Jeremiah 10
Раббы – бердәнбер хак Аллаһы
1Әй Исраил халкы,Раббының сезгә әйткән сүзләрен тыңлагыз!
2Раббы болай ди:
«Чит халыклар юлыннан бармагыз,
күк галәмәтләреннән алар сыман курыкмагыз.
3Бу халыкларның йолалары буш нәрсәдер:
алар урманнан бер агач кисеп алып кайталар да,
оста аны балта белән юна,
4көмеш вә алтын белән бизи,
аннары, аумасын дип, чүкеч-кадак белән беркетеп куя.
5Аларның потлары кыяр түтәлендәге карачкыга охшаш –
сөйләшә белми;
аларны күтәреп йөртергә кирәк,
чөнки үзләре йөри алмый.
Алардан курыкмагыз,
чөнки алар яманлык кыла алмый,
яхшылык кылырга да хәлләреннән килми».
6Йа Раббы, Сиңа тиң һичкем юк!
Син бөексең, исемең олуг вә кодрәтле!
7Сине санламаган берәр зат бармы икән, и халыклар Патшасы?!
Син ихтирамга лаек!
Барча халыкларның акыл ияләре арасында
һәм барча патшалыкларда
Сиңа тиң булырдай һичкем юк!
8Ул халыклар мәгънәсез вә ахмак –
агач потлардан киңәш сорыйлар.
9Чүкелгән көмешне – Таршиштан,
алтынны Уфаздан кайтартып,
потлар ясар өчен, балта осталары белән көмешчеләргә бирәләр;
потлар өстендәге зәңгәр вә җете кызыл төстәге кием – осталар эше.
10Раббы – бердәнбер хак Аллаһы!
Ул – тере Аллаһы вә мәңгелек Патша!
Аның ачуыннан җирләр селкенә,
ярсуына халыклар түзә алмый.
11Халыкларга болай дип әйтегез: – Күк белән җирне бар кылмаган бу илаһлар җир йөзеннән, күкләр астыннан юкка чыгачак! ▼
▼ Яһүд телендәге төп нөсхәдә бу аять арамей телендә язылган.
12Раббы Үзенең кодрәте белән җирне бар итте,зирәклеге белән галәмне ныгытты,
гакылы белән күкләрне түшәде.
13Ул аваз салуга,
күкләр киңлегендә сулар шаулый башлый;
җирнең читләреннән болытлар алып килә Ул,
яшенле яңгырларын яудыра,
Үзенең саклагычларыннан җилләр истерә.
14Аның алдында һәр кеше ахмак вә надан;
көмешче, пот-сыннар коеп, үзен хур гына итә,
чөнки ул ясаган әйберләр – ялган,
һәм аларның җаны-тыны юк.
15Бернигә яраксыз, адашудан килеп чыккан бу нәрсәләр
җәза көнендә юкка чыгачак.
16Ләкин Ягъкуб нәселенең Өлеше, Аллаһы, андый түгел:
Ул – һәммә нәрсәне бар кылган Зат,
һәм Исраил халкы – Аның биләмәсе;
Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
Яһүдә шәһәрләренең чүлгә әйләнүе
17И-и камалышта яшәүче Иерусалим халкы!Булган бар нәрсәңне җыеп төйнә дә җиреңнән китәргә әзерлән!
18Раббы әйтә:
«Шушы җирдә яшәүчеләрне Мин бу юлы куып чыгарамын,
дошманнар тотып алсын өчен,
алар башына бәла-каза җибәрәмен!» – ди.
19Кайгы миңа! Газапларым чиксездер,
яраларым төзәлерлек түгел,
ләкин мин үз-үземә:
«Әйе, башыма хәсрәт төшкән икән,
түзәргә тиешмен», – дидем.
20Чатырым җимерелгән, баулары өзелгән;
балаларым китеп югалды.
Инде чатырымны кем корыр,
кем аны тарттырып бәйләр?!
21Халыкның көтүчеләре мәгънәсез –
Раббыдан киңәш сорамыйлар,
шуңа күрә бер эшләре дә алга бармый,
көтүдәге барлык маллары таралып беткән.
22Ишетәсезме, бер хәбәр килә:
төньяк тарафтан зур шау-шу күтәрелә!
Яһүдә шәһәрләрен ташландык җиргә,
чүл бүреләре сыена торган урынга әйләндермәкче дошман.
23И Раббы, мин шуны беләм:
кеше үз язмышын үзе сайлый алмый,
кая таба барырга кирәклеге дә мәгълүм түгел аңа.
24И Раббы, миңа биргән җәзаң гадел булсын,
ачулы чагыңда мине җәзалама,
юкса һәлак булырмын.
25Сиңа сыгынмаган халыклар,
исемеңне телгә алмаган кабиләләр өстенә түк ачуыңны,
чөнки алар Ягъкуб нәселенең башын ашадылар,
аны йоттылар, юк иттеләр,
ил-йортларын вәйран хәлгә китерделәр.
Copyright information for
TatIBT15