Jeremiah 15
Җәза – котылгысыз
1Раббы миңа әйтте: – Алдыма Муса белән Шемуил килеп басса да, бу халыкка карата җаным эремәс. Куып җибәр аларны Минем күз алдымнан! 2Әгәр дә инде: «Кая китик соң без?» – дип сорасалар, аларга, Раббы болай дип әйтә, диген: «Үләт зәхмәтенә дучар ителгәне авырып үлсен,кылычка дучар ителгәне кылыч астына керсен,
ачлыкка дучар ителгәне ачка интексен,
әсирлеккә дучар ителгәне әсир китсен!»
3Аларга Мин, – диде Раббы, – дүрт төрле җәза: үтерер өчен кылыч, сөйрәп алып китәр өчен этләр, ашап бетерер һәм юк итәр өчен күк кошлары вә кыргый җанварлар җибәрермен. 4Яһүдә патшасы Хизәкыйя углы Менашшеның Иерусалимдә кылган гамәлләре өчен аларны җирдәге барлык патшалыкларга коточкыч мисал итәрмен. 5«Сине кем кызганыр икән, Иерусалим?!
Кем сиңа теләктәшлек күрсәтер икән?!
Синең исән-имин икәнеңне белешер өчен,
яныңа кем килер икән?!
6Син Мине ташладың, – дип белдерә Раббы, – читкә киттең,
шуңа күрә Мин сиңа каршы кулымны күтәрәм
һәм сине һәлак итәм,
чөнки Мин сиңа шәфкать күрсәтеп арыдым инде.
7Халкымны Мин, сәнәк белән җилпегәндәй,
илдәге барлык шәһәрләрдән очырып җибәрермен,
балаларыннан мәхрүм кылырмын,
үз юлларыннан кире кайтмаган өчен һәлак итәрмен!
8Аларның тол хатыннарын Мин
диңгез буендагы ком бөртегеннән дә күбрәк итәрмен;
көн уртасында егетләрнең аналарына җимерүче җибәрермен –
аларны гел көтмәгәндә шом вә курку биләп алыр.
9Җиде угыл тапкан хатын әнә хәлсезлектән егылып ята,
тынын көчкә ала:
әле көндез үк аның кояшы батты –
оятка калды, хур булды ул.
Исән калган халыкны Мин
дошманнары кулына тапшырырмын –
кылычтан уздырырмын.
Бу – Раббы сүзе».
Иремиянең зары
10И анам, кайгы миңа!Никләр генә тудырдың мине:
бөтен дөнья белән әрләшеп, бәхәсләшеп яшим.
Беркемгә бурычка бирмәсәм дә,
һичкемнән әҗәткә алмасам да,
бар кеше каһәрли мине.
11Раббы әйтте: «Хактыр: сиңа игелек кылып, Мин сине азат итәрмен;
бәла килгәндә, кайгылы вакытта
дошманны Мин, һичшиксез, сиңа ялварырга мәҗбүр итәрмен.
12Тимерне – төньяктан килгән тимерне – яки бакырны кем сындыра ала?!
13Синең мал-мөлкәтеңне вә хәзинәңдәге байлыгыңны,
илеңдә кылынган гөнаһлар өчен,
талаучыларга бушлай бирәм, Яһүдә.
14Мин сине үзең белмәгән илдә дошманнарыңа хезмәт иттерәчәкмен,
чөнки Минем сиңа каршы ачуым кабынды,
сүнмәс ялкын кебек яна ул».
15Мин Раббыга әйттем:
«Йа Раббым! Син барын да белеп торасың.
Исеңә төшер, кайгырт мине,
эзәрлекләүчеләрдән үч ал!
Син сабыр-түзем бит – һәлак итмә мине!
Синең хакка кимсетелүемне беләсең бит.
16Килеп ирешкән сүзләрең минем өчен җан азыгы булды,
алар миңа шатлык, күңелемә куаныч китерде,
чөнки Син мине Үзеңнеке дип атадың, и Күкләр Хуҗасы Раббы!
17Көлүчеләр арасында утырмадым һәм күңел ачмадым мин,
Синең авыр кулыңны тоеп, ялгызым утырдым,
чөнки аларга кузгалган ачу-ярсуың белән тулган идем.
18Нигә минем сызлануым басылмый,
яраларым төзәлми икән?
Минем өчен шулай ышанычсыз инеш,
корыган чишмә булырсың микәнни Син?»
19Моңа каршы Раббы болай дип җавап бирде: «Әгәр дә Миңа кире кайтсаң,
Мин сине янәдән кабул кылырмын,
һәм син Миңа хезмәт итәрсең.
Буш нәрсәләр сөйләмичә, дөресен генә әйтсәң,
кешеләргә Минем сүзләремне ирештерүче булырсың.
Шунда син алар алдына бармыйча,
алар синең каршыңа килерләр.
20Мин сине бу халык өчен какшамас бакыр дивар итәрмен:
алар һаман саен сиңа һөҗүм итеп торырлар,
ләкин җиңә алмаслар,
чөнки сине азат итәр вә коткарыр өчен,
Мин гел янәшәңдә булырмын, – диде Раббы. –
21Мин сине явызлардан азат итәрмен,
мәрхәмәтсезләр кулыннан йолып алырмын!»
Copyright information for
TatIBT15