Isaiah 9
1Элекке заманда Зәбулун вә Нәптали җирләре кимсетелгән иде, ләкин киләчәктә бу яклар – диңгез юлы, Үрдүн аръягы һәм мәҗүсиләр Гәлиләясе данлы булачак. 2Караңгылыкта йөргән халык көчле яктылык күрде –зольмәт ▼
▼ Зольмәт – караңгылык.
илендә яшәгәннәргә нур балкыды.3Бу халыкны Син ишәйттең, аларның шатлыгын арттырдың.
Синең алда алар күңел ачалар –
уңыш җыялар яисә ганимәт ▼
▼ Ганимәт – сугышта кулга төшкән байлык; русчасы: трофей.
бүлешәләр диярсең.4Чөнки Син аларның муенындагы камытны –
җилкәләрен басып торган йөкне һәм җәберләүченең таягын –
Мидьян халкын җиңгән кебек сындырып ташладың.
5Дошманнарының яу кырын таптаган итекләре
вә канга буялган өс киемнәре утка азык булачак.
6Менә, безнең өчен бер сабый бала туды: угыл бүләк ителде безгә;
аның иңендә хакимлек булачак,
һәм аңа Гаҗәеп Киңәшче, Кодрәтле Аллаһы,
Мәңгелек Ата, Иминлек Хакиме дигән исем биреләчәк.
7Аның какшамас хакимлеге ныгый барачак,
һәм гомер-гомергә илдә иминлек хөкем сөрәчәк:
гаделлек вә дөреслеккә нигезләнгән Давыт тәхетен ул нык итәчәк,
Давыт патшалыгын мәңгегә куәтле кылачак.
Күкләр Хуҗасы Раббы моны
Үз халкына булган көчле мәхәббәте хакына эшләячәк.
Тәкәбберлек вә явызлыкны хөкем итү
8Ягъкубка ▼▼ Ягъкуб – аның икенче исеме Исраил. Ягъкуб – Исраил халкының нәселбашы. Текстта Ягъкуб, Исраил дигән сүзләр бөтен Исраил халкын, Исраил җирен аңлата (карагыз: «Яратылыш», 32:22-32).
каршы Хуҗа-Хаким сүз күндерде,ул сүз Исраил өстенә төшәчәк,
9һәм бар халык – Эфраим вә Самарея кешеләре –
бу хакта хәбәрдар булачак.
Алар тәкәбберләнеп, һаваланып:
10«Кирпеч диварлар җимерелеп төшкән икән,
шомартылган таштан салырбыз;
сикомор агачлары киселгән икән,
алар урынына эрбет утыртырбыз», – диләр.
11Әмма Раббы бу халыкка каршы Рәсиннең дошманнарын күтәрер,
аларны яу чыгарга котыртыр:
12көнчыгыштан арамиләрне, көнбатыштан пелештиләрне җибәрер,
алар авыз тутырып Исраилне ашарлар.
Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас,
кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.
13Бу халык үзенә суккан Раббыга кайтмады,
Күкләр Хуҗасы Раббыны эзләмәде.
14Шуның өчен Раббы бер көн эчендә
Исраилнең башын вә койрыгын,
хөрмә ботагын вә камышын кисеп алачак.
15Баш дигәне – илнең өлкәннәре вә аксөякләре ул,
койрык исә – ялганга өйрәтүче пәйгамбәрләредер.
16Юлбашчылары халыкны юлдан яздырды,
һәм алар артыннан барганнар югалып калды.
17Алар барысы да денсезләр, явызлык кылучылар,
телләре ахмак сүзләр сөйли,
шуңа күрә Хуҗа-Хаким халыкның яшь егетләрен хуп күрмәячәк,
аның ятимнәрен вә толларын кызганмаячак.
Әмма шуннан соң да Аның ярсуы басылмас,
кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.
18Явызлык, төтен баганалары үрләтеп,
чәнечкеле үләнне, куакларны,
урман ешлыкларын яндыра торган ут кебек дөрли.
19Күкләр Хуҗасы Раббының ярсуы ил-җирне көйдерә:
халык утка азык була,
туган туганны кызганмый.
20Уң яктан ашап баралар, ләкин ач калалар,
сул яктан ашап киләләр, әмма тамаклары туймый.
Һәркем үз баласын ашый:
21Менашше – Эфраимне, Эфраим Менашшены ашый,
икесе бергә алар Яһүдәгә каршы күтәрелә.
Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас,
кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.
Copyright information for
TatIBT15