исраил патшасы Ремалия углы Пеках Иерусалимгә каршы яуга чыктылар, ләкин аны ала алмадылар. 2Патшалык итүче Давыт йортына «Арам белән Эфраим
Эфраим – ягъни Исраил.
үзара килешү төзегәннәр!
Арам белән Эфраим үзара килешү төзегәннәр! – Яһүд телендәге төп нөсхәдә моны «Арам, Эфраим җиренә килеп, стан корган!» дип тә аңларга мөмкин.
» дигән хәбәр килеп ирешкәч, Әхәз патша һәм аның халкы урмандагы агачлар кебек калтыранды.

3Шунда Раббы Ишагыйягә болай диде:

– Углың Шеар-Яшуб
Шеар-Яшуб – яһүдчә «исән калган халык кире кайтачак» мәгънәсендә.
белән бергә Әхәзне каршыларга чык. Ул Югары буаның суүткәргече беткән урында, Йон юучылар басуында, юлда тора.
4Әйт аңарга: «Күзәтеп тор һәм бер дә борчылма! Курыкма пыскып яткан шушы ике кисәү башыннан, арамиләр патшасы Рәсиннең һәм Ремалия углының ярсуын күреп рухың сүнмәсен! 5Эфраимнәр һәм Ремалия углы белән бергә арамиләр сиңа явызлык кылмакчы була, 6„Әйдәгез, Яһүдәгә һөҗүм итик! Халкын хафага төшереп, аны яулап алыйк! Табеил углын шунда патша итеп куйыйк!“– ди алар».

7Ләкин Хуҗа-Раббы болай дип әйтә:

«Бу эш барып чыкмас, тормышка ашмас.
8Чөнки Арамның башкаласы – Дәмәшкъ,
ә Дәмәшкънең башында – Рәсин патша.
Алтмыш биш елдан Эфраим җимерелер
һәм халык булудан туктар.
9Эфраимнең башкаласы – Самарея,
ә Самареянең башы – Ремалия углыдыр.
Әгәр сез ныклап ышанмыйсыз икән,
бөтенләй дә каршы тора алмассыз».

10Раббы, сүзен дәвам итеп, Әхәзгә болай диде:

11– Раббы Аллаңнан билге бирүен сора. Бу билге үлеләр дөньясыннан яисә күкләр биеклегеннән булса да ярый.

12Әхәз:

– Юк, сорамыйм, Раббыны сынамыйм, – диде.

13Шунда Ишагыйя:

– Әй син, патшалык итүче Давыт йорты, тыңла! Кешеләрнең түземлеген сынавың гына җитмәгән, инде Алламның түземлеген сынамакчы буласыңмы?!
14Инде Хуҗа-Хаким Үзе сиңа билге бирә: менә, кыз кеше, авырга калып, угыл табачак һәм аңа Иммануил
Иммануил – яһүдчә «Аллаһы безнең белән» мәгънәсендә.
дип исем кушачак.
15Явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайлап алырга өйрәнгәнгә кадәр бу бала эремчек вә бал белән тукланачак. 16Ул, явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайлап алырга өйрәнгәнгә кадәр син куркып торган теге ике патшаның җирләре бушап калачак. 17Раббы сиңа, халкыңа һәм атаң йортына Эфраим Яһүдәдән аерылганнан бирле күрелмәгән көннәр җибәрә: Ашшур патшасы килә.

18Ул көнне Раббы Мисыр елгасының ерак култыкларыннан чебеннәрне һәм Ашшур җиреннән бал кортларын сызгырып чакырачак. 19Алар, күч-күч булып очып килеп, чокыр-үзәннәрне вә кыя ярыкларын, барлык чәнечкеле куакларны, сугару урыннарын сырып алачак. 20Фырат елгасының аръягыннан ялланган пәке, ягъни Ашшур патшасы белән Хуҗа-Хаким ул көнне башыгызны вә тәнегездәге төкне кырачак, хәтта сакалыгызны да кырып алачак.

21Яшь сыер һәм ике сарык асраган кеше шул көнне 22мул сөттән эремчек ашаячак; бу җирдә исән калган һәммә кеше эремчек вә бал белән тукланачак.

23Ул көнне мең шәкыл
Шәкыл – 10 гр.
көмеш белән бәяләнгән мең тармаклы йөзем үскән һәр урынны күгән һәм чәнечкеле куак басачак.
24Шул җирләрдә ук-җәя белән коралланган аучылар гына йөриячәк. 25Күгән вә чәнечкеле куаклардан куркып, кайчандыр китмән белән эшкәртелгән үр җирләргә дә беркем бармаячак, анда үгезләр утлап йөриячәк, ул җирне вак терлек таптаячак, – диде.

Copyright information for TatIBT15