‏ Jeremiah 13

Киндер билбау

1Раббы миңа әйтте:

– Бар, киндер билбау сатып ал да билеңә бу, ләкин суга чылатма, – диде.
2Мин, Раббы кушканча, билбау сатып алдым һәм аны билемә буып куйдым. 3Аннары миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:

4– Сатып алып билеңә буган билбавыңны ал да юлга чык, Перат елгасы буена бар һәм аны кыядагы ярыкка яшереп куй.

5Мин, Раббы кушканча Перат янына барып, аны яшереп куйдым.

6Байтак көннәр узганнан соң, Раббы миңа:

– Перат буена бар да Мин сиңа яшереп куярга кушкан билбауны кире ал, – диде.
7Мин, Перат буена барып, күмеп куйган урыннан билбавымны казып алдым; билбау черегән, бернигә яраксыз булып калган иде.

8Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште.

9– Раббы болай ди: «Яһүдәнең тәкәбберлеген, Иерусалимнең чамасыз горурлыгын Мин менә шулай юкка чыгарырмын! 10Әйткәннәремне тыңлаудан баш тарткан бу явыз халык үзенең үҗәт йөрәге кушканча яши, хезмәт итәр һәм сәҗдә кылыр өчен, чит илаһларга иярә. Алар шушы черек билбау кебек бернигә яраксыз булып калырлар. 11Билбау кешенең биленә ничек якын булса, Мин дә бөтен Исраил вә Яһүдә халкын Үземә шулай якынайткан идем. Алар Минем халкым булыр, исемемә мактау вә дан-шөһрәт китерер, дип өметләнгән идем, ләкин алар сүзләремә колак салмадылар».

Шәраб савытлары

12Син, Иремия, аларга шушы сүзләрне җиткер: «Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Һәр шәраб савытын шәраб белән тутырырга кирәк“. Алар сиңа әйтерләр: „Без һәрбер шәраб савытын шәраб белән тутырырга кирәклеген белмибезме әллә?!“– диярләр. 13Ә син аларга, Раббы болай дип җавап бирә, диген: „Шушы җирдә яшәүче бар кешене – Давыт тәхетендә утыручы патшаларны, шулай ук руханиларны вә пәйгамбәрләрне, Иерусалимнең бар халкын исергәнче шәраб белән тутырырмын. 14Мин аларны бер-берсе белән, хәтта аталары белән угылларын бәрелешергә мәҗбүр итәрмен, – дип белдерә Раббы, – беркемне кызганмам һәм аямам, рәхимсез рәвештә юк итүдән тайчанмам“».

Яһүдә халкына әсирлек куркынычы янавы

15Тыңлагыз һәм күңелегезгә сеңдерегез,
тәкәббер булмагыз!
Чөнки моны Раббы әйтте.
16Раббы җир йөзенә караңгылык иңдергәнче,
эңгер-меңгердә аякларыгыз тауларда абынганчы,
Раббы Аллагызны данлагыз!
Сез яктылык көтәрсез,
ә Ул аны тоташ күләгәгә,
дөм караңгыга әйләндерер.
17Әгәр әйткәннәргә колак салмасагыз,
минем күңелем яшертен генә сыктар,
тәкәбберлегегез аркасында
күземнән елга булып яшьләрем агар,
чөнки Раббы көтүе әсирлеккә алына.

18«Патша белән патшаның анасына син, Иремия, болай диген:
„Тәхеттән түбәнрәк төшеп утырыгыз,
чөнки даныгызның таҗы башыгыздан төшеп китте“».
19Нәгеб шәһәрләре чолгап алынган,
аларга үтеп керердәй кеше юк.
Яһүдәнең бар халкы әсир ителгән,
бөтенләе белән сөрген киткән.

20Күзләреңне күтәреп,
төньяктан килүчеләргә кара әле, Иерусалим:
сиңа тапшырылган көтү,
шәп-шәп сарыкларың кайда соң?
21Син остазлык кылган аркадашларыңны
Раббы синең өстән хакимлек итәргә билгеләсә, ни әйтерсең?
Бала табучы хатын кебек газапланмассыңмы икән?!
22Син үзеңнән:
«Нигә болар башыма төште икән?» – дип сорасаң,
җавап мондый булыр:
«Бихисап күп гөнаһларың өчен итәгең күтәрелгән синең,
үзең хур булгансың».

23«Хәбәши – тәненең төсен,
юлбарыс үзенең тапларын үзгәртә аламы?!
Явызлык кылырга өйрәнгәнгә,
сез дә шулай игелек кыла алмыйсыз.
24Чүлдән искән җил кибәкне туздыргандай,
Мин сезне төрле якка сибәрмен.
25Сиңа чыккан жирәбә,
Мин бүлеп биргән өлеш әнә шулдыр, Иерусалим, –
дип белдерә Раббы, –
чөнки син Мине оныттың, ялганга ышандың.
26Әнә шуның өчен итәгеңне йөзеңә каплармын –
хур итәрмен Мин сине.
27Мин синең уйнашлык итүеңне, дәртләнеп кешнәвеңне,
кырларда, калкулыкларда оятсызланып
фәхешлек кылуыңны күреп тордым.
Кайгы сиңа, Иерусалим!
Син пакьләнгәнче, күпме гомерләр үтәр икән әле?»
Copyright information for TatIBT15