‏ Jeremiah 14

Корылык, кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте турында Раббы сүзе

1Корылык турында Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:

2«Яһүдә хәсрәт чигә, шәһәрләре хәлсезләнә,
кайгыга баткан кешеләр җирдә утыра,
Иерусалимдә үкереп елаган тавыш ишетелә.
3Түрәләр хезмәтчеләрен суга җибәрә,
хезмәтчеләр сусаклагыч янына килә, ләкин анда су юк,
буш савытларын күтәреп, алар кире әйләнеп кайта,
чарасызлыктан аптырап, куллары белән башларын каплый.
4Яңгыр яумаганга, җир яргаланып беткән,
шуңа күрә игенчеләр дә, аптырап, куллары белән башларын каплый.
5Кырда үлән калмаганга, боланнар хәтта
яңа туган балаларын ташлап китә.
6Кыргый ишәкләр дә шәрә калкулыклар өстендә,
чүл бүреләре сыман, әлсерәп һава йота,
күзләре тонып калган,
чөнки ашарга үлән юк».

7Җинаятьләребез безгә каршы сөйләсә дә,
Үз исемең хакына безгә ярдәм ит, Раббы!
Хактыр: без Синнән күп мәртәбәләр йөз чөердек,
Сиңа каршы гөнаһ кылдык.
8Әй Исраилнең өмете, кайгылы вакытта Коткаручыбыз!
Ни өчен Син хәзер бу җирдә чит кеше кебек,
төн кунарга кергән юлчы кебек?
9Ни өчен Син хәзер сәерсенеп калган кеше,
коткарырга көче җитмәгән сугышчы кебек?
Син бит, Раббы, безнең арада!
Син безне Үзеңнеке дип атадың –
ташлама безне!

10Бу халык турында Раббы менә нәрсә ди:

– Хактыр: аякларын тыя алмыйча, тегендә-монда сугылып йөрергә ярата алар. Шуңа күрә Мин бу халыктан риза түгел: кылган җинаятьләрен исемә төшереп, гөнаһлары өчен хәзер җәза бирәм!

11Аннары Раббы миңа болай диде:

– Бу халыкка иминлек сорап дога кылма син!
12Ураза тотсалар да, Мин аларның елау-сыктауларын ишетмәм; тулаем яндыру һәм икмәк корбаннары китерсәләр дә кабул итмәм. Мин аларны кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән юк итәчәкмен!

13Шунда мин әйттем:

– И Хуҗа-Раббы! Пәйгамбәрләр аларга: «Кылыч күрмәссез, ачлык кичермәссез, чөнки Раббы сезгә бу җирдә мәңгегә тынычлык бирә», – дип, һаман саен тукып торалар.

14Раббы, миңа җавап итеп:

– Ул пәйгамбәрләр Минем исемнән ялган нәрсәләр сөйли, – диде. – Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернинди боерык бирмәдем, берни сөйләмәдем. Алар сезгә ялган вәхиләр
Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр.
, буш күрәзәлекләр, уйдырма хәбәрләр җиткерәләр.
15Шул сәбәпле Раббы болай ди: «Минем исемнән пәйгамбәрлек кылсалар да, аларны Мин җибәрмәдем. Әнә шуның өчен „Бу илдә кылыч күрмәссез, ачлык кичермәссез“дип әйтүче пәйгамбәрләр үзләре кылычтан вә ачлыктан һәлак булыр! 16Аларның пәйгамбәрлек сүзләрен тыңлаган кешеләр дә кылыч вә ачлыктан үләр, җәсәдләре
Җәсәд – гәүдә.
Иерусалим урамнарында аунап ятар! Аларның үзләрен дә, хатыннарын да, угыл-кызларын да күмүче булмас – кылган явызлыклары үз башларына төшәр!»

17«Үз исемеңнән шушы хәбәрне җиткер аларга, Иремия:
„Күзләрем яшь белән тулсын,
көн-төн аксын бертуктамый күз яшем,
чөнки минем бичара халкым – гыйффәтле кызым –
авыр тетрәнүгә дучар булды,
зур җәрәхәт алды.
18Кырга чыксам – кылычтан һәлак булганнар ята,
шәһәргә керсәм – ачлыктан интеккәннәрне күрәм.
Ә пәйгамбәрләр вә руханилар ил буйлап хезмәт күрсәтеп йөриләр,
әмма нәрсә эшләгәннәрен үзләре дә аңламыйлар
Яһүд телендә әлеге җөмлә «Пәйгамбәрләр вә руханилар үзләре белмәгән җиргә баралар» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
“».

19И Раббы, Яһүдәдән тәмам йөз чөердеңмени Син?
Сион бөтенләй күңелеңне кайтардымыни?
Нигә Син безгә төзәлмәслек җәрәхәт ясадың?
Без тынычлык көттек,
ләкин яхшылык килмәде,
сихәтләнер көнне көттек,
ләкин коточкыч хәлләргә дучар булдык.
20И Раббы, үзебез кылган явызлыкны,
ата-бабаларыбыз кылган җинаятьне таныйбыз –
Синең алда гөнаһлыбыз!
21Үзеңнең исемең хакына баш тартма бездән,
данлы тәхетең торган урынны хур кылма,
безнең белән төзегән Килешүне исеңә төшер,
аны гамәлдән чыгарма!
22Чит халыкларның илаһлары яңгыр җибәрә аламы?!
Үзеннән-үзе күктән яңгыр коя аламы?!
Моны эшләүче Син түгелме, Раббы Аллабыз?!
Без Сиңа гына өметләнеп торабыз –
боларның һәммәсен Син генә булдыра аласың.
Copyright information for TatIBT15